Туган як
+10 °С
Облачно
МАКС

Тиздән октябрьскийлыларны яңартылган сквер сөендерәчәк

Октябрьскийның күренекле геолог‑нефтьче Иван Губкин исемен йөрткән иң борынгы скверларының берсе масштаблы үзгәреш кичерә.  

Тиздән октябрьскийлыларны яңартылган сквер сөендерәчәкТиздән октябрьскийлыларны яңартылган сквер сөендерәчәк
Тиздән октябрьскийлыларны яңартылган сквер сөендерәчәк

Биредә төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Биләмәнең уртасында булган нефтьче бюстын салдырып, чистартып, кирегә урынына утырттылар. Скверның шактый өлешенә яңа тротуар плитәсе салынды. Монда эш алып баручы «Конкрит» җәмгыяте белгечләре монтажның сыйфатына аерым игътибар бирә: капламаның озак торучанлыгын һәм тышкы тәэсирләргә чыдам булуын тәэмин итү, шулай ук аның деформациясен булдырмау өчен барлык технологик нечкәлекләрне исәпкә алалар.

Хәзерге вакытта төзүчеләр, җәяүлеләр зоналарын формалаштыруны тәмамлап, сквер буйлап уза торган тротуарны түшиләр. Шуннан соң клумбаларга чәчәкләр утыртачаклар.

Озакламыйча, яңартылган Губкин исемендәге сквер шәһәрнең иң матур һәм яраткан ял урыннарының берсенә әверелер.

Сүз уңаеннан әлеге объект «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча төзекләндерелә.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас