

Чара эшендә хакимият вәкилләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.
Утырышны башлап, муниципалитет башлыгы Алексей Пальчинский шәһәрдә «власть һәм бизнес» системасының уңышлы эш алып баруы турында кыскача сөйләп үтте. Бүгенге шартларда, әлбәттә, кайсы гына торак пунктны алма, эшмәкәрлектән башка аның яшәешен күз алдына китерү дә кыен. Октябрьский да искәрмә түгел.
Саннар һәм фактлар турында мәгълүмат белән таныштырган хакимият башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Сергей Литов, соңгы берничә ел белән чагыштырганда, 2026 елда төзелеш тармагына тартылган эшмәкәрләр саны артуын ассызыклады.
Ике яклы әңгәмә барышында Октябрьскийда бара торган төзелеш һәм төзекләндерү объектлары турында да сөйләшү булды. Шәһәр хакимиятенең Яшьләр сараен капиталь ремонтлау буенча колачлы эш алып баруы билгеле булды. Шул ук вакытта Алексей Евгеньевич бизнесменнарны үз объектлары янында урналар урнаштыру мөһимлеген ассызыклады. «Кайбер урамнарда чүп-чар ташларга урын таба алмыйсың», - дип басым ясады ул. Биналарга алып керә торган ишек яннарын чәчәк түтәлләре дә бизәп торса тагын да күңелле булыр иде, диде башлык.
Утырышта шәһәр урамнарындагы объектларның фасадларына карата да җитди сөйләшү булды.
Ахырда шәһәр тормышында актив катнашучы эшмәкәрләр җирле хакимиятнең рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.