Сугыш
«Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде...»
Теплушкаларның берсендә каты яралы, ярым һушын югалткан хәлдә татар егете ята. Бер мәлгә тагын һушына килгәч, «егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?! Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?»
Юк, саташмый егет. Чыннан да, җыр янәшәдәге эшелон вагоныннан килә. Кыз үзе күзгә күренми. Иркен, матур күкрәк тавышы гына ишетелә. «... җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне... каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте».
Шул рәвешле хыялында газиз туган җирләрен иңли яралы батыр. Тик кызның кайчан җырлавыннан туктаганын сизми ул, башкача аңына киләлми. Икенче көнне егетнең үле гәүдәсен ялгыз нарат төбенә илтеп җирлиләр. «Поезд китте, ялгыз кабер торып калды... Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде».
Үзәк өзгеч, тетрәндергеч әсәр. Еллар узу белән яңара, чөнки «искерә» торганнардан түгел.
Каһәрле сугыш афәте кемнәрне генә аермый, нинди генә язмышларны челпәрәмә китерми! Нилектән кабат искә алдым соң әле яшь йөрәкләр кыйссасын? Сәбәбе ‑ очраклы рәвештә сугыш ветераны Станислав Лапин хатирәләренә тап булу («Аргументы и факты», 2015). Яу кырында сөйгәне белән күз ачып йомган арада гына дигәндәй очрашып кала ул. Ә аннары... Хәер, ветеран язмаларына мөрәҗәгать итик (С.Г. тәрҗемәсендә).
Гитлерга үз исәп‑хисабым бар иде
‑ Мин ‑ Мәскәү малае. 1923 елда туганмын. 16 яшемдә заводка эшкә кердем. Дүртенче разряд алдым. Сугыш чыкмаса, барысы да яхшы булыр иде дә бит... Безнең завод хәрби продукция чыгара иде. Шуңа күрә минем разрядка бронь бирделәр, станоклар белән Урал аръягына җибәрмәкче булдылар. Техниканы платформаларга төягәч, мин: бераз йөреп килим әле, дидем. Шул китүдән кире кайтмадым. Кыскасы, фронтка качтым. Башкалардан ким түгелмен лә! Икенче көнне үк сугышырга хокук алуга ирештем! 1941 елның
4 ноябрендә ант кабул иттем һәм Волоколамск янындагы сугышка озатылдым. Шулай итеп, мин Мәскәү өчен барган яуларда катнаштым.
Бик тә кирәк иде бу миңа, чөнки уртак бурычлардан тыш, Гитлерга шәхси исәп‑хисабым да юк түгел иде. Сугышка кадәр сөйгән кызым бар иде. «Минем Сонечкам» дип атадым үзен. Җылы кичләрдә Мәскәү урамнары буйлап йөрергә яраттык без аның белән. Бик яшь идек әле һәм... бер тапкыр да үбешмәдек. Янәшә утырабыз, кайчакта бер‑беребезгә сак кына сыенабыз...
Мәңгегә югалту газабы
Мин фронтка киттем, ә Сонечкам шәфкать туташлары курсларына язылды. Аннары аны да фронтка җибәрделәр.
Шулай бервакыт каты яудан соң ял итеп утырам. Күрәм ‑ олау, ә аның өстендә минем Сонечкам! Мине күргәч, кочакка ташланды, гомергә булмаганча үбә башлады. Иптәшләр аптырашта, кисәк шатлыктанмы, бераз көнләшүдәнме, бездән карашларын алалмыйлар.
Һәм кинәт... ату тавышы. Сонечкам сискәнеп китте дә минем кочагымда килеш аска шуыша башлады. Коточкыч хәлдән кычкырып җибәрдем, ә егетләр атыш ишетелгән җиргә, урманга ташланды. Киез итек, тун кигән фашист аларны күргәч тә качарга маташты. Безнекеләрдән берәү, немецны куып җитеп, штыгы белән кадап үтерде.
Анда булган башка фашистлар да берни кылырга өлгермәде ‑ аларны да юк иттеләр. Менә шундый нәфрәт иде егетләрдә. Тик мин генә... Сонечкамны кочаклап утыра бирдем. Һаман да аның җылы сулышын тойган кебек...
Сугыштан соң кадерлемнең әнисен очраттым, бичара миңа ташланды һәм мине, теге чакта Сонечкам кебек, үбә башлады... Хәлнең ничек булганын әйтергә көч тапмадым, билгеле. Ә ул һични белми, мине үбә, Сонечка һәлак булды бит, дип җан ачуы белән кычкыра. Менә шулай, Мәскәү өчен сугышта Гитлерга шәхси исәп‑хисабым да бар иде минем!»
Бер мизгел көтелмәгән‑уйламаган очрашу шатлыгы һәм мәңгегә югалту газабы. Гомерлек сагышка чорналган, чәчәк атудан мәхрүм мәхәббәт тарихы. «Кем җырлады?» әсәрендәге кебек...
Нәфрәт дөрли йөрәкләрдә
Сугыш дәвам итә. Янә йөрәкләрдә нәфрәт уты дөрләтердәй вакыйгалар. «Тагын... кешесез калган бер авылда, су эчәргә теләп, балалар белән тулы коега тап булдык. Әйләнә‑тирәдә сабыйларның җан биргән әниләре ята. Йорт ишегенә штык белән бала кадаклап куелган иде... Шуларны күргәннән соң без немецларга ничек карарга тиеш идек соң?!
Беренче яралануым Ржев янында 1942 елның февралендә булды. Каты сугышлар бик озак, безнекеләр җиңеп чыкканчы, дәвам итте.
1943 елда Орел‑Курск сугышына эләктем. Монда тагын яраландым, җиңелчә, тиз арада алгы сызыкка әйләнеп кайттым. Шуңа күрә пехота бит инде ул, сугышырга, яраларны дәваларга һәм кабат яуга күтәрелергә! Беренче алган медалем ‑ Курск сугышы өчен.
1941 елдан 1943 елга кадәр җәяүле гаскәрләр составында сугыштым, һөҗүмгә баруның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Команда бирелүгә, син урыныңнан торырга һәм пулемет уты, снаряд, мина шартлавы астында алга барырга тиеш. Янәшәңдә, синең алда иптәшләрең егыла, әмма сиңа бары тик алга!
Алга! Читтән караганда һәммәсе дә гади, ә менә шәхсән моңа күнегү һич мөмкин түгел. Һәрбер атака ‑ тетрәнү һәм үз‑үзеңне җиңү. Артиллерия ярдәм итә, немецлар кача. Һәм менә шул вакытта, аларны куып җиткәндә, бу һөҗүмдә җиңгәнлегеңне тоясың, күңелдә аңлатып биргесез җиңү хисе барлыкка килә.
Гадәттә төнлә, немецлар йоклаганда, һөҗүм итә идек. Кинәт ябырылган кар өеме кебек. Сугыш бит. Безнекеләрне үтерделәр, без дә үтердек, әмма барыбер җиңдек! Менә нәрсә ул пехота дигәннәре! 1943 елда инде мин яңадан әзерлек үттем һәм Орел янындагы алышларда минометчы сыйфатында хезмәт иттем.
Сержант кына булсам да, миномет взводы белән командалык итүне ышанып тапшырдылар. Ниндидер авыл кырыенда урын сайладык, позициягә урнаштык һәм, минометларны алдан ук атып карап, сакчыларны калдырып, йокларга яттык. Мин табигатем буенча иртә торырга күнеккән. Ә монда гомумән сәгать биштә тордым ‑ башымны юарга теләдем. Якында гына кое. Җәй...
Коедан су алдым, каскага салдым һәм юынырга гына тотынган идем, гөрелдәгән тавышка туктап калдым. Юлга карыйм, ә анда тау башыннан... тулы бер немец машиналары колоннасы төшеп килә. Касканы ташладым да минометка таба чаптым. Кордым... беренче төбәүдән үк баш машина капотына тидердем.
Ярый әле кичтән атып караган идек, иртәнгә кадәр кичектереп тормадык. Немецлар безне монда көтмәгәннәр. Аларда паника башланды. Егетләрем ату тавышына уянып китте. Бөтен минометлардан атып җибәрделәр ‑ бер фриц та калмады. Күпләре хәтта машиналарыннан чыгарга да өлгермәде. Беренче «Батырлык өчен» медаленә шунда лаек булдым да инде.
Өченче тапкыр Витебск янында 1944 елда яраландым. Көзгә кадәр госпитальдә ятып газапландым, чөнки, ни әйтсәң дә, фронтта сугыш беткәнне көтүе җиңелрәк бит! Анда синнән файда күбрәк.
Витебск янында 3нче Белорус фронты сугышчылары үзләрен аямады. Фашистлар ничек кенә атмасыннар, безнекеләр барыбер алга таба барды, чөнки башкача ярамый! Дошман моңа берничек тә исәп тотмаган иде, шуңа күрә без аларны Витебскидан куып чыгардык. Моның өчен икенче медальгә лаек булдым. Орденым да бар. Ләкин бүгенге көндә «Батырлык өчен» медален бер генә орденга да алыштырмас идем.
Ике «Батырлык өчен» медалем өчен Җиңү парадында катнашу хокукы белән бүләкләделәр. Минем парадтагы урын башкалардан аерылып торды. Иптәшләрем белән ЗИС‑5 машинасы кузовында утырдык. Безне Мавзолей кырыеннан үткәндә борылып карамаска дип кисәттеләр. Тик Сталин белән Жуков анда булганда ничек карамый түзәсең ди инде?!»
... Совет солдаты. Адәм ышанмаслык авырлыкларны үз иңендә күтәргән яугир. Бөек Җиңү таңын аттыру өчен бар көчен‑булмышын сарыф иткән, һичнигә карамый асыл кешелек сыйфатларын җуймаган, намусын, миһербанлык‑шәфкатьлеген югалтмаган ата‑бабаларыбыз. Хәзерге чорда инде аларның лаеклы дәвамчылары ил сагында уяу тора, газиз гомерен аямыйча азатлык өчен көрәшә.
«Солдат күкрәге ‑ Ватан ныклыгы, Ватан калканы». Бөек Петр беренче әйтеп калдырган сүзләр бу. Гасырлар аша безгә килеп ирешкән хакыйкать.
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА