1нче шәһәр хастаханәсе, шикәр чире белән авыручы кешеләр дәвалау учреждениесе хакимияте белән элемтә тотсын өчен, QR кодны гамәлгә куйган. Бу дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен оператив хәл итү максатында эшләнгән.
QR коды буенча "Телеграм"да сорау бирергә һәм тулы җавап алырга, проблеманы ачарга мөмкин.
- Октябрьскийда 3,5 меңнән артык пациент шикәр чире белән интегә. Инсулинны да, шикәростатик препаратларны да кайтару белән бәйле проблема бар иде. Әмма бүгенге көндә инсулинның төп массасы инде кайтып җитте, метформинны төбәк һәм федераль ташламалар буенча көтәбез, һәм бу проблема дә хәл ителер, дип өметләнәбез. Мәсьәлә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы игътибарында һәм сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның шәхси контролендә. Безнең пациентлар, шикәр диабетын дәвалау өчен препаратлар белән тәэмин ителсен өчен, мөмкин булганның барысы да эшләнә. Шулай да тагын бер кат ассызыклыйсы килә, шикәр чирен дәвалауда беренчел роль диетага бирелә, — диде 1нче шәһәр хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Ольга Турышева.
Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы:
"Мин үзем өчен социаль сәясәтебез сыйфатының төп күрсәткечен билгеләдем. Бу - гомер озынлыгы. Моннан ары бернәрсә дә кешеләрнең күңел торышын, иҗтимагый кәефен, тормыш дәрәҗәсен ачык чагылдыра алмый".
(2022 елда БР хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыштан, 2023 елның 29 марты).