Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 февраль 2025, 14:21

Талпаннарга каршы коралланабыз

Февраль һәм март — актив вакцинация вакыты. Бу чорда нинди инфекцияләргә каршы прививка ясарга киңәш ителә?

Дача сезоны килү белән имгәнү, димәк, Clostridium tetani (столбняк таякчыгы) бактериясенең споралар белән зарарлану ихтималы бермә‑бер арта төшә. Шуңа күрә сезгә үзегезнең прививка сертификаты белән ныклап танышырга киңәш ителә: әгәр столбняк һәм дифтериягә каршы соңгы вакцинациядән соң 10 ел узган булса, аны яңартырга вакыт.
Сер түгел, һава торышы җылыну белән бөтен табигать, шул исәптән талпаннар да уяна. Агымдагы аномаль җылы кыш иксод талпаннарының күпкә иртәрәк уянуына китерергә мөмкин, шуңа күрә талпан энцефалитына каршы вакцинация яки ревакцинация ясарга кирәк.

 

Әлфия Гайнанова,
Октябрьскийда Роспотребнадзорның БР буенча идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы

Автор: Аида Ханнанова
Читайте нас