1968 елда туган Рәйлә 1987 елда Уфа медицина училищесын тәмамлый һәм Чакмагыш районында лаборатор тикшеренүләр дөньясына чума. 1989 елда язмыш аны Октябрьскийга алып килә. Ул НГДУ системасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының клиник-диагностика лабораториясендә 12 ел эшли. Соңрак үз эшчәнлеген санэпидемстанциядә дәвам итә һәм яңадан клиник-диагностика лабораториясенә әйләнеп кайта. Кайда гына хезмәт итмәсен, Рәйлә Әхтәмова үз вазыйфалыран сыйфат белән, җиренә җиткереп башкара. Хезмәттәшләре аны сабыр, тыныч һәм акыллы булганы өчен хөрмәт итә.
Рәйлә Азһәр кызы эш урынында алыштыргысыз кадәр булса, гаиләсендә ул сөекле хатын. Ире белән алар сигезенче сыйныфтан алып бергә — ул, тугры юлдаш буларак, хатынының барлык һөнәри батырлыкларын кичерә һәм ул эштән кайтканда яраткан ризыкларын әзерләп, каршы ала. Үзара мөнәсәбәтләрдә урын алган юмор һәм мәхәббәт ир белән хатын тормышын тагын да яктырак итә. Моннан тыш, Рәйлә ханым ике кызы өчен яхшы ана, өч оныгы өчен иң яраткан әби дә әле ул.
Аның тормыш девизы — «Барысы да яхшы булачак!», һәм шәһәрленең күңел торышы чыннан да аның һәрвакыт яхшы кәеф белән яшәргә тырышуы, килеп туган проблемаларны оптимизм белән хәл итүе турында сөйли.