Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 декабрь 2024, 13:25

Киңәшләргә колак салабыз

Ашамлыклардан һичшиксез яшеллеккә, аеруча укроп һәм петрушкага өстенлек бирегез. Ул иммунитетны ныгыта, организмнан шлакларны һәм токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.

Бәйрәмнәрдә алкоголь һәм майлы ризыкны артык кулланмаска.


Көчле салкыннарда дөрес киенергә, мөмкинлек булса, өйдә калырга. Шулай да урамга чыгарга кирәк икән, алдан ашарга, җылы киенергә, бияләй һәм бүрек турында онытмаска кирәк. Аякларга — йон оекбаш!
Салкында тәмәке тартудан тыелырга. Аның аркасында периферия кан әйләнеше интегә, куллар һәм аяклар тизрәк туңа.


Кысан аяк киеме, кием‑салым, бил каешлары хәрәкәтне кысып куя. Ә алкоголь кабул итү һәм аның аркасында сыеклык тоткарлану фонында өстәмә дискомфорт барлыкка килә. Биюләр һәм конкурслар вакытында бу уңайсыз кием күкрәккә кабул ителгәннәр белән бергә хәрәкәтләрнең уңайсызлыгына, координацияне бозуга һәм егылуга китерергә мөмкин. Ә бу — имгәнүләр, күгәргән урыннар, хәтта күпкә җитдирәк җәрәхәтләр...
Саф һавада йөрер алдыннан эчмәгез! Башта башыгызга бәрәчәк, ә аннары аякларга төшәчәк — исерек кешенең җәрәхәт алу куркынычы берничә тапкырга арта. Моннан тыш алкоголь тойгыларны йомшарта, кеше туңганын аңламый: кул, аяк бармаклары, борын һәм колак очлары өшергә мөмкин. Бу бик авыр һәм күңелсез халәт, ул дәвалануны таләп итәчәк.


Экстримсыз гына күңел ачарга тырышыгыз. Өстәл өстендә бию кинода гына матур күренә. Чынбарлыкта мондый гамәл барыннан да ешрак травматология бүлегендә гипс салу яисә күпкә җитдирәк операцияләр белән тәмамлана.

Автор: Аида Ханнанова
Читайте нас