Андый кешеләрне өйдә бик астында тоталар. Мин ни өчен дип сорыйм. Чөнки мондый мөнәсәбәт вәзгыятьне тагын да катлауландыра. Өлкән яшьтәге кешеләр белән саф һавада йөрергә кирәк. Баш миендә мускул хәрәкәтен һәм шәхси сәләтләрне, хәтерне контрольдә тотучы матдәләр анатомик яктан бергә урнашкан.
Минем янга килгән әбиләр еш кына шәхси әйберләрен онытып калдыралар. Бераз вакыт узгач кире әйләнеп кайталар. Чөнки берникадәр җәяү үткән кешеләрнең хәтере активлаша һәм аларның хәтере яңара.
Хәтта кинологлар да этләрне йөртмәсәң, аларның акыл сыйфатлары начарлана, диләр. Аеруча эзләүче этләрне саф һавага ешрак алып чыгалар.
Баш миенең барлык бүлекләре дә үзара тыгыз бәйләнгән. Яшь олыгайган саен, кан тамырларына зыян килгән очракта, алар арасындагы бәйләнеш начарлана. Бу үз чиратында хәтер һәм фикерләү сәләтендә чагыла. Карт кешеләр берьюлы ике гамәлне дә үти алмый. Әйтик, бер үк вакытта атлап һәм беренче сыйныф өчен уйлап табылган арифметик биремнәрне чишә алмый алар. Минем практикада мондый хәлләр хәтта югары белемле кешеләр арасында да күзәтелде.
Никадәр дәвалауны иртәрәк башлыйсың, шуның кадәр актив картлыкны озайту шансы арта. Минем таныш бабаем бар. Ул психикасы һәм хәтере какшаган әнисенең язмышын кабатлаудан бик курыкты. Өстәвенә, аңарда хәтере начарлануы күзәтелде. Ул минем кабинетта даими рәвештә изложение язды: башта аудиоязманы тыңлый һәм ишеткән текстны кәгазьгә күчереп яза. Бабайның хәтере, әлбәттә, берьюлы билгеләнгән даруларны эчеп, яхшырды.
Бары тик мөстәкыйль рәвештә үз өстеңдә эшләп кенә актив картлыкны озайтырга мөмкин. Мондый очракта дарулар гына ярдәмгә килә алмый.
Радик РӘХМӘТУЛЛИН, табиб‑гериатр