Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 ноябрь , 16:51

Табиб кына түгел

Данил Кадыйров һөнәре буенча табиб‑патологоанатом. Медицина тармагында ул сигезенче ел эшли

Табиб кына түгел
Табиб кына түгел

Бүгенге көндә Данил Кадыйров Октябрьскийның 1нче шәһәр хастаханәсенең патологоанатомия бүлеген җитәкли.


— Табиб‑патологоанатом нәрсә белән шөгыльләнә? Безнең хезмәтнең 80 проценты тере кешеләрдән алынган биопсия материалын тикшерүдән тора. Калган 20 процентын вафат булган кешеләрне яру алып тора, — диде доктор кыскача гына.


Шәһәрнең патологоанатомия бүлегендә мәетләрне яру, үз үлеме белән үлгәнме ул, әллә инде бәхетсезлек очрагы сәбәп булганмы, 100 процентка башкарыла. Данил Хәлим улы сүзләренә караганда, 2024 ел дәвамында 400дән артык патологоанатомик яру башкарылган. Бу кешеләрнең үлеменең сәбәбен зур төгәллек белән ачыклар өчен таләп ителә торган мөһим процедура.

— Көндез ул тиңдәшсез белгеч — микроскоп астында гади кеше күзләре күрми торган нәрсәләрне күрә, катлаулы медицина табышмакларын чишә һәм дөреслекне ачыкларга ярдәм итә. Данил Хәлим улы куйган диагнозлар бәхәссез, ә нәтиҗәләрдә — зур төгәллек. Патология дөньясында ул чын һөнәрман. Шуңа күрә без аны хөрмәт итәбез,  — дип белдерде хезмәттәшләре.
Ниһаять, эш көне тәмам. Күпләр өйләренә ашыга. Данил Кадыйров исә үзенең кортлары янына ашыга. Доктор ак халатын умартачы костюмына алыштыра. Әле берничә сәгать элек кенә скальпель тоткан кулларында аның инде төтен савыты. «Кортларны кышка әзерләргә кирәк», — диде ул. Көн озынына күп төрле сораулар чишкән, авыр вәзгыятьләр белән очрашкан доктор тыныч табигать кочагына сыенып утырган умарталыгында, тырыш бал кортлары белән аралашып, талчыккан җанын ләззәт, тынычлык һәм гармония белән тулыландыра.

Безнең табибыбыз кешеләр һәм бал кортлары белән генә аралашып калмый икән. Ул техника белән дә «син» дип сөйләшә белә. Әлеге сыйфаты белән дә ул күпләрне шаккатырды. Хастаханәдә шундый җитди һәм җаваплы доктор булып күренгән Данил Хәлим улын үз куллары белән җыйган мотоциклында җилләр белән узышып йөридер, дип кем уйлады икән?
Бу аның тагын бер мавыгуы. Буш вакыты күбрәк булганда, доктор үзенең мотоциклын «реанимировать» итәргә бик ярата — детальләрне зур төгәллек белән мавыгып җыя. Күптән түгел генә нәзберек медицина җиһазлары тоткан куллар бу юлы винт һәм гайкаларга үз урынын табарга ярдәм итә.

Бактың исә бу тырыш һәм бик сизгер кулларда башка төрле кораллар да телгә килә ала икән. Җиде кыллы гитара. Аның кылларыннан агыл­ган моң Данил Кадыйров күңелендәге тагын да нечкә кылларны тибрәлдереп, бербөтен җыр булып әверелә. Безнең докторыбыз бик матур итеп җырлаган кебек, дөньяларын онытып, килеш­тереп бии дә белә.


Сүз дә юк, талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы инде. Данил Хәлим улы теләсә кайсы бәйрәмне яки корпортивны онытылмаслык тамашага әверелдерергә сәләтле. «Дуслык — 2024» Башкортстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең туристик слетында кулына гитара алган доктор юкка гына матур кызлар турында моңланмый. Сер итеп кенә әйтәбез, Данил Кадыйров — күпләр кызыгырлык буйдак егет.
— Җиңел булмаган дәвердә яшибез. Кадерле дуслар, энтузиазмны саклап калырга, баштагы күп санлы фикерләрне тәртипкә салырга, яшәү дәртен югалт­маска, куйган максатларга ирешергә бары тик спорт кына ярдәм итә ала, — дип белдерде доктор.


Һәм кичке йөгерүгә чыгып китте. Җиңел атлетика, турникта күтәрелү һәм башкалар Данил Кадыйровка җыелган тискәре энергиядән бушанырга, физик форманы саклап калырга һәм үз‑үзен яхшы хис итәргә булыша.
— Менә шундый ифрат күп сәләтле кеше булуына карамастан, ул бик тыйнак кеше. Данил Хәлим улының зирәклеге һәм интеллигентлыгы хезмәттәшләрендә генә түгел, пациентларда һәм тирә‑юньдәгеләрдә дә хөрмәт һәм рәхмәт хисе уята, — дип хәбәр иттеләр Октябрьский медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасында.


Данил Хәлим улы Кадыйров — чыннан да кем соң ул? Табиб, умартачы, механик, спортчы, артист? Ул — күпкырлы шәхес: талантлы, мавыгулы һәм дәртле кеше. Аның тарихы кешенең гаҗәеп талант­ка ия һәм тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешергә сәләтле булуы турында сөйли.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: