Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 октябрь , 11:38

Медиклар сафы тулыланды

13 яшь табиб һәм урта медицина белеме булган 16 белгеч шәһәр поликлиникаларында, стационарларда, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли башлаган.

Медиклар сафы тулыланды
Медиклар сафы тулыланды

Октябрьский хастаханәсе үзләренең бердәм командаларына яшь белгечләр килеп кушылуына шат булуын хәбәр итте.


Шәһәр хастаханәсе җирле хакимият һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм беркетү буенча планлы эш алып бара.


— Безнең сафларның яшь, актив, профессиональ белгечләр белән тулылануы безне яңа максатларга этәрә, — дип яза баш табиб Сергей Иванов. — Аларның белемнәре һәм активлыгы безнең уртак эшебезгә кыйммәтле өлеш кертәчәк — ул пациентларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү. Аларның потенциалы, яңалыкны танып белүгә омтылышы һәм остаз­лар белән эшләү безнең команданы тагын да көчлерәк итәчәк!

Безнең кунакчыл шәһәребез дә яшь медицина хезмәткәрләренә ошар, дип ышаныбыз.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: