Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 август , 14:40

Яшьләр форумыннан җиңү белән

Октябрьский медицина округының яшь белгечләре командасы сәламәтлек саклауны үстерүгә юнәлдерелгән проектын тәкъдим итте.  

Яшьләр форумыннан җиңү белән
Яшьләр форумыннан җиңү белән

«Хезмәттәшләр» Беренче яшьләр форумы Уфа шәһәренең Профсоюзлар йортында узды. Яшь табиблар медицина оешмалары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән идеяләре һәм проектлары белән уртаклаша алды.

 Форумда кереш сүз белән чыккан Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт гражданнар хезмәте һәм кадрлар идарәсе җитәкчесе Гөлнара Камалова республика сәламәтлек саклау тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең 20 проценттан артыгы — яшь белгечләр, дип ассызыклады. Әлеге форумның максаты — аралашу, дуслык һәм яңа идеяләр тудыру өчен республиканың иң креатив, прогрессив табибларын берләштерү. Октябрьскийның 1нче шәһәр хастаханәсеннән табиб-хирург Ренат Шәрәфетдинов, табиб-рентгенолог Елена Румянцева, табиб-ортопед-травматолог Владимир Матвеев, Туймазы үзәк район хастаханәсенең участок табиб-педиатры Илмира Юсаева, участок табиб-терапевты, Приют район хастаханәсе өчен җаваплы табиб Дарина Тарасова кебек инициативалы яшь табиблар торган командасының «АМС» (Яшь белгечләр ассоциациясе) исемле проекты җиңү яулады. Проект координаторы — менеджер Наталья Спирина.

Табиб-рентгенолог Елена Румянцева сөйли:

— Без медицина округында кадрлар сәясәтен яхшырту буенча кадрларны саклап калуга һәм медицина оешмасының абруен күтәрүгә юнәлдерелгән проект әзерләдек. Җитәкчелек белән иртәнге аш, стажировка һәм семинарлар, остазлардан белем алу, сыгылмалы яллар системасы һәм электрон китапханә хезмәттәшләренең мотивациясен ничек яхшырта алуы турында сөйләдек. Жюри бертавыштан безнең проект беренче урынга лаек дип карар кылды. Безгә рәхмәт хаты тапшырдылар.

Яшь табиблар идеяне тормышка ашыру өчен ярдәм алырга өметләнә. Белгечләр әйтүенчә, форум алга таба эшләргә рухландырды.

— Шәһәр хастаханәсенең 1нче стационарының компьютер томографиясе кабинетындагы кабул итү бүлмәсендә бер ел эшлим. Октябрьскийга кайту һәм монда эшкә урнашуның иң төп мотивациясе — монда алырга мөмкин булган зур тәҗрибә. Безнең коллектив бик шәп, яшь хезмәттәшләребез күп. 1нче шәһәр хастаханәсенә килүемә тамчы да үкенмим, — дип дәвам итте табиб.

Елена Румянцева Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтын тәмамлаган. Соңыннан рентгенолог белгечлегенә ординатурага укырга кергән. Ләкин табиб Казанда калмаска, Башкортстанга күчәргә карар кылган.

— Октябрьский — бик уңайлы шәһәр. Монда барысы да кул сузым арада урнашкан. Зур шәһәрдә яшәгәндә, тормышның ничек узганын сизмисең. Дуслар белән очрашуларны алдан планлаштырырга кирәк, эшкә юл көн саен күп вакытны ала, — диде ул.

Башкортстанда медицина учреждениеләренә кадрлар җәлеп итү өчен программалар гамәлдә. 2023 елда «Земский доктор», «Земский фельдшер», «Дефицитлы белгечлекләр» проектлары ярдәмендә 296 артык хезмәткәр компенсация түләүләре алган. Республика хастаханәләрендә табиблар кытлыгы практик эшчәнлеккә ординатор табибларны җәлеп итү белән каплана.

МИАЦ ГКУЗ директоры урынбасары Елена Белозерова фикеренчә, бу акча чыгармыйча кадрлар сәясәтен яхшырту буенча әзер проект. Команда проектны Октябрьский шәһәрен дә генә түгел, округның башка хастаханәләрендә дә тормышка ашыра алачак, дип ышана белгеч.

— Бүген без республика медикларының никадәр актив, максатчан һәм креатив булуын күрдек. Әлеге талантлы белгечләр үз идеяләрен тормышка ашыра алачагына шик юк, профсоюз исә яшьләр советлары инициативаларын хуплаячак. Яшь табибларның бүгенге көндә алган белемнәре һәм элемтәләре аларның киләчәк һөнәри үсеше өчен көчле нигез булачак, — дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Раул Хәлфин.

Радий Хәбиров:

— Әгәр Башкортстан дәүләт медицина университетын 2021 елда тәмамлаучыларның барысы да безнең хастаханәләргә, поликлиникаларга, ФАПларга эшкә килгән булса, бездә табибларга кытлык булмас иде. Мәсьәлә шунда ки, чыгарылыш укучыларының күбесе белгечлек буенча эшләми, ә кайберләре шунда ук шәхси медицинага китә. Күптән түгел федераль дәрәҗәдә кабул ителгән медицина ВУЗын тәмамлаганнан соң мәҗбүри эшләү турындагы карарлар яшь белгечләрне сәламәтлек саклау учреждениеләренә беркетергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма мин һәрвакыт медицина көллиятләрен тәмамлаучыларга игътибар итәргә тәкъдим итәм. («Русия һәм дөнья: өстенлекләр" XIII Гайдар форумы мәйданчыгындагы чыгышыннан, 2022 елның 13 гыйнвары)
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: