Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 август , 12:24

Октябрьскийда офтальмология үзәге ачылачак

Яңа учреждение ачылу шәһәр халкына «күз» проблемаларын читкә чыкмыйча, үзебезнең Октябрьскийда ук хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк  

Октябрьскийда офтальмология үзәге ачылачак
Октябрьскийда офтальмология үзәге ачылачак

Булачак офтальмология үзәген 1нче шәһәр хастаханәсе базасында урнаштырачаклар. Төзелеш проектын «Инвестиция сәгате»ндә Радий Хәбиров бәяләде.

Офтальмология үзәген төзүнең инвестицион проекты өстенлекле проектлар рәтенә керде.

— Без инвесторлар белән Октябрьскийдагы офтальмология үзәге проекты белән «Инвестиция сәгате»нә мөрәҗәгать иттек. Республика Башлыгы безнең проектны хуплады, аның өстенлекле проектлар рәтенә керүен билгеләп үтте, — дип сөйләде Октябрьский кан тамырлары үзәгенең медицина директоры Алексей Беликов.

Хәзер булачак офтальмология үзәгендә ремонт бара. Учреждение шәһәр хастаханәсе территориясендә кан тамырлары хирургиясе үзәге белән янәшә урнашачак.

— Бинаны озак вакытка арендалау турында килешү төзелде. Хәзер бизәү эшләре алып барыла, аннары хезмәткәрләр штатын комплектлау һәм җиһазлау булачак. Үзәкне ачу 2024 ел ахырында-2025 ел башында күздә тотыла. Төзелешкә планлаштырылган инвестицияләр — 200 млн сумга якын, — дип өстәде Алексей Беликов.

Күп кенә пациентларга махсуслаштырылган офтальмологик ярдәм һәм югары технологияле операцияләр, аерым алганда, катарактаны дәвалау, күз ясмыгын алыштыру буенча операцияләр кирәк.

Әлеге вакытта катлаулы күз операцияләренә октябрьскийлылар башка шәһәрләргә йөрергә мәҗбүр. Яңа үзәктә елына 2000нән артык операция үткәрергә планлаштыралар. Күбесенчә пациентларны дәүләт заказы кысаларында, ягъни ОМС полисы буенча дәвалау булачак.

Сүз уңаеннан

Биш ел эчендә Башкортстанның Инвестицион комитеты утырышларында «Инвестицион сәгать» форматында инвестицияләрнең гомуми күләме 1 1012,8 млрд сум булган һәм 81 323 яңа эш урыны булдырылган 553 инвестпроект каралган. Өстенлекле инвестпроектлар инициаторларына дәүләт ярдәме күрсәтелә, мәсәлән, салым ташламалары, инвестицион салым тотып калуы, инженерлык инфраструктурасы төзелешенә чыгымнарны каплауга субсидияләр. 2023 елда төбәк җитәкчесе кушуы буенча өстенлекле инвестпроектларны гамәлгә ашыручы инвесторларга дәүләт ярдәме күрсәтү процедурасын гадиләштерделәр.

Радий Хәбиров:

—  Өч ел элек без «Инвестиция сәгате» форматында эш башлау турында карар кабул иттек. Бу ярдәм инструменты бизнес һәм хакимият арасында ышанычлы бер күпергә әверелде. Бизнесменнар белән хезмәттәшлектә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу бик катлаулы, җентекле эш, әмма аның нәтиҗәләре төбәк икътисадында һәм халкыбыз яшәешендә чагыла. («Инвестиция сәгате» форматында 100нче юбилей тематик киңәшмәсендәге чыгыштан, 2021 елның 15 декабре)
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: