Кан салу станциясе узган елның октябрендә яңа бинага күчте. Ул Башкортстанда һәм Русиядә тиз торгызыла торган конструкцияләрдән төзелгән беренче модульле кан хезмәте булды. Биредә территория төзекләндерелгән, керү юллары, парковка җиһазландырылган.
Хәзер дә станциядә, беренче вакыттагы кебек, уңайлы һәм иркен. Донорларга гына бәхет елмаймады, табиблар да бик шат.
Республиканың Октябрьскийдагы кан салу станциясе филиалы мөдире Ришат Исхаков:
Шулай ук донорларга уңайлы булсын өчен электрон чират булдырганнар, ул теркәлү пункты янында экранда күрсәтелә. Электрон маршрутлаштыру кабинеттан кабинетка күчүне аңлаешлы итә, кешенең станциядә булу вакытын кыскарта.
— Лабораториядә потенциаль донорларның каны өч минуттан алып биш минутка кадәр тикшерелә. Экспресс-анализатор канда гемоглобин күләмен билгели, — диде Ришат Нәҗип улы.
Көтү зонасында донорлар татлы чәй эчә, телевизор карый һәм телефоннарын тукландыруга куя ала. Биредә шахмат та уйнарга мөмкин.
Көтү зонасыннан залга кан һәм плазма бирүчеләр чакыралар.
— Залда тугыз кәнәфи урнаштырдык, бер кешегә кан тапшыру өчен 10-15 минут вакыт кирәк. Көненә уртача 35 кешене кабул итәбез. Безнең алда канны артыгы белән туплау максаты тормый, бары тик беркетелгән территорияләрдәге медицина оешмаларында кирәк кадәр генә әзерләргә кирәк, — дип өстәде Ришат Исхаков.
Кан салу өчен еш кына канның икенче уңай төркеме таләп ителә.
Кан ихтыяҗы турында «ВКонтакте»дагы учреждение төркеменнән яки 8-347-200-94-06 телефоны буенча, шулай ук Республика кан салу станциясенең рәсми сайтында һәм Академик Королев урамы, 2/4нче йорт адресы буенча станция бинасындагы донор светофоры буенча белергә була.
Кан салу станциясендә шәһәр халкы сөяк мие регистры өчен шулай ук үз мәгълүматларын калдыра ала. Башкортстанда барлыгы 7000 якын донор, Октябрьскийда 300 якын кеше теркәлгән.
— Теләүчеләрне теркибез, кан анализларын алып, Уфага җибәрәбез. Сөяк мие трансплантациясен махсус җиһазлар булган һәм күчереп утырту таләп ителгән авыру кеше булган учреждениедә үткәрәләр. Кан анализлары туры килсә һәм гражданин риза булса, донорны нәкъ менә шунда чакырып алалар. Потенциаль донорны учреждениенең үзендә тагын бер кат тикшерәләр, ә аннары күчереп утырту өчен кирәкле барлык процедураларны үткәрәләр, — дип аңлатты Октябрьскийдагы кан салу филиалы мөдире.
Башкортстан башлыгы:
Анастасия АВЕРИНА
Чыганак: «Октябрьский нефтяник»