Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 август , 14:35

Кисәтү чаралары сихәтлек сагында!

Республика туберкулезга каршы диспансерының Октябрьский филиалы тикшеренү нәтиҗәләрен дистанцион анализлый һәм пациентның электрон медицина картасына кертә.

«Без сезнең сәламәтлегегез турында кайгыртабыз» акциясе күпсанлы халыкның сәламәтлеген анализларга, инфекция йоктыру куркынычын ачыкларга, халыкны эштән һәм гаиләдән аермыйча туберкулезны кисәтү өчен үз вакытында чаралар күрергә, шулай ук туберкулез йоктыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
— Дәүләт хезмәтләре порталында гражданнарның табиб‑фтизиатрга мөрә­җәгатьләре ешайды, гәрчә алар үзләре табибка язылмасалар да һәм мөрәҗәгать итмәсәләр дә. Бу инфекция чыганагы күршедә, хезмәттәшендә, туганында барлыкка килгән очракта шулай эшләнә. Табиблар контактта булучыларны ачыклый, аларның электрон рәвештә тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнәләр, куркыныч янау дәрәҗәсен билгелиләр. Медицина күрсәтмәләре буенча табиб‑фтизиатр сезне кабул итүгә чакырырга һәм язып куярга мөмкин, ә килү мөмкин булмаса, Дәүләт хезмәтләре порталында баш тарта аласыз, — дип шәрехләде Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры филиалы мөдире Наталья Миндәүләтова. — Безнең төп бурыч — туберкулездан авыручылар һәм үлүчеләр санын киметү, туберкулезны иртәрәк ачыклау һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрү.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: