Сәламәтлек
6 Июня 2024, 09:59

Сәламәтлек сукмагы

Гагарин исемендәге үзәк паркта сәламәтлек сукмагы актив яшәү рәвеше алып баруга өстенлек бирүче кешеләр үтенече буенча барлыкка киләчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сәламәтлек сукмагыСәламәтлек сукмагы
Сәламәтлек сукмагы

1530 метр озынлыктагы маршрутны элек тапталган юл буенча салалар. Хәзер монда брусчатка түшәү өчен нигез әзерләнә. Аннары трасса буйлап яктырткычлар урнаштырачаклар — йөрергә яратучыларга тәүлекнең караңгы вакыты да комачауламаячак.
«Сәламәтлек сукмагы паркка яхшы өстәмә булачак, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрергә яратучылар агымын үстерергә мөмкинлек бирәчәк», — дип язган социаль челтәрләрдә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.
Юл төзелешен июнь ахырында тәмамларга планлаштыралар.

 

Надежда КАЗАКОВА

Автор:Аида Ханнанова