Туган як
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 Май , 13:25

Ярдәмгә килә йомшак куңел һәм куллар

Күптән түгел Яшьләр сараенда Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.

Ярдәмгә килә йомшак куңел һәм куллар
Ярдәмгә килә йомшак куңел һәм куллар

Хезмәттәшләрен һәм бәйрәм кунакларын Октябрьскийның 1нче хастаханәсе баш табибы Сергей Иванов җылы сәламләде.
— Шәфкать туташлары, сез чын геройлар, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгыртасыз, сез табибның төп ярдәмчеләре булып, бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәсез. Сез безнең алтын куллы һәм йөрәкле фәрештәләребез. Сезнең эш батырлык, сабырлык, белем һәм кайгырту таләп итә. Авыр, ләкин мөһим эшегез өчен рәхмәт сезгә! — дип билгеләп үтте ул горурлык хисе белән.
Тантанада күп сандагы медицина хезмәткәрләре шәһәрнең 1нче хастаханәсенең грамоталарын кабул итеп алды. Алар арасында — участок терапия, хирургия, реабилитация, стоматология, травматология һәм ортопедия, педиатрия, гинекология бүлекләренең палата шәфкать туташлары, лаборантлар, теш техниклары, акушеркалар, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары, процедуралар кабинеты шәфкать туташлары һәм башкалар.
Хастаханәнең баш шәфкать туташы Ольга Гордеева котлау сүзе белән генә чыгыш тотып калмады. Форсаттан файдаланып, Ольга Борисовна үз белгечлекләре буенча Русия һәм төбәк һөнәри конференцияләрдә докладчылар сыйфатында катнашкан урта звено белгечләренә 1нче шәһәр хастаханәсеннән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шәһәр медицина хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Зөлфия Якупова, хастаханәнең гамәлдәге шәфкать туташларын котлаудан тыш, сәламәтлек саклау тармагы ветераннарын — төрле вакытта лаеклы ялга чыккан шәфкать туташларына да зур игътибар күрсәтте.
— Кадерле ветераннар! Медицина өлкәсенә сез керткән зур өлеш һәм буыннар сәламәтлеге турында кайгыртуыгыз бәяләп бетергесез. Сезнең һөнәрманлык, зирәклелек һәм тәҗрибә яшь белгечләр өчен кыйммәтле үрнәк. Сез башкарган хезмәт һәм тугрылыгыгыз бәрабәранә дөнья тагын яхшырак һәм сәламәтрәк була бара, — диде ул ихлас күңелдән.
Яшьләр сараеның иҗат коллективлары башкаруындагы дәртле җырлар, матур шигырьләр һәм ялкынлы биюләр нур өстенә нур булды.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: