Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 апрель , 12:41

Медицина көллияте студентларына ярдәм күрсәтеләчәк

Шәһәр Советы депутатлары Октябрьскийның 1нче хастаханәсендә эшләячәк һәм максатчан килешүләр төзиячәк медицина көллияте студентларына матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.

Медицина көллияте студентларына ярдәм күрсәтеләчәк
Медицина көллияте студентларына ярдәм күрсәтеләчәк

Студентлар стипендиягә ай саен 2000 сум күләмендә өстәмә түләү алачак яки, укуны тәмамлагач, яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган 50 000 сум түләү карала.
Бу яңалык белән социаль челтәрләрдә хастаханәнең баш табибы Сергей Иванов уртаклашты.
«Безнең республикада һәм шәһәрдә үткәрелә торган эзлекле чаралар ярдәмендә без хастаханәдә фельд­шерлар һәм шәфкать туташларына булган кытлыкны уңай хәл итәргә өметләнәбез», — дип язган медицина учреждениесе җитәкчесе.
Бүгенге көндә 120дән артык егет һәм кыз шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина өлкәсендә кадр­лар дефицитын киметү юнәлешендә эшне көчәйтергә кушты.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: