Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 март , 16:33

Әдәпсез диагноз

Туберкулезны дәвалау авыруның формасына һәм аның аркасында туган башка диагнозларга бәйле рәвештә алты айдан алып ике елга кадәр вакыт таләп итә

Әдәпсез диагноз
Әдәпсез диагноз

Туберкулез белән бомжлар, җинаятьчеләр, наркоманнар һәм алкоголиклар гына авырмый. Барысы да иммунитет белән бәйле: ул зәгыйфьрәк булган саен, Кох таягын эләктерү куркынычы югарырак. Инфекция йоктырган кешеләрнең микобактерия белән озак еллар, картлыкларына кадәр яшәгән очраклары да бар. Авыру үсеше өчен нигез булып, гадәттә, иммунитетның көчсезләнүе тора.


Ике тапкыр операция ясаганнар


Бу атнада Ризан туберкулездан ике еллык дәвалануны тәмамлады. Диагноз турында шәһәр кешесе эшкә урнашу алдыннан медицина комиссиясен узганда белгән.
— Флюорография үпкә­ләремнең караңгыла­нуын күрсәтте, тикшеренергә җи­бәр­деләр, бактың исә, миндә туберкулез. Бернинди авыру билгеләре дә булмады, гади кеше кебек яшәдем, — дип искә ала ул. 
Республика туберкулезга каршы диспансерының Октябрьский филиалы пациентына Уфада ике тапкыр операция ясаганнар — уң һәм сул үпкәләрнең аерым сегментларын катнаш резекцияләгәннәр.
— Якыннарым миннән баш тартмады, гәрчә миндә туберкулезның ачык формасы да булуга карамастан, алар барысын да аңлады. Әлбәттә, күп нәрсәне үзгәртергә туры килде — туганнарга йоктырмас өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә, эштән китәргә туры килде һәм, иң мөһиме, тәмәке тартуны ташладым. Бу зарарлы гадәт белән икенче сыйныф­тан алып интектем. Чир мине тормышка башкача карарга этәрде. Хәзер миңа даими рәвештә тикшерүләр үтәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.
Ризан гәзит битләре аша туберкулезга каршы диспансер филиалының барлык табибларына һәм хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре язуны үтенде:
— Ничек кенә авыр булмасын, алар ярдәмендә мин дәвалануны дәвам иттем.


Дарулар пакеты тирәсендәге тормыш


Диспансерның тагын бер пациенты туберкулезга каршы көрәш тарихы белән уртаклашты. Ул үз исемен әйтмәскә кушты.
— Мин бик яхшы гаиләдән, югары белемле яшь хатын. Спорт белән актив шөгыльләнәм, сәяхәт итәм, классик әдәбиятны яратам, зарарлы гадәтләрем юк, үземне тулысынча сәламәт дип санадым. Шуңа карамастан, миңа туберкулез белән очрашырга туры килде. Көндәлек медицина тикшерүе вакытында минем организмда туберкулезның кечкенә генә чыганагы табылды... Диагнозны аңлагач, мин дәвалана башладым. Бу 2017 ел. Иң кыены — 24 ай дәвамында көн саен препаратлар кабул итү кирәклеген аңлау. Үзем өчен генә түгел, кечкенә балалар өчен дә куркыныч булды, чөнки мин алар өчен дә авыру чыганагы була ала идем. Ләкин табибның дөрес дәвалау курсы билгеләве һәм психологик яктан җылы мөнәсәбәте аркасында барысы да уңышлы тәмамланды. Әлбәттә, беренче айларда чикләүләр күп булды, гадәтләрне яңадан карарга туры килде. Бөтен тормыш билгеле сәгать саен эчәргә кирәк булган дарулар белән зур пакет тирәсендә әйләнде. Әмма мин бүген шуны яхшы аңлыйм: бирешмәү һәм үз‑үземне кулга алу миңа бәхетле киләчәк бүләк итте, — дип сөйләде пациент.

Беренче көннәрдән саклану


Туберкулезны кисәтү тумыштан башлана.
— Балалар өчен махсус профилактиканың иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз ысулларының берсе булып вакцинация кала, — дип билгеләп үтә «Толпар» балалар туберкулезга каршы шифаханәсенең Октябрьский бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Алсу Халикова. — Туберкулезга каршы вакцинация, профилактик прививкалар календаре нигезендә, БЦЖ яки БЦЖ‑М вакцинасы, ә ревакцинация БЦЖ вакцинасы белән үткәрелә. Профилактикага табиблар шулай ук даими медицина тикшерүләрен дә кертә: 14 яшькә кадәрге балалар өчен ел саен Манту пробасы һәм диаскинтест, 15 яшьтән — флюорография.
Октябрьскийда балаларда туберкулез белән авыруның соңгы очрагы 2014 елда, яшүсмерләрдә 2019 елда ачыкланган.
Төрле сәбәпләр аркасында туберкулез буенча куркыныч төркеменә кергән, озак һәм еш ОРЗ белән авыручы, туберкулезга каршы вакцинацияләнмәгән балалар «Толпар»шифаханәсендә сәламәтләнә. Узган елны «Толпар» белгечләре күзәтүе астында 659 бала булган.


Булачак әнидә куркыныч чир


Республика туберкулезга каршы диспансерының Октябрьский филиалы табиблары уңай статистика китерә: соңгы өч елда йөкле хатыннарда туберкулез үсеше теркәлмәгән.
— Безнең практикада аерым очраклар бар һәм алар сәламәт балалар тудыру, әнине уңышлы дәвалау белән тәмамланды, — дип шәрехли филиал мөдире Наталья Миндәүләтова. — Авырлыклар шунда ки, күп санлы авыруларга дучар булган йөкле пациентны гинекологлар, инфекционистлар һәм фтизиатрлар белән бергәләп алып баруда. Дәвалау йөклелек вакытында гына түгел, бала тудырганнан соң да дәвам итә. Туберкулез процессында йөкле хатыннарда анемияләр, иртә һәм соң гестозлар, вакытыннан алда бала табу очраклары артуы билгеле.
Авыру турында мәңгегә оныту
Туберкулезның кечкенә һәм вакытында ачыкланган формаларын калдык үзгәрешләрсез дәвалап була. Ләкин еш кына авырудан соң тыгыз чыганаклар, үпкә һәм лимфа төеннәрендәге кальцинатлар, плевропневмосклероз, цирроз һәм башка нәтиҗәләр гомерлеккә кала, дип билгеләп үтте Наталья Миндәүләтова.
Туберкулез белән авыручыларга сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм планлы медицина тикшерүләрен инкяр итмәскә кирәк.
2023 елда Октябрьскийда туберкулез белән авыру 100 000 кешегә 19,8 процент тәшкил иткән. 2022 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 16,1 процентка кимегән булса да, табиблар авыруның яңа очракларын теркиләр. Башлыча эш яшендәге ир‑атлар чирли.
Авырулар белән даими элемтәдә булганлыктан, туберкулезга каршы диспансер хезмәткәрләре елына ике тапкыр рентгенологик тикшерү үтә. Белгечләр октябрьскийлыларны да, иң күбе биш минут шәхси вакытны ала торган әлеге процедураны кире как­маска чакыра. Фтизиатрлар тагын бер кат искә төшерә: авыру еш кына билгеләрсез уза, һәм еш кына әлеге әдәпсез диагноз пациентның тормышын — аның тәртибен генә түгел, ә яшәү кыйммәтләрен дә тамырдан үзгәртә.

 

Анастасия НИГЪМӘТУЛЛИНА
Виктор ЛУШКИН фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: