Сәламәтлек
26 Марта 2024, 11:51

Пациентлар янына яңа машиналарда

«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә шәһәрнең 1нче хастаханәсенә өр‑яңа дүрт җиңел автомашина кайтты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Пациентлар янына  яңа машиналардаПациентлар янына  яңа машиналарда
Пациентлар янына яңа машиналарда

Кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган «Лада‑Гранта» автомобильләре халык чакыруы буенча Октябрьскийның медицина хезмәткәрләренең йорт­ка барып хезмәт күрсәтүе өчен билгеләнгән. 2023 һәм 2024 елларда шәһәр хастаханәсе автопаркы тугыз җиңел автомобиль белән яңартылган. Агымдагы елда ашыгыч ярдәм машиналары да көтелә.

Автор:Аида Ханнанова