Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 март , 15:51

Хастаханәләр яшь кадрларга мохтаҗ

Яшь медикларга финанс яктан ярдәм итәргә ниятлиләр

Хастаханәләр яшь кадрларга мохтаҗ
Хастаханәләр яшь кадрларга мохтаҗ

Шәһәрнең 1нче хастаханәсендә Туймазы медицина көллияте студентлары хакимият башлыгы Алексей Пальчинский һәм баш табиб Сергей Иванов белән очрашты.
Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Октябрьскийда медицина көллияте филиалын ачу — иң зур казанышларның берсе.
— Сезнең күбегез югары уку йортларына укырга ке­рә­чәк, ә кемдер колледжны тәмамлаганнан соң эшкә барырга карар иткәндер. Бүген шәһәрдә генә түгел, бөтен ил буенча медицина кадрларына ихтыяҗ зур, — дип мөрәҗәгать итте Алексей Пальчинский студентларга.
Табибларны һәм урта медицина персоналын Октябрьскийның сәламәтлек саклау тармагына җәлеп итү максатында җирле муниципалитет тәкъдим әзерли. Студент белән килешү төзелә: укуын тәмамлагач, ул шәһәр хастаханәсендә тиешле профильле белгечлеге буенча өч ел эшләргә тиеш. Әгәр андый килешү бар икән, яшь кадр ай саен ике мең сум күләмендә стипендия алачак. Әгәр ул үз карарын үзгәртә икән, аңа әлеге акчаларны кайтарып бирергә туры киләчәк.
— Агымдагы елда көллият тәмамлаучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү сыйфатында 50 мең сум акча бүлеп бирү ихтималын да күздә тотабыз, — дип өстәде Алексей Евгеньевич.
Мондый ярдәм чарасы хәзерге вакытта эшләнү стадиясендә, аны быел язын кабул итәргә планлаштыралар.
Очрашуда катнашкан студентлар арасыннан берничәсе шәһәрдә калырга әзер, ләкин соңгы карар кабул итәр өчен аларга әти‑әниләре белән фикер алышырга кирәк.
— Икенче курста укыйм, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерәм. Октябрьскийда калырга һәм 1нче дәваханәдә эшләргә ниятлим. Медицина һөнәре миңа бик кызык, кешеләргә ярдәм итәргә телим. Хакимият тәкъдиме дә мавыктыргыч, әти‑әнием белән киңәшләшергә туры киләчәк, — диде Екатерина Дунаева.
Очрашудан соң студентларга хастаханә буйлап экскурсия үткәрделәр, заманча җиһазларны күрсәттеләр һәм персонал белән таныштырдылар.
Хастаханә булачак медицина хезмәткәрләрен гамәли практикага кабул итәргә әзер.


Анастасия АВЕРИНА
Виктор ЛУШКИН фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: