Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 гыйнвар , 14:45

Беләзек-амулет ярдәмгә килә

Республикада «Беләзек-амулет» проекты старт алды.  

Беләзек-амулет ярдәмгә килә
Беләзек-амулет ярдәмгә килә

Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Проект Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Радий Фәрит улы республика Сәламәтлек саклау министрлыгына мондый акыллы аксессуарларны алучыларның категорияләрен һәм алдан исемлеген билгеләргә, шулай ук Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитеты катнашында тиешле ведомствоара хезмәттәшлекне оештырырга кушты.

Беләзек танып белү сәләте бозылган яки аңын югалту куркынычы булган хроник авырулар булган өлкән яшьтәге кешеләрне идентификацияләүдә ярдәм итәргә тиеш. Кызганычка, карт кеше үзенең фамилиясен дә, туганнарының исемнәрен дә хәтерләми. Ә монда аның беләзеге бар, анда бу кеше турында мәгълүмат урнаштырылачак. Беләзек-амулетка телефонны якын китерәсең, шунда ук синең каршыңда кем булуын аңлыйсың һәм күрсәтелгән контактлар буенча шалтыратасың. Әлеге акыллы аксессуар шулай ук үз исемен, адресын, ата-аналарының исемнәрен әйтә алмаган балаларны табарга ярдәм итә алачак.

Беләзек озын гомерле, зарядка таләп итми, ул беләзектә нык тора һәм судан курыкмый. Аңарда саклана торган мәгълүматлар NFC-модульле теләсә нинди кәрәзле телефон ярдәмендә укыла.

Бүгенге көндә беләзек-амулет алу өчен гаризалар җыю бара. Октябрьский халкы тәүлек әйләнәсе кайнар линия номерына шалтырата алалар: 8-800-700-29-45 (бушлай) яки 8(347) 272-00-24 телефоны буенча заявка калдырып, Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитетына мөрәҗәгать итә алалар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: