Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 декабрь 2023, 12:12

«Минем белән бу беркайчан да булмас» димә!

Октябрьскийның Яшьләр сараенда «Инфарктсыз һәм инсультсыз тормыш» эгидасы астында «Сәламәтлек марафоны» үтте.  

«Минем белән бу беркайчан да булмас» димә!
«Минем белән бу беркайчан да булмас» димә!

Чарада Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, Уфа шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме клиник хастаханәсенең баш табибы Ирина Карамова, шәһәрнең 1нче хастаханәсе баш табибы Сергей Иванов, көмеш волонтерлар, нефть, коммуналь-төзелеш һәм медицина көллияте студентлары катнашты.

Марафонда халыкта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен төрле чаралар үткәрелде. Әйтик, 3нче поликлиника табиблары кешеләргә консультация үткәрде, кан басымын үлчәделәр, буй һәм авырлык күрсәткечләре буенча тән массасы индексын исәпләделәр. Студентлар йөрәк-кан тамырлары авыруларының куркыныч факторларын һәм Альцгеймер авыруы үсешенә яный торган сәбәпләрне ачыклау максатында җентекле анкета үттеләр.

Алма бирәм, тәмәкене ташласаң

Марафон кысаларында берьюлы «Тәмәкене ташлагыз — алманы алыгыз» акциясе үз эшен дәвам итте. Хәтта тәмәке тартучы янында басып торуның да сәламәтлеккә зур зыян салуын исәпкә алсак, аны турыдан-туры кулланучыга никадәр җитди проблемалар тудыруы турында сөйләп тору да артык кебек. Әмма бүгенге яшьләрнең, хәтта үсмер балалар арасында әлеге заман афәтенә ныграк тартылу тенденциясе күзәтелүе нәтиҗәсендә малайларның гына түгел, кыз балаларның да авызларында электрон сигаретлар очраган мәлдә, табакның организмга зыяны турында тема бик урынлы яңгырады.

Марафонда яшьләргә тәмәкене алмага гына алмаштырып калмыйча, әлеге начар гадәттән гомумән баш тартырга киңәш ителде.

Инсульт яшәрә

Октябрьскийның 1нче шәһәр хастаханәсе баш табибы урынбасары Ольга Турышева сүзләренә караганда, бүгенге көндә зур популярлык казанган Сәламәтлек марафоннары, табигый ки, сәламәт яшәү рәвеше алып бару гадәтләрен кеше аңына илтеп җиткерү, халыкны актив яшәү рәвешенә күбрәк җәлеп итүне максат итә. Алай гына да түгел. Сәламәтлек марафоннары кешене медицина өлкәсендә элементар белемлерәк, безне үзара игътибарлырак һәм шәфкатьлерәк итү, ә инде кирәк чакта, югалып калмыйча, беренчел медицина ярдәме күрсәтә белү өчен дә оештырыла.

— Ни өчен мондый чараларга без яшьләрне дә чакырабыз? «Сез инсультка ничек карыйсыз?» — дип студентлардан сорасак, «Инсульт кайда да, без кайда? Бу безнең белән булмаячак!» — дип җавап кайтара алар. Ләкин, кызганычка, бездә 20 һәм 30 яшьлек кешеләрнең бу җитди авыруга дучар булу фактлары бар. Билгеле булганча, һәр төрле авыруда оператив ярдәм күрсәтү — кеше сәламәтлеген, ә кайвакыт гомерен дә саклап калырга ярдәм итә, — дип ассызыклады белгеч.

Саннар һәм фактлар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә,
дөньядагы үлем очракларының 90 проценты үпкәдә барлыкка килгән яман шеш авыруыннан,
шулай ук хроник бронхиттан һәм ишемик йөрәк авыруыннан.

Тәмәке — төп сәбәпче! Организм тәмәке төтенендәге никотинга бик тиз ияләшә.
Никотин организмга эләгүгә, ул 15 секунд эчендә баш миенә барып җитә.

 

«Инсульт һәм йөрәк өянәгенә — ЮК» дип аталган чара да көнүзәк теманы ныграк ачарга ярдәм итте, ул бик фәһемле булды.

Октябрьский шәһәрендә урнашкан Кан тамырлары үзәге — кискен коронар синдромы белән авыручыларга ярдәм күрсәтү һәм коронароартериография, ангиопластика, кардиостимуляторлар урнаштыру өчен заманча медицина учреждениесе. Үзәкнең куәте елына 1000гә кадәр медицина чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә. Ул Октябрьский халкына гына түгел, якын-тирә районнар — Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк, Бәләбәй, Туймазы һәм Бакалыда яшәүчеләргә дә ярдәм күрсәтергә сәләтле. «Үзәк хезмәткәрләренең эшчәнлеген мин яхшы дип бәяләр идем», — диде Ирина Марсиловна.

Урта медицина персоналы, табиб амбулатор звеносы фелдьшерлары өчен хастаханәгә салганга кадәрге этапта инсульт белән авыручыларга ярдәм күрсәтү стратегиясе турында Уфа шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме клиник хастаханәсенең төбәк кан тамырлары үзәге җитәкчесе Эмма Колчина сөйләде.

Башкаладан табиб-эндокринолог Гүзәл Глимшина шикәр диабеты белән авыручы пациентлар өчен телемедицина консультациясе бирде.

Хәрәкәт — мең бәладән бәрәкәт

«Өлкән яшьтәгеләр өчен биюләр — актив озын гомер гарантиясе» мастер-классында безнең шәһәрнең көмеш волонтерлары актив катнашты. Алар үз үрнәкләрендә физкультура һәм спортның мускулларны һәм кан әйләнеше системасын ныгыту, иммунитетны күтәрү, яшьлекне һәм матурлыкны, озак еллар дәвамында хезмәт һәм актив яшәү рәвеше алып бару сәләтен саклап калырга зур мөмкинлек тудыруын күрсәтте.

Флешмобта шәһәрнең баш табибы Сергей Иванов белән бергә башкала кунагы Ирина Карамова да катнашты. Зарядкага баскан һәм сөякләрен язган һәркемнең йөзендә балкыган канәгатьлек хисе һәм яхшы кәеф үзе үк күп нәрсә хакында сөйләде.

Тормышта кеше гомереннән дә кадерлерәк тагын ни бар? Аны саклап калу һәм әлеге куркыныч авыруларга дучар булмас өчен нишләргә? Барысы да бик гади: сәламәт яшәү рәвеше алып бару!

 

Фикер

Уфаның ашыгыч медицина ярдәме клиник хастаханәсенең баш табибы Ирина Карамова:

— Кан әйләнеше системалары авырулары бөтен дөньяда үлем һәм инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Әмма соңгы елларда, Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Башкортстанда 15 ел дәвамында гамәлгә куела торган «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк программасы республикада үлем һәм инвалидлыкны киметү, авыруларның бу категориясенә чагыштырмача сыйфатлырак медицина ярдәме күрсәтү өчен ныклы нигез булып тора.

 

Лилия СӨЛӘЙМАНОВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: