Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 октябрь 2023, 18:35

Кан җибәрү станциясендә — яңа йорт туе

Узган атнада шәһәрдә тантаналы вакыйга булды — Республика кан җибәрү станциясе филиалы үз ишекләрен ачты.  

Кан җибәрү станциясендә — яңа йорт туе
Кан җибәрү станциясендә — яңа йорт туе

Чарада җирле хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский, Русия Федераль медицина-биология агентлыгының конверсия һәм экстремаль эшләрне медицина тәэмин итү идарәсе һәм кан хезмәте начальнигы Ольга Эйхлер, Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, кан җибәрү станциясе хезмәт коллективы һәм мактаулы донорлар катнашты.

Яңа объектны ачу — ал тасманы кисү хокукы мәртәбәле кунаклар Ольга Эйхлер һәм Максим Забелинга бирелде.

Донорларны кабул итү, канны әзерләү, эшкәртү, аның компонентларын озак вакыт саклау һәм дәвалау учреждениеләрен вируссыз кан компонентлары белән тәэмин итү өчен билгеләнгән уникаль медицина учреждениесе белән Республика кан җибәрү станциясе баш табибы Рамил Хәмитов якыннан таныштырды. Ул аның нинди заманча камилләшкән шартларда эшләячәге турында тәфсилләп сөйләде.

Октябрьскийда бер ел эчендә төзелгән кан җибәрү станциясе филиалы —Башкортстанда мондый характерда барлыкка килгән беренче объект. Рамил Галинур улы сүзләренә караганда, ул бик уңышлы килеп чыккан. Якты һәм иркен станция соңгы буын җиһазлары белән тәэмин ителгән. Биредә хезмәт куючы персоналга да, донорларга да уңайлы шартлар тудырылган.

Кан җибәрү станциясенең яңа бинасы 566 квадрат мәйдан били. Ул медицина оешмалары өчен елына 7000 литр донор каны әзерләү куәтенә ия, җылылык изоляцияле һәм түбән температуралы 5 тонналы җыелма камера, тугызар донор кәнәфие һәм автомат донор плазмацитоферез камерасы, керү-чыгу вентиляциясе белән тәэмин ителгән.

Донорлар өчен тудырылган шартлар турында да Рамил Хәмитов зур канәгатьлек хисе белән бәян итте. Гардероб, регистратура, көтү залы, шифалы үләннәрдән кайнатылган чәй — болар барысы да үз канын биреп, кеше гомерен саклап калучылар хөрмәтенә ясалган. Көтү залында музей почмагы оештыру — үзе бер тәрбияви почмак. Биредә беренче кан алу аппаратларын, станциянең элекке хезмәткәрләренең эш артында төшкән фоторәсемнәрен күрергә мөмкин. Хәтта шахмат тактасы да тора. Бактың исә, берничә дистә ел элек кан тапшырырга килгән кешеләр шашка-шахмат уйный торган булган. Кан тапшыру станциясе урнашкан урында донорлар өчен машина тукталышы булдыру да игътибарга лаек.

— Шәһәрнең кан җибәрү станциясе 1958 елда ук төзелгән бинада урнашкан иде. Әлбәттә, анда эшне тиешле шартларда кору өчен мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә булды. Яңа модульле кан тапшыру бинасы тергезү турында карар 2021 елда кабул ителде. Бер ел элек төзелә башлаган станция филиалы бүген инде беренче донорларын каршы алды. Бу республиканың көнбатыш районнары өчен мөһим вакыйга, аларда урнашкан медицина учреждениеләре тулаем Октябрьский шәһәреннән донор каны компонентлары белән тәэмин ителә, — дип ассызыклады Республика кан җибәрү станциясе баш табибы Рамил Хәмитов.

Әлеге күренекле вакыйга уңаеннан сүз алган Русия Федераль медицина-биология агентлыгының конверсия һәм экстремаль эшләрне медицина тәэмин итү идарәсе һәм кан хезмәте начальнигы Ольга Эйхлер, чыннан да, Октябрьскийда мондый камилләшкән станция ачылу көнен хезмәткәрләр өчен дә, донорлар өчен шатлыклы көн дип атады.

— Әлеге медицина модуле кан һәм аның компонентларын әзерләү процессын камилләштерергә мөмкинлек бирә, ул үз эченә югары технологияле җиһазларны, донорлар өчен уңайлы шартларны сыйдырган. Иң мөһиме, биредә донор канын тикшерү һәм саклау өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр тудырылган. Әмма барыннан да кыйммәте — ул донорлар һәм Октябрьскийда яшьләрнең, урта буын вәкилләренең донорлык белән шөгыльләнүе сөендерә. Алар хәтта күреп тә белмәгән кешеләрнең гомерен саклап калу өчен үзләреннән зур өлеш кертә. Арада донор династияләре булуы аеруча соклану хисе уята. Димәк, гаиләдә янәшәдәгеләр кайгысына битараф булмау, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек кебек игелекле сыйфатлар тәрбияләнә. Бу искиткеч күренеш, — диде Ольга Валерьевна рәхмәт хисе белән.

Октябрьскийда кан җибәрү станциясе ачылу тантанасы белән шулай ук БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский да тәбрик итте.

Тантана күңелле миссия белән тәмамланды — кан тапшыру станциясенең алдынгы медицина хезмәткәрләре һәм донорлар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды.

Сәламәтлек саклау тармагында 36 ел хезмәт куючы баш табиб урынбасары Рәйлә Әюповага «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелде. Клиник-диагностика лабораториясе мөдире Рәисә Иксанова «Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Рәисә Фәрит кызының гомуми стажы — 42 ел. Өлкән шәфкать туташы Фирүзә Шәрәфиева «Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән хөрмәтләнде.

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын клиник-диагностика лабораториясе табибы Светлана Хөсәенова кабул итте. Шәфкать туташы Елена Фомина башкарган хезмәт БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Республика кан салу станциясенең Мактау грамотасына техник-программист Виталий Ощепков лаек булды.

«Донор хәрәкәтенә ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнделәр:

* Раил Фәхретдинов — «Альтернатива» җәмгыяте генераль директоры. Әлеге предприятие хезмәткәрләренең 40 проценттан артыгы донорлар;

* Светлана Бәшәрова — табиб-трансфузиолог;

* Мөхетдиновлар династиясе — гаилә башлыгы Азат Шәрифян улы, тормыш иптәше Гүзәл Наил кызы, кызлары Әдилә Азат кызы — алар 204 тапкыр кан тапшырган;

* Горбуновлар династиясе — гаилә башлыгы Сергей Александрович, хәләл җефете Тәнзилә Рәүф кызы, уллары Алексей Сергеевич, кызлары Мария Сергеевна — гаилә 208 тапкыр кан биргән.

Кан хезмәте осталыгының 15нче Бөтенрусия конкурсы финалистлары — клиник лаборатория мөдире Рәисә Иксанова, Нефтекама шәһәре кан тапшыру станциясе мөдире Альбина Хатыйпова, медицина лабораториясе технигы Эльмира Шәрипова, ОКДК шәфкать туташы Римма Гыйззәтуллина, җәмәгатьчелек белән элемтә менеджеры Ирина Фролова Федераль медицина-биологик агентлыгы дипломнары белән билгеләнде.

Октябрьский хакимиятенең Мактау грамоталары белән регистратура шәфкать туташы Гүзәлия Сабирова һәм экспедиция шәфкать туташы Рәмилә Мөхтәсәрова бүләкләнде.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: