Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 июль 2023, 15:50

Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?

Хәзерге заманның күпчелек ата-аналары актив тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә, сәяхәт итә.  

Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?
Бала белән сәяхәт: нәрсәләр белергә кирәк?

Кагыйдә буларак, мондый гадәт гаиләдә сабый тугач та үзгәрми.

Җәйге чорда ялга баручылар саны бермә-бер арта. Бу уңайдан бүгенге мәкаләбезне балалар белән сәяхәт итү темасына багышларга булдык. Шәһәребезнең балалар поликлиникасы мөдире Рәйхан Пекина белән әңгәмәбездә нәни сәяхәтчеләр белән самолетта башка илгә очканда үзең белән нәрсә алырга, чит төбәктә нинди саклык чаралары күрергә, климат алышынуын ничек кичерергә һәм башкалар турында сөйләштек. Әйтергә кирәк, Рәйхан Кәрам кызы озак еллар педиатр булып эшләгән, аның шушы өлкәдәге гомуми стажы — 42 ел! Әнисе үрнәгендә тормышын иң шәфкатьле һөнәр — кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган ул. 1980 елда медицина институтын тәмамлап, гомер буе бер участокта хезмәт куйган. Әлеге вакытта исә тәҗрибәле белгеч балалар поликлиникасы мөдире вазыйфасын башкара. Бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр арасында ул безнең белән аралашырга да вакыт тапты.

— Рәйхан Кәрамовна, интернетта кайбер әниләр сабыйлары ике атналык вакытта ук алар белән самолетта очулары турында яза. Алай эшләү дөресме, гомумән, балалар белән сәяхәтне ничә яшьтән башлау яхшырак?

— Мин бер яше тулмаган нәниләр белән чит илләргә баруны кичектереп торырга киңәш итәр идем. Балаларда климатка ияләшү җиде көн дәвам итә, моннан тыш алар төрле инфекцияләрне тиз йоктыра. Шәхси тәҗрибәдән бер мисал. Сәяхәттән кайткан әниләрнең берсе сабыеның каш-керфекләре коелып бетүен сөйләде. Ял вакытында ул бернәрсәгә дә зарланмаган, әмма менә шундый күңелсез хәл килеп чыккан. Мондый күренешләр организмда әле ныклы иммунитет эшләп чыгарылмавына, күп кенә прививкаларның ясалмавына бәйле. Вакциналау мәсьәләсе соңгы елларда аеруча кискенгә әйләнде. Чөнки кайбер ата-аналар интернеттагы бернинди дәлилләр белән дә расланмаган, шулай ук таныш-белешләрдән ишеткән мәгълүматка таянып, прививкалардан баш тарта. Соңгы елларда корь, полиомиелит кебек авырулар таралуы да шуңа бәйле. Кайбер әниләр вакциналаудан нигә баш тартуын үзләре дә аңлата алмый, алар арасында хәтта прививкаларның нинди авырулардан саклавы турында белмәүчеләр дә бар. Күпләр полиомиелиттан иммунлаштыру узмый. Ә бит әлеге чир инсультка охшаш. Димәк, шундый ук хәвефле нәтиҗәләргә китерә.

— Чит илгә барганда балага махсус прививкалар ясаламы?

— Төрле төбәкләрдә аерым таләпләр булырга мөмкин. Мәсәлән, Согуд Гарәбстанында менингиттан прививка булмаса, ил чиге аша үткәрмиләр. Һәм, әлбәттә, милли календарьга ярашлы вакциналаштыру узу мөһим.

— Нәни сәяхәтченең аптечкасында нәрсәләр булырга тиеш?

— Беренчедән, температураны төшерә һәм авыртуны баса торган чаралар (нурофен, ибупрофен), пребиотиклар, сорбентлар (активлашкан күмер), тозлы эремә. Икенчедән, яшькә ярашлы тирене тәрбияләү өчен косметик чаралар. Иң мөһиме — балалар белән сәяхәттә мотлак рәвештә медицина страховкасы булуы зарур. Чөнки нинди генә хәл килеп чыкса да беренче чиратта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Самолетта очыш башланганда колаклар тонарга яки авыртырга мөмкин, мондый очракта нишләргә?

— Бу басым үзгәрүе аркасында күзәтелүче гадәти күренеш. Аны җиңелрәк кичерү өчен кәнфит суырырга яки су һәм башка эчемлек кулланырга киңәш ителә. Әмма сыекчаны артык күп эчәргә кирәкми, чөнки күңел болганырга мөмкин. Әйтергә кирәк, укшыту, косу аеруча 2 яшьтән алып 12-13 яшькә кадәр балаларда күзәтелә. Бу хәлне кисәтү өчен баланың игътибарын уенга җәлеп итегез, ул китап яки планшетка карап утырмаса яхшырак. Гомумән, сәяхәткә юлланыр алдыннан бар нәрсәне дә алдан уйлау, планлаштыру мөһим. Үзегез белән нинди дарулар, азык-төлек, эчемлек, уенчыклар һәм башкаларны алуны дөрес хәл итү юлны җиңеләйтергә булышачак.

— Җылы якларда баланы ничек киендерергә?

— Эссе көндә табигый тукымалардан тегелгән, ачык төсләрдәге, иркен, җиңел, озын җиңле кием яхшы. Шулай ук панама, яулык кебек башлыклар турында онытмагыз.

— Кояшта озак кызыну хәвефе турында әйтеп үтегезче.

— Безнең төбәктә кояш җылысы тансык, шуңа күрә чит илгә баргач күпләр тизрәк кызынып калырга тырыша. Әмма бар нәрсәдә чаманы белү зарур. Кояшта хәтта бер тапкыр януның да дистә еллардан соң начар нәтиҗәсе булырга мөмкин. Мисалга, аның тиренең иртә картаюына, миңнәрнең артуына, тире рагы (меланома) үсешенә китерүе ихтимал. Шуңа күрә кояштан саклану мөһим. Өч яшькә кадәрге сабыйларга ачык нурлар астында тору бөтенләй киңәш ителми. Зуррак балалар белән пляжга йөрү өчен иң хәвефсез вакыт — иртән 10-11 сәгатькә кадәр, кич 16-17 сәгатьтән соң. Тирегә кояштан саклагыч кремнар сөртергә кирәк. Гомумән, җылы якларга май яки сентябрьдә бару киңәш ителә, июнь-август айларында гадәттә артык эсселек була.

— Кояш суккан очракта нишләргә?

— Әгәр бала баш әйләнүе, хәлсезлек һәм авыртынулар тоя икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, ярдәм килгәнче, күләгәле урынга күчәргә, бинага керергә кирәк. Күбрәк сыеклык (су, минералка) эчәргә, ә менә татлы сок, газировка ишеләр белән мавыкмаска.

— Сәяхәттә күп төрле яңа ризыкларны, экзотик җиләк-җимешне тәмләп карыйсы килә. Балалар өчен махсус меню һәр отельдә дә булмый, мондый очракта ничек тукланырга?

— Туклану режимын көннең кызуына карап төзү кулай. Төшке ашка җиңелчә ашамлыклар, ә инде иртән һәм кичкелеккә туклыклырак ризыклар кулланырга мөмкин.

Чит ил ризыкларының һәрберсен дә балага ашатып карау кирәкми. Кызганычка каршы, күп кенә әниләр нәкъ шушы хатаны эшли дә. Ә бит ят ашамлыкның организмга ничек тәэсир итәсен белеп булмый. Хәтта үзебезнең төбәктә дә сабыйның рационына төрле продуктларны бик сак кертү зарур. Хастаханәдә кабул итү вакытында булган ике очракны сөйләп үтәм. Яшь кенә анадан ун айлык баласына нәрсәләр ашатуын сорыйм. «Яшелчә ашы, омлет…», дип санап китә ул. Ә бит йомырка тәбәсендә аксым күп һәм ул аллергиягә китерергә мөмкин. Әни кеше бу хакта уйламый да. Чит илдә исә хәтта гади судан, җимешләрдән дә аллергия башлану куркынычы бар.

Икенче очрак. Бер яшьләрдәге баланы алып килделәр. Тәне сап-сары. Әнисеннән сорыйм, нәрсәләр ашатасыз, дип. Гадәти ризыклар, шулай ук кишер согы эчерәбез, дип җаваплый. Хәвефләнерлек урын юк сыман. Әмма балага кишер согын яртышар стакан эчертүне ишеткәч, барысы да аңлашылды. Бу тиешле нормадан күпкә артык! Нәтиҗәдә, сабыйның бавырына зарар килгән. Менә шундый очраклар да була.

— Ашказаны-эчәк трактында проблемалар башланса нинди чаралар күрергә?

— Чит төбәкләргә сәяхәт иткәндә мондый хәл еш була. Күп кенә сабыйлар ял вакытында эчәк инфекцияләре эләктерә. Авыруны самолетта, кондиционерлар эшләгән җирдә, пляжда, бассейнда, кешеләр күп йөри торган башка урыннарда йоктырырга мөмкин. Төп сәбәбе — гади гигиена таләпләрен үтәмәү, кулларны юмау. Моннан тыш чит төбәктә климат алышынуы, хәтта гади су да организмга бөтенләй икенче төрле тәэсир итәргә мөмкин.

Беренче чиратта эчү режимын һәм диетаны дөрес оештыру мөһим. Ашказаны системасында бозылулар булганда исә су-электролит балансын көйләү зарур. Косканда организм суны гына түгел, ә натрий, калий кебек матдәләрне дә югалта. Бу очракта тозлы эремәләр ярдәмгә киләчәк.

— Балага климат алышынуы ничек тәэсир итәргә мөмкин?

— Йокы режимы бозылу, хәлсезлек, баш әйләнү һәм авырту, кан басымы төшү күзәтелүе ихтимал. Мондый күренеш 7 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Төп кагыйдә — беренче көннән үк чит төбәк вакыты белән яши башларга. Моннан тыш, сәгать поясы алышуына җиңелрәк ияләшү өчен баланы 20-30 минутка иртәрәк яки соңрак йокларга яткырырга кирәк.

Иң яхшысы — үзебезнең курортларда ял итү. Климат та күнегелгән, юл да кыскарак, ризыклар да таныш. Мәсәлән, Сочи, Кырым, Анапа кебек төбәкләрдә диңгез буенда рәхәтләнеп ял итәргә, сәламәтләнергә мөмкин. Кырым яклары үпкә, сулыш органнары авырулары булганнар өчен кулай. Рус язучысы Антон Чеховка туберкулез диагнозы куелгач, ул табиблар киңәше белән җылы якларга күченгән. «Кавказ табигатен мактасалар да, туган җиргә җитми инде. Илебездәге иң яхшы җылы төбәк — Кырым. Чөнки ул Русиягә якынрак һәм бар яклап та уңайлырак», дип язган истәлекләрендә Чехов.

Ырынбур өлкәсендәге Соль-Илецк курорты да игътибарга лаек. Анда тире, буын һәм башка авырулардан шифа табарга, иммунитетны ныгытырга мөмкин.

Туган Башкортстаныбызда да шифаханәләр, ял базалары күп. Аларның дәрәҗәсе елдан-ел үсә, хезмәтләндерү сыйфаты яхшыра. Әйтергә кирәк, авырулары булган балаларга поликлиника аша бушлай юллама (юл хакы өчен генә түлисе була) алып була. Табиб диганоз буенча билгеләнеш ясый (ортопедия, гастроэнтерология, неврология юнәлешләре, салкын тиюдән булган авырулар). Шулай ук эш урыныннан медицина белешмәсе буенча юллама алырга мөмкин. Шифаханәгә гаилә белән баручылар да бар. Шул рәвешле, бөтен ил буенча урнашкан ял зоналарында сәламәтлекне ныгытырга мөмкин.

— Фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт, Рәйхан Кәрамовна, сезгә игелекле эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: