Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 июль 2023, 15:00

Һөнәргә тугрылык өчен

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.  

Һөнәргә тугрылык өчен
Һөнәргә тугрылык өчен

Мәртәбәле бүләккә лаек булучылар арасында Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсе вәкилләре дә бар.

Балалар хирургы Наил Ибраһимов Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Табиб-нейрохирург Шамил Шиһапов «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» югары исеменә лаек булды. Икътисадый мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Эльмира Баймирзоева Башкортстан Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнде.

Шәһәребезнең медицина хезмәткәрләрен лаеклы бүләк белән ихлас күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, күтәренке рух һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телибез!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: