Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 июнь 2023, 14:34

Сезнең шәфкатьле кулларда — кешеләр гомере һәм сәламәтлеге

Шәһәр мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган матур бәйрәм чарасы оештырылды.  

Сезнең шәфкатьле кулларда — кешеләр гомере һәм сәламәтлеге
Сезнең шәфкатьле кулларда — кешеләр гомере һәм сәламәтлеге

Җәмгыятьтәге иң мөһим, хөрмәтле һәм мәрхәмәтле һөнәр ияләренә ихтирам билгесе булды ул. Кеше гомереннән кадерлерәк бернәрсә дә юк, шуңа күрә тормышын сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйләгән белгечләр хезмәте чыннан да бәяләп бетергесез.

Октябрьскийның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 271 табиб һәм 1129 урта медицина хезмәткәре эшли, аларның һәрберсе югары квалификациягә ия. Алар арасында Башкортстан Республикасының атказанган табибы (18 кеше), Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы (8), РФның мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр (30), БРның сәламәтлек саклау отличнигы (71 табиб һәм 25 шәфкать туташы), БРның атказанган медицина хезмәткәре (1 кеше) бар. Шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы көннән-көн үз потенциалын арттыра бара.

Хакимият башлыгы Алексей Шмелев һәм 1нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Сергей Иванов һөнәр ияләренә ихлас тәбрикләүләрен җиткереп, бүләкләү йөкләмәсен башкарды.

1нче поликлиниканың хирургия бүлеге табиб-травматолог-ортопеды Фәнис Нәбиуллин «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә лаек булды.

2нче поликлиниканың 2 санлы терапия бүлеге участок табиб-терапевты Фина Галимова, 1нче поликлиниканың 1нче терапия бүлеге участок табиб-терапевты Мәүлиха Заһидуллина, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге мөдире, табиб Равил Мусин Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

1нче анестезиология-реанимация бүлегенең табиб-анестезиолог-реаниматологы Резида Хәмзинага РФ сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде.

Бер төркем белгечләргә сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Октябрьский шәһәре хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Коллегаларына котлау сүзләре белән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе З. Якупова, физкультура советы рәисе В. Медведева һәм сәламәтлек саклау ветераны, шәрәфле шәхес А. Тимашева мөрәҗәгать итте. Иҗади коллективлар чыгышы һөнәри бәйрәмгә күңелле бүләк булды.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: