Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 июнь 2023, 14:37

Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр

Башкортстан Республикасының 25 мең медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләүләр ала.  

РФ Хөкүмәте агымдагы елның гыйнварыннан билгеләгән махсус социаль түләүләр Русия социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан ай саен республиканың 25 мең медицина хезмәткәренә күчерелә. Ел башыннан барлыгы 769 миллион сум акча түләнгән.

Яңа ярдәм чарасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район һәм участок хастаханәләре, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә билгеләнгән. Шул ук вакытта медицина оешмасы дәүләт яки муниципаль сәламәтлек саклау системасына керергә һәм мәҗбүри медицина иминиятләвенең база яки территориаль программаларында катнашырга тиеш.

Социаль фонд түләү операторы булып тора, шул ук вакытта аны рәсмиләштерү медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә башкарыла. Һәр ай нәтиҗәләре буенча медицина учреждениеләре махсус социаль түләүләр алу хокукына ия булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзи һәм бу мәгълүматны Социаль фондка тапшыра.

Медицина хезмәткәрләренә Русия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, гаризалар яки белешмәләр бирергә кирәкми. Фондка түләүләрне гамәлгә ашыру өчен хезмәткәрләр реестрын медицина оешмасы җибәрә. Хезмәткәр турында мәгълүматлар белән бергә реестрда билгеләнгән түләү суммасы һәм аны исәпләгәндә кулланган мәгълүмат күрсәтелә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: