Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 Май 2023, 15:18

Ярдәм сорарга соң булмасын…

Психик сәламәтлеккә игътибар бирмәсәң, ахыры начар тәмамланырга мөмкин.  

Ярдәм сорарга соң булмасын…
Ярдәм сорарга соң булмасын…

Агымдагы елда Башкортстан халкын республиканың төрле районнарында бер-бер артлы булган фаҗигале хәлләр тетрәндерде.

Ике очракта да сүз балигъ булмаган балаларга карата якын кешеләре тарафыннан көч куллануы хакында бара. Беренчесе Стәрлебаш районында була. 27 яшьлек ир мунчада юынырга дип киткән 12 яшьлек малайга балта белән һөҗүм итә. Үсмерне авыр хәлдә, кул-аяклары җәрәхәтләре белән район дәваханәсенә илтәләр. Урындагы табибларга ярдәмгә Республика балалар клиник дәваханәсеннән травматолог, реаниматолог һәм кан тамырлары хирургы килә.

Малайны 6 айлык чагында тәрбиягә алган гаилә исәптә тормый, уңай бәяләнә. Йортта ул үги әтисе, әнисе, аның 22 яшьлек кызы һәм 27 яшьлек кияве белән яши. Шушы яшь ир балага һөҗүм иткән дә инде. Ул еш кына балага каты бәрелгән, аңа гел бәйләнгән. Фаҗига көнендә исә җәнҗал тирескә буялган көрәк аркасында чыккан…

Икенче очрак Хәйбулла районының бер авылында була. Тикшерү версиясе буенча, әни кеше йоклап яткан 12 яшьлек кызына пычак белән ташлана. Үсмер муенында авырту сизеп уяна һәм каршылык күрсәтә. Бу арада гаилә башлыгы өйгә йөгереп кереп хатынның кулыннан пычакны ала һәм кызына беренче ярдәм күрсәтә. Шикләнелгән 52 яшьлек хатын-кызны психиатрия хастаханәсенә алып китәләр. Узган елда ул туганы үлеме аркасында көчле стресс кичергән. Шул вакыттан аңарда үзгәрешләр күзәтелә, сәер нәрсәләр күрә башлый, нык ябыга… Ике фаҗига буенча да гаепләнүчеләргә карата «кече яшьтәгене үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Яшәү өчен көрәшергә кирәк»

Гаилә — иң ышанычлы, хәвефсез урын, дибез. Әмма өстә язылган очракларда балалар якын кешеләреннән каза күргән. Кызганычка каршы, соңгы елларда мондый хәлләр турында даими ишетеп торабыз. Аларның күпчелеге хәзерге заманда аеруча үсеш алган депрессия, невроз авырулары нәтиҗәсе буларак күзаллана. Бүгенге әңгәмәне дә шушы темага багышларга булдык.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, җир йөзендә яшәүче һәр унынчы кешедә җитди психик тайпылышлар бар. Моннан тыш, чик буендагы шәхес бозылуына дучар булучыларның саны да шул дәрәҗәдә. Русия һәм башка илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр барышында поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләрнең 60 проценты психиатр ярдәменә мохтаҗ булуы ачыкланган.

Психик авырулар ни сәбәпле барлыкка килә, алардан ничек сакланырга, депрессия нәрсәсе белән куркыныч, шизофрения гади тормышта яшәүгә комачаулыймы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны 1нче шәһәр дәваханәсе психоневрологик диспансерның стационар бүлек җитәкчесе, югары категорияле табиб-психиатр Ирек Сәлимшин белән  (фотода) эзләдек.

Ирек Закуан улы психиатриядә 2001 елдан эшли. Медицина дөньясына тартылган якташ башта хирургияне сайламакчы була. Биредә барысы да аңлаешлы, авыруларга анык ярдәм күрсәтелә, нәтиҗәсе шунда ук күренә. Ә менә психиатрия бөтенләй икенче дөнья ул. Бу өлкә акыл эшчәнлегенә бәйле, шуңа аңарда серлелек, өйрәнеп бетмәгәнлек бар. Булачак табибны нәкъ шушылар җәлеп иткәндер. Уфа дәүләт медицина университетын тәмамлап, башкаланың психоневрологик диспансерында интернатура үтә. Арытаба «Ашыгыч ярдәм»дә психбригадада чыныгу ала. 2009 елда исә Октябрьскийга кайтып, психоневрологик стационарда эшли башлый. Бүгенге көнгәчә сайлаган кыйбласын үзгәртмичә, кешеләрнең психик сәламәтлеге сагында тора.

— Ирек Закуанович, соңгы вакытта психик тайпылышлары булган кешеләрнең саны арткан кебек тоела. Бу чыннан да шулаймы әллә заман технологияләренә бәйле мәгълүматның күплеге шундый тәэсир тудырамы?

— Икесен дә хакыйкатькә якын дип әйтеп була. Шул ук вакытта барлык төрдәге психик авырулар да үсеш ала дип әйтү бик дөрес булмас. Чөнки эчке патоген факторлар белән бәйле тайпылышлар  (акылга зәгыйфьлек, психоз, саташу, тавышлар ишетү) артуы күзәтелми. Мәсәлән, шизофрениягә дучар булу мөмкинлеге 0,85-1,2% кына тәшкил итә. Ә менә яшәү мохите (мәктәп, эш урыны, гаилә, ил) белән бәйле очраклар чыннан да күбәя. Даими киеренкелек, иртәгәсе көнгә ышаныч булмау, стресс-борчылулар, табигый катаклизмнар, террорлык гамәлләре ихтималы һәм башка хәвеф чыганакларыннан курку хисе авыру халәтенә китерә. Кайбер тайпылышлар вакытлыча күзәтелергә мөмкин. Бу очракта сүз чик буендагы шәхес бозылуы (пограничное расстройство) турында бара.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы критерийлары буенча, 2030 елга авырулар саны буенча беренче урынга нәкъ депрессия чыгачак. Төшенкелеккә бирелү башкаларга карата начар гамәлләр кылуга китерергә мөмкин. Еш кына кешенең ачуы гаилә әгъзаларына юнәлтелә. Нигә җәберләүгә тәү чиратта балалар дучар була, дисезме? Бу бүген «мода»лыга әйләнеп баручы абьюзив мөнәсәбәтләр үзенчәлеге булып тора. Сүз партнерның шәхси чикләрен бозу, корбанның ихтыярын басу максатыннан мәрхәмәтсезлек күрсәтү турында бара. Гадәттә, мондый карашка гаиләдәге иң йомшак, көчсез әгъза дучар була. Ир-атлар да, хатын-кызлар да абьюзер булырга мөмкин. Алар бары тик партнерга мөнәсәбәте белән аерыла (ирләр ешрак физик һәм җенси көч куллана). Әйтергә кирәк, агрессия психик авыруларга гына хас дию дөрес булмаячак, җәмгыятьтә кылынучы хокук бозуларның күбесе мондый тайпылышларга бәйле түгел. Үз-үзенә кул салу, кешеләргә һөҗүм итү очраклары да сәламәт саналган кешеләр арасында ешрак күзәтелә.

— Психик авыруларның нинди төрләре була?

— «Зур» психиатрия авырулары — шизофрения, акылга зәгыйфьлек, Альцгеймер чире һ. б. Яшьләр арасында аеруча «мода»лылар — биполяр аффектив халәт һәм депрессия. Бүген психиатрия регистрындагы күпчелек тайпылышлар невроз рәвешендә чагылыш таба. Бу халәт кешенең психикасы чынбарлык белән килешә алмау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Әлеге проблема аеруча коронавирус пандемиясе чорында үсеш алды. Мәгълүматларга ярашлы, ковид кичергән халыкның 30, 45, 50 процентка якыны теге яки бу төрдәге психик тайпылышларга дучар булган. Күпчелек кешеләрдә, башлыча балаларда ул уйлау сәләте бозылуга китерә. Яшь буынның укуы, өлкәннәрнең исә хәтере начарлана. Ә инде эшләп йөрүче кешеләрдә ул невротик характердагы паникалы курку, психосоматик авырулар буларак чагылыш таба.

— Депрессия турында сөйләшеп алыйк. Кайдан барлыкка килә ул? Бер карашка, тормышыбызга зарланырлык түгел ич: матур киемнәр, тәмле ризыклар, уңайлы фатирлар, «текә» машиналар — элек хыялга да кереп чыкмаган нәрсәләрдән бүген һәркем файдалана ала.

— «Фронтта неврозлар юк», дигән әйтем бар. Ягъни, организм ниндидер киеренкелек тоя, яшәү өчен чын мәгънәсендә көрәш бара икән, депрессив халәткә урын калмый. Бүгенге тормышта исә нәрсә өчендер көрәшергә кирәкми: киемне дә тегәсе юк, икмәкне дә камыр басып, әзерлисе түгел, бәрәңгесе, ите, мае, көнкүреш кирәк-ярагы — барысы да кибеттә тулып ята. Моңа бәйле, җәмгыятьтә инфантильлек сыйфатлары күбәя. Кешеләр хәзер ешрак балаларча фикер йөртә: телим — алам, кирәк — алам. Ягъни, теләгән нәрсәгә артык көч куймыйча да ирешергә була. Интернетта моңа мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, күрше өлкәдә яшәүче Клава исемле әбекәйнең клип күрсәтеп баеганын ишеткән кеше: «Мин дә шулай җиңел генә акча эшли алам», дип уйлый. Бүген интернет киңлекләрендә нинди генә мәгълүмат юк. Кызганычка каршы, яшь буын әлеге контентны фильтрлауга сәләтле түгел. Нәтиҗәдә, алар теләсә нинди күренешне дә чынбарлык итеп кабул итә. Бу үз чиратында психикага тискәре йогынты ясый.

— Стационарга башлыча нинди сәбәпләр белән мөрәҗәгать итәләр?

— Элек бүлектә күбрәк «зур» психиатрия авырулары (медикаментларсыз дәвалап булмаган саташу-алмашыну, галлюцинация, көчле депрессия) дәваланса, бүген невроз халәтләренә дучар булучылар саны арта. Мондый пациентлар гадәт буларак үзләренең хәлен аңлый һәм ярдәм сорап килә. Алар тормышларын үзгәртергә, чирне җиңәргә тели.

Соңгы елларда психиатрия өлкәсендә вәзгыять уңай якка үзгәрә башлады. Яшьләр арасында стигматизациягә (мифларга ышану) бәйле шик-шөбһәләр кими. Хәзерге буын «псих» кушымчалы сүзләрдән өркеп бармый, белгечләрдән ярдәм сораудан кыенсынмый. Алар үз өстендә эшләргә, сәламәтлеген кайгыртырга тырыша. Кызганычка каршы, өлкән буын әле һаман элеккеге стереотиплар белән яши. Бу безнең шәһәр дәрәҗәсендә дә чагылыш таба. Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәү, проблема барлыгын танымау, эчке каршылыклар нәтиҗәсендә өлкән яшькә бәйле психик тайпылышлар саны арта. Еш кына хаклы ялга чыккан кешенең социаль активлыгы кими, ул үзен җәмгыять өчен кирәксезгә әйләнгән итеп тоя башлый, тормыш ямен югалта. Медицина ярдәме булмаса, төшенкелеккә бирелү халәте көчле авыруга китерергә мөмкин. Бүгенге көндә фарминдустрия яшь үзенчәлекләренә, депрессиягә бәйле чирне кисәтергә, дәваларга мөмкинлек бирүче күп кенә препаратлар чыгара. Әмма олы яшьтәгеләр үзләрендә теләсә нинди башка авыруны табарга әзер булса да, психик проблема турында ишетергә дә теләми. Бу еш кына күрше-тирә белән аралар бозылып китүгә дә сәбәпче була. Моңа аеруча ялгыз яшәүче олылар дучар. Аларның депрессив халәте тәү чиратта үз тирәлегендәге кешеләргә тәэсир итә. Күп фатирлы йортларда исә бу — күршеләр.

Шуңа күрә дә балалар-оныклар әби-бабайларының сәламәтлегендә җитди үзгәрешләр барлыгын сизсә (фикерләү сәләте бозылу, хәтер югалу, үз-үзен белештермәү, чынбарлыкны аңламау, иртән торып эшкә барырга яки балаларны садикка илтергә маташу, өйдән чыгып китеп, кайтыр юлны тапмау, үзен эзәрлекләүгә, газ һәм башка шундый нәрсәләр белән агулауга дучар дип хис итү, чит-ят тавышлар ишетү һ. б.), аны табибка күренергә үгетләргә тиеш.

— Әгәр авыру белгечкә мөрәҗәгать итәргә теләмәсә?

— Гамәлдәге законга ярашлы, психиатрда дәвалану турындагы карарны кеше ирекле һәм аңлы рәвештә кабул итәргә тиеш. Хаста кеше үз хәлен аңламый, барлык билгеләрне кире кага икән, бу очракта ирексез тикшерү («недобровольное освидетельствование») үткәрелергә мөмкин. Әлеге гамәлне башлап җибәрү өчен туганнары участок психиатрына гариза белән мөрәҗәгать итеп, әти-әниләре яки әби-бабайларының психик торышындагы үзгәрешләрне күрсәтүче барлык шартлар турында сөйли. Хәвефле билгеләр булган очракта медицина белгече арытаба судка гариза юллый. Суд дәлилләрне ышандырырлык дип тапса, психиатрга авыруны аның ризалыгыннан башка карарга рөхсәт бирә. Мондый гамәлләрне үткәргәндә билгеле критерийларга нигезләнү зарур. Җентекле тикшерү генә дөреслекне ачыкларга булышачак. Бүгенге заманда мошенниклар күп, әби-бабайларны юләргә чыгарып, йорт-фатирсыз калдырырга маташучылар да юк түгел.

— Психик авыруларның ел фасылына карап кискенләшүе мөмкинме?

— Чынлап та, кайбер кешеләрдә шундый фикер яшәп килә. Әмма психик тайпылышлар арасында беренче урында депрессия авырулары торганга кискенләшү чоры кыш һәм көз айларына туры килә, дип әйтер идем. Бу төшенкелеккә каршы иң яхшы чараларның берсе — кояш активлыгы кимүенә бәйле.

— «Шизофрения» диагнозы белән нормаль тормышта яшәп буламы?

— Психик авыру — гадәти тормышны чикләүче хөкем карары түгел. Табибка даими күренеп торган, тиешле дәвалау чараларын алган кешедән хәвеф янамый. Шизофрения кебек «зур» психиатрия төркеменә караган чирләр вакытында организмда элекке хәлгә кайтмаслык үзгәрешләр бара. Медикаментлар терапиясе хәтта мондый пациентларга да озак вакытлар җәмгыятькә файдалы булырга, эшкә сәләтлелекне сакларга булыша. Әйтергә кирәк, диспансерга мөрәҗәгать итүче мең кешенең тугыз йөзе нормаль тормыш алып бара, алар бернәрсә белән дә чикләнмәгән, машина йөртү, уку, эшләү кебек хокуклары тулысынча саклана (авыру төренә карап, искәрмәләр бар). Ә инде олыгаюга бәйле үзгәрешләр белән хәл икенче төрлерәк. Бүгенге көндә акыл зәгыйфьләнүен туктатырлык чара уйлап табылмаган. Әлбәттә, чирнең үсешен киметүче препаратлар бар, тик аларны билгеләү өчен мотлак рәвештә белгечкә бару кирәк.

— Дәвалау чаралары турында ни диярсез, элекке замандагы лоботомия кебек ысуллар урынына ниндиләре килде?

— Психикага тәэсир итүче медицина препаратлары чыгарыла башлагач психиатрия гуманлыракка әйләнде. Хәзер антидепрессантлар, транквилизаторлар, нейролептиклар ассортименты күпкә артты. Бу чаралар психик халәткә генә тәэсир ясый, организмның башка функцияләрен бозмый. Психотерапевтик тәэсир итү юнәлешләре дә бик күп: гипноз, гештальт, когнитив-әхлак терапия һәм башкалар. Аларның һәрберсенең үз күрсәтмәләре һәм каршылыклары бар. Әйтергә кирәк, безнең Башкортстанда республика клиник психотерапевтик үзәге бар. Ул Уфада урнашкан. Психик авырулар белән генә шөгыльләнүче мондый учреждениеләр илебездә башка юк. Үзәктә стационар бүлек, амбулатория ярдәме бар. Бик яхшы сәламәтләндерү ысуллары кулланыла: заманча препаратлар, сөйләм психотерапиясе, су ярдәмендә һәм физиодәвалау һ. б. Учреждениенең рәсми сайты да булдырылган. Анда профессорлар, фән кандидатларыннан белешмә алырга мөмкин.

Авыруны дәвалау һәм тернәкләндерүдә социаль факторлар мөһим урын алып тора. Медицина учреждениесендә тиешле чараларны алгач, пациент гаиләгә, туганнары янына кайта. Шул рәвешле, тернәкләнү өй шартларында дәвам итә.

— Психикадагы үзгәрешләр җитди төс алмасын өчен нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәк?

— Иң мөһим билгеләрнең берсе — йокысызлыктан интегү. Кеше озак йоклап китә алмый, төнлә еш уяна. Бу психик тайпылыш барлыкка килү ихтималын күрсәтә. Тагын бер билге — тормыш ямен югалту, элек кызыксынган нәрсәләргә битарафлык. Кеше ашау-эчү, матур кием алу, һава торышына хозурлану һәм башка шундый нәрсәләрдән шатлык тоймый башлый, социаль элемтәләрне чикли, үз-үзенә «бикләнә». Туганнары аның аппетиты начараюын, эшкә сәләте кимүен, элек җиңел генә бирелгән гамәлләрне теләмичә башкаруын, тиз аруын сизә. Шулай ук ул артык шикчел, кызып китүчәнгә әйләнә. Мәсәлән, элек үзен ипле-тыныч тоткан гаилә башлыгы гел ачулы йөри, гаугалашырга гына тора. Яки эштән кайткач балаларын кочаклап алган, коймаклар пешереп сыйлаган әниләре еш кына кәефсезләнә, бүлмәгә бикләнеп елый икән, боларның барысы да хәвефле билгеләр булып тора.

— Эш тәҗрибәгездә агрессив пациентлар очраганы булдымы?

— Әйе, психиатр эшенең зарарлы булуы да нәкъ шушы төркемгә бәйле. Көнкүрештәге талаш-ачуланышуны психик авыруга сылтап калырга теләүчеләр еш очрый. Шулай ук, киресенчә, үзен псих итеп күрсәтергә тырышучы, диагноз ярдәмендә армиядән котылу чараларын эзләүчеләр дә бар. Әйтергә кирәк, бу юлны сайлаучылар күп кенә каршылыкларга очрый: аларга белгечләрнең җентекле тикшерүе һәм махсус комиссия аша үтәргә кирәк, республика учреждениеләренә юллау ихтималы да бар.

— Урамда яки кибеттә кешенең үз-үзен тотышы, сөйләшүе буенча аның психик халәтен билгели аласызмы?

— Университетта укыганда остазларыбыз безгә: «Эштән чыккач, халатыңны сал», дип әйтәләр иде. Шушы сүзләрне истә тотып, мин көндәлек тормышта һөнәри күнекмәләрне онытып торырга тырышам. Тәүлегенә 24 сәгать буе эш турында уйлау һөнәри «яну»га китерергә мөмкин. Безнең өлкәдә эшләр өчен үзеңнең дә психик яктан тотрыклы, аерым фикер йөртү сәләтенә ия булуың зарур. Психиатриядә эшли башлаган чорда күпләр зур киеренкелек тоя. Көне буе пациентларны кабул итеп, аларның никадәр күп булуын күрү психикага нык тәэсир итә. Урамга чыккач хәтта чәчләрең үрә торырга, тирә-ягыңдагы кешеләрнең барысы да акылдан язган кебек тоелырга мөмкин…

— Психиатрия өлкәсе бүген сизелерлек үсеш кичерә, заманча дәвалау чаралары куллануга кертелә, тик шулай да тагы нинди үзгәрешләр кирәк, дип уйлыйсыз?

— Бездә укытучы-тәрбиячеләр, медицина белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм башка шундый һөнәр ияләре эшләгән учреждениеләрдә мәҗбүри төрдәге психотерапия ярдәме юк. Ә бит мондый система әлеге өлкәләрдә һөнәри «яну» очракларын киметергә булышыр иде. Һәркемнең организмы көндәлек стрессларны үзаллы рәвештә генә кичерә алмый һәм бу очракта белгеч ярдәме урынлы булачак.

Җәмгыятьтәге стигматизация, мифларга ышану кебек күренешләрне бетерү өстендә эшләү мөһим. Психиатр — ул терапевт, окулист һәм башкалар кебек үк медицина белгече. Аңа мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Беркем дә сезне шунда ук богаулап, бикләп куймаячак, водитель таныклыгын тартып алмаячак, эштән куып чыгармаячак. Психиатр кабул итүендә булу — сер итеп саклана торган конфиденциаль мәгълүмат һәм аны тарату мөмкин хәл түгел.

— Психик сәламәтлекне ничек сакларга?

— Сәламәт тормыш алып бару, спорт белән дус булу көндәлек эш-мәшәкатьләрдән ял итү, борчылу-стресслардан арыну өчен иң яхшы чараларның берсе. Әмма һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Спорт күнекмәләре дә үз мөмкинлекләреңнән чыгып башкарылырга тиеш. Тормышны ярату, күңелле вакыйгаларны күрә белү, бәхәсләрдән читтә тору яхшы. Нәкъ конфликтлы хәлләр аркасында чик буендагы шәхес бозылуы күзәтелә. Шәфкатьлелек, үзара ихтирам һәм ярдәмләшү мохитендә эшләү, яшәү психик торышка уңай тәэсир итә.

Депрессия башланмасын өчен эш, ял, йокы һәм туклану режимын саклау зарур. Бу эмоциональ киеренкелекне булдырмаска ярдәм итәчәк. Авыруның беренче билгеләре күренгәч тә табибка бару киңәш ителә, чөнки белгеч билгеләгән чаралар гына хәвефле нәтиҗәләрне кисәтергә булышачак.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ирек Закуанович! Сезгә тынгысыз эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз.

… Психик тайпылышлар нәтиҗәсендә туганнарына зыян китерүчеләр кызгануга лаекмы? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирәчәк. Минем фикеремчә, беркем дә үз акылында булганда якын кешеләренә начарлык китерергә теләмидер. Мондый кешеләр чын тәмуг аша үтә. Алар начарлыкны үз-үзен белештермичә кыла. Ә инде дәвалаудан соң нинди кичерешләр тоюларын күз алдына да китерүе авыр. Тормышта моңа мисаллар күп. Бер хатын өстән кушкан тавышларга буйсынып, 18 яшьлек кызын үтерә. Шушы хәлдән соң утыз ел үтсә дә ул үз-үзен гафу итә алмый, баласына эшләгән явызлыкны уйлап үткәргән һәр көн аның өчен — зур газап…

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: