Туган як
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 апрель 2023, 16:29

Талпан энцефалитына җиңел карама!

Октябрьскийда беренче талпан тешләү 2023 елның март ахырында теркәлде. 7 апрельгә шәһәрдә талпан тешләү буенча 22 мөрәҗәгать очрагы билгеле, шул исәптән җиде бала. Зарарлану очраклары бакча участокларында, йорт яны территорияләрендә теркәлгән.

Талпан вируслы энцефалит — кискен инфекцион вируслы авыру. Ул башлыча үзәк нерв системасын зарарлый. Нәтиҗәдә кеше тулысынча савыга ала, инвалидка әйләнергә мөмкин, хәтта үлем белән тәмамланган очраклар да билгеле.

Ничек зарарланырга мөмкин?

Вируслы талпан кадалган беренче минутта ук авыруны китереп чыгаручы (арбовирус) кешегә йога:

- талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә, урманнарда, паркларда, шәхси бакча участокларында;

- талпаннарны этләр һәм мәчеләр тиредә, кешеләр киемдә, чәчәкләр, ботаклар белән керткәндә;

- еш кына кәҗә сөтен кулланганда. Талпаннар күпләп һөҗүм иткән вакытта вирус сөттә булырга мөмкин. Шуңа күрә талпан энцефалиты буенча имин булмаган территорияләрдә кәҗә сөтен бары тик кайнатып кына кулланырга кирәк.

Авыруның төп билгеләре нинди?

Чир өчен язгы-көзге сезонлылык хас, ул талпаннарның иң актив чоры белән бәйле. Инкубация чоры еш кына 10-14 көн дәвам итә.

Авыру кискен башлана: калтырата, температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә, көчле баш авыртуы, күңел болгану, косу күзәтелергә мөмкин. Муен һәм җилкә өлкәсендә, күкрәк һәм бил өлешендә, аяк-кулларда мускул авыртулары борчый.

Инфекциягә кем дучар?

Яшьләренә һәм җенесләренә карамастан, талпан энцефалиты белән зарарлануга барлык кешеләр дә дучар. Аеруча зур куркыныч урман хуҗалыгы, геолог-разведка партияләре хезмәткәрләренә, автомобиль һәм тимер юллары, нефть һәм газ үткәргечләре, электр тапшыру линияләре төзүчеләргә, топографларга, аучыларга, туристларга яный.

Вируслы энцефалиттан ничек сакланырга?

Талпан энцефалиты белән авыруны специфик булмаган һәм специфик профилактик чаралар ярдәмендә кисәтеп була. Специфик булмаган шәхси профилактика махсус саклагыч костюмнар (оешкан контингентлар өчен) яки җайлаштырылган кием куллануны үз эченә ала, ул каеш һәм обшлаг аша талпаннарның сиздерми генә керүенә юл куймаска тиеш. Күлмәк озын җиңле булырга тиеш, алар култыкта резинка белән ныгытыла. Күлмәк чалбарга, чалбар очлары оекбашларга һәм итекләргә тыгып куела. Баш һәм муенны яулык белән капларга.

Талпаннардан саклану өчен куркыту чарасы — репеллентлар кулланыла. Алар белән тәннең ачык урыннарын һәм киемнәрне эшкәргә мөмкин. Репеллентны кулланыр алдыннан инструкциясе белән танышырга кирәк.

Бөҗәкләрнең актив чорында талпан энцефалитының табигый чыганагында булган һәркем даими рәвештә үз киемен һәм тәнен үзе яки башка кешеләр ярдәмендә тикшерергә, ачыкланган талпаннарны алырга тиеш.

Санитар җыештыру

Акарицид эшкәртү ярдәмендә талпаннарга каршы чаралар үткәрү — алшарт булып тора. Урман массивларын төзекләндерү, шул исәптән санитар кисү, узган елдан калган коры үләнне бетерү, көнкүреш һәм урман чүп-чарларын юк итү. Кешеләр еш йөри торган территория участоклары: парклар, скверлар, зиратлар, балалар мәйданчыкларына аеруча игътибар бирергә кирәк. Сүз уңаенда, ел саен шәһәрдә парк һәм зиратлар биләмәсендә акарицид эшкәртү үткәрелә.

Русия Федерациясендә талпан вируслы энцефалитына каршы берничә вакцина теркәлгән. Талпан вируслы энцефалитны специфик кисәтү профилактик прививкалар календаре нигезендә үткәрелә. Эндемик учакларда эшләүче яки аларга чыгучыларга талпан энцефалитына каршы профилактик прививкалар ясала. Имин булмаган территорияләргә киткән барлык кешеләр дә прививка ясатырга тиеш.

Талпан энцефалитыннан вакцинаны табиб киңәшеннән соң поликлиника базаларындагы прививка пунктларында ясарга мөмкин.

Талларны ничек чыгарырга?

Моны яшәү урыны буенча поликлиниканың травматология пунктында, табиб ярдәмендә эшләү яхшырак. Талпанны зур саклык белән тартып алырга кирәк, нык итеп кадалган бөҗәкнең кабыгын өзәргә ярамый. Алынган талпанны тикшерү өчен микробиология лабораториясенә яки мондый тикшеренүләр үткәрүче башка лабораторияләргә тапшырырга кирәк.

 

Нәзирә ГАБИДУЛЛИНА, «Роспотребнодзор»ның территориаль бүлек начальнигы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: