Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 апрель 2023, 12:21

Шикәре тәмле дә бит, даруы ачы…

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шикәр чирен 21нче гасырның инфекцион булмаган эпидемиясе, дип атый.  

Шикәре тәмле дә бит, даруы ачы…
Шикәре тәмле дә бит, даруы ачы…

Диабет — организмда инсулинның җитешмәве яисә аның хәрәкәте түбәнәю аркасында барлыкка килгән эндокрин авыру.

Углеводлар тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәү сәбәпле, матдәләр алмашы бозыла, тән күзәнәкләренең «ачлыгы» башлана. Нәтиҗәдә кеше ябыга, хәлсезләнә. Чираттагы ризык кабул итү кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра, ә бу исә авыру билгеләрен көчәйтә. Әлеге чир тырнагыннан ничек сакланырга, диагноз куелган авыруларга алга таба ничек яшәргә, организмны нәрсәләрдән чикләргә? Бу хакта 1нче терапевтик бүлек мөдире, табиб-терапевт, табиб-эндокринолог Айрат Бирдин белән сөйләштек. Айрат Рәмиз улы шәһәр дәваханәсендә 2007 елдан эшли. 2015 елдан бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Әйтергә кирәк, 1нче терапевтик бүлектә нәкъ шикәр диабетлы авырулар дәвалана, чөнки биредә эндокринологик койкалар бар.

15 елда авырулар саны ике тапкырга арткан Медицина белгече белән әңгәмәбез рәсми саннардан башланды.

— Диабет бүген иң киң таралган авырулар исемлегенә керә, ул көннән-көн кискенрәк төс ала. Җир шарында яшәүче кешеләрнең якынча 5-7 проценты мәкерле чирдән интегә, — ди табиб-эндокринолог. — Артык тазалыктан иза чигүчеләр күбрәк булган төбәкләрдә әлеге күрсәткеч аеруча зур. Кагыйдә буларак, Африка илләрендә диабетлы пациентларның саны бик аз. Ә инде Америка кебек мул тормышлы континентлар шикәр чире буенча «алдынгылар» рәтендә. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең илдә дә авыруның үсеше күзәтелә. Моның төп сәбәпләре — гиподинамия ягъни физик активлык әзәю һәм мускул көче кимү, дөрес тукланмау, артык авырлык.

Шәһәр буенча статистика ни сөйли?

Шикәр авыруы диагнозы куелган кешеләрнең гомуми саны — 3210; шул исәптән,

1нче тип диабет — 195,

2нче тип шикәр чире — 3010 кеше (589 авыру — инсулинда, 2421е — таблеткаларда яши);

гестацион диабет — 4 пациент,

ач килеш гликемиянең бозылуы — 1 кеше.

Чагыштыру өчен, мин эшли башлаган чорда икенче дәрәҗә диабет белән исәптә торучылар саны 2 меңгә якын иде. Ягъни, унбиш ел эчендә әлеге күрсәткеч 50 процентка диярлек арткан! Әйтергә кирәк, сүз авыру ачыкланган очраклар турында гына бара. Ә бит арада үзләрендә диабет булуын әлегә белмәүчеләр дә бар. Алар анализлар тапшырмый, тикшерү узмый, табибка күренми. Авыз кибү, тиз ару кебек күренешләргә дә үтеп китәр әле, дип кенә карыйлар.

— Диабетның беренчел билгесе — ул сусау, — дип сүзен дәвам итә Айрат Рәмиз улы. — Элек артык күп су эчмәгән кешенең киресенчә эшли башлавы сагайтырга тиеш. Ул авыз кибүгә зарлана, суны да салкын килеш, суыткычтан алып эчәргә тырыша. Бу кандагы шикәр күләмен билгеләүче анализ тапшыру өчен беренче сәбәп. Икенче симптом — еш сию. Әгәр ул кешене төннәрен дә борчый икән, димәк, тикшеренү турында уйланырга вакыт. Өченче билге — хәлсезлек. Моңа кадәр ару хисе сизмәгән кеше эштә яки урамда йөргәндә үзен начар хис итә башласа, хәле бетүен тойса, шулай ук кичекмәстән табибка бару яхшы. Элек артык тазалыгы булган кеше сәбәпсез ябыга башласа, бу шулай ук диабетка шикләнелүче фактор булып тора. Моннан тыш башка билгеләргә дә (тирләү, тире һәм лайлалы тышчаларның кычытуы, аяк мускулларының көзән җыеруы, күз күрүе начарлану) игътибар итү зарур.

1нче һәм 2нче тип диабетның үзенчәлекләре

Шикәр авыруының ике төре бар. Аларның килеп чыгу сәбәпләре төрле. Беренче тип шикәр чире булганда ашказаны асты бизе зыян күрә һәм канда инсулин кирәгеннән азрак бүленеп чыга. Чирнең бу төре, гадәттә, балачакта яки үсмерлек чорында барлыкка килә. Тумыштан да күзәтелергә мөмкин. Беренче дәрәҗә шикәр чире туклану белән бәйле түгел, аңа геннар зарарлану зур йогынты ясый. Төрле вирус, грипптан соң да организм таушала. Бу авыруга дучар булучылар тиз арада тән авырлыгын югалта, нык сусау барлыкка килә. Пациентларны дәвалауда бары тик инсулин инъекциясе кулланыла.

Икенче тип диабет — авыруның дөньяда иң зур таралу алган төре. Мондый дигноз куелган кешеләрдә, киресенчә, инсулин артык була. Аңа башлыча 40тан өлкәнрәкләр дучар. Әгәр якын кешеләр, туганнар арасында икенче дәрәҗә шикәр чире белән авыручылар бар икән, бу очракта нәселдәнлек тә зур роль уйный.

Икенче төр диабетка китерүче сәбәпләр:

- симерү,

- аз хәрәкәтләнү,

- баллы һәм калорияле ризык белән мавыгу,

- психик травма, нерв системасы киеренкелеге,

- алкоголь, тәмәке тарту.

Моннан тыш вируслы инфекцияләр, панкреатит, ашказаны асты бизе авырулары һәм башка шундый чирләр сәбәпче булырга мөмкин.

— Кызганычка каршы, әлеге вакытта 2нче тип диабет «яшәрүгә» бара, — ди Айрат Бирдин. — Моны тормышыбызга «фаст-фуд» кебек күренешләрнең килеп керүе, яшь буынның фри бәрәңгесе, наггетс, кока-кола, пицца кебек ризыклар белән чамасыз мавыгуы, көннәр буена гаджетларда утыруы белән аңлатырга мөмкин.

Чиргә ничек бирешмәскә?

Яшәү рәвешен үзгәртү — диабетны кисәтү һәм дәвалауда иң нәтиҗәле ысул. Монда сүз күбрәк хәрәкәтләнү, физик активлыкны арттыру, шулай ук дөрес туклану турында бара. Табиб-эндокринолог билгеләгән препаратлар белән берлектә боларның барысы артык авырлыктан котылырга һәм хәтта 2нче тип диабетны тулысынча дәваларга булышачак.

— Бүгенге көндә шикәр чире белән көрәштә инновацион чаралар ассортименты арта, — дип ассызыклый табиб-эндокринолог. — Сәяси вәзгыять нинди булуга карамастан, бездә бөтен дөньяда таралу алган препаратларны куллануга чикләүләр юк. Моннан тыш, соңгы 5-6 елда Русиядә импортка бәйлелек кими, илебездә инсулин җитештерүче заводлар уңышлы эшләп килә.

Бүген һәр гаиләнең диярлек шәхси аптечкасында тонометр бар. Мин шулай ук өйдә куллану өчен глюкометр алырга киңәш итәр идем. Бу аппарат кыйбатлы түгел, төгәллеге югары. Сәламәт кеше кандагы шикәр күләмен контрольдә тотып, бу авыруны кисәтә ала. Кан басымы, пульс, авырлык, бил әйләнәсен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый.

Шикәр авыруы ир-атларда бил үлчәме 102 см, хатын-кызларда 88 смдан артык булган очракта барлыкка килергә мөмкин.

Шунысын да искәртеп үтәсе килә. Әгәр диабет диагнозлы кеше тиешле чараларны күрми икән, авыруы тагын да көчәергә мөмкин. Шикәр чире күзләргә, йөрәк тамырларына, нерв системасына, аякларга зыян китерү аркасында, кеше хезмәткә сәләтлеген югалтырга, хәтта инвалидка әйләнергә дә мөмкин.

Белгечләр түбәндәге пациентларга елына бер-ике тапкыр кандагы шикәрне тикшерергә киңәш итә:

- яшьләре 40тан артканнарга;

- диабет авырулы туганнары булганнарга;

- симерүдән интегүчеләргә.

Ә инде диспансерлаштыруны вакыты җиткән саен һәркемгә узарга киңәш ителә. Чөнки ул шикәр чирен генә түгел, башка авыруларны да ачыкларга ярдәм итә.

 

 

Аз-азлап һәм еш аша!

Табиб-эндокринолог Айрат Бирдиннан диабет диагнозлы кешеләр өчен туклану менюсы.

Артык авырлыктан иза чигүче шикәр чирлеләргә көненә 5-6 тапкыр, өлешләп ризыкларны кабул итү яхшы. Диета өчен чи һәм тозлы кәбестә, салат, шпинат, яшел борчак, кыяр-помидор куллану киңәш ителә. Диабет вакытында аеруча зур зыян күрүче бавыр эшчәнлеген көйләү максатында, туклану рационына эремчек, кытай борчагы (соя), солы ярмасын кертү зарур.

Өй шартларында төрле продуктларны кушып яки алып кулланырга мөмкин универсаль диета:

- кара икмәк (көненә 200-350 гр, табиб күрсәтмәсе буенча);

- артык майлы булмаган ит яки балыктан җиңелчә ашлар (атнасына 1-2 тапкыр, яшелчәләр кушарга була);

- тавык, эре мал, күркә, куян итеннән, балыкның майсыз төрләреннән (судак, треска, чуртан, сазан һ. б.), койкалы (заливное) ашамлыклар;

- яшелчәләрдән (кәбестә, салат, брюква, редис, кыяр, кабачки, чөгендер, кишер) пешкән һәм чи ризыклар;

- кузаклылардан, ярмалардан гарнир (дөге һәм манныйдан башка), каты сортлы бодайдан макарон (чикле күләмдә);

- йомырка (омлет яки пешәр-пешмәс итеп әзерләнгән, көненә 2 данәдән артмаска тиеш);

- әчкелтем һәм әчкелтем-баллы җиләк-җимешләр (Антонов алмасы, лимон, апельсин, кызыл карлыган, клюква һ. б.) — көненә 200 граммга кадәр чи яки ксилит, сорбитта ясалган компот рәвешендә;

- сөт — табиб рөхсәте белән, кефир, простокваша (көненә 1-2 стакан), эремчек (50-200 гр) һәм алардан әзерләнгән ашамлыклар;

- сөтле чәй, каты булмаган кофе, томат согы, газсыз минераль су;

- атланмай, көнбагыш мае (көненә 40 гр).

Көн дәвамында кабул ителгән сыеклык күләме (шулпаларны да исәпкә алып) — 5 стаканга кадәр. Диетада витаминнар булырга тиеш, шуңа күрә менюга икмәк пешерүдә кулланган һәм сыра чүпрәсе, шиповник төнәтмәсе кертергә кирәк.

Диабет авыруларына тыелган ризыклар: конфет-шоколад, кондитер эшләнмәләре, варенье, бал, туңдырма, югары сортлы оннан камыр ризыклары, ачы, хуш исле, тозлы, ысланган закускалар, сарык һәм дуңгыз мае, алкогольле эчемлекләр, виноград, банан, йөзем, груша, карбыз-кавын.

 

 

Түбәндәге 7 билге шикәрне артык күп куллану турында сөйли:

  1. Һәрвакыт тамак ач кебек тоелу

Составында шикәр күп булган азык-төлекне артык еш кулланасың икән, канда глюкоза күләме дә күпкә арта. Нәтиҗәдә, ул күзәнәкләргә үтеп керә алмый башлый. Шуның аркасында организм үзенә кирәк булган энергияне ала алмый һәм гел ашап торуны таләп итә.

  1. Һәрвакыт хәлсезлек сизү

Монда да гел ашыйсы килүгә охшаган ситуация.

  1. Кече йомышның ешаюы

Канда шикәр күләме артып китә икән, бөерләр сыеклыкны тиешле дәрәҗәдә эшкәртә алмый башлый. Шуның аркасында организм канны күзәнәк тирәсендәге сыеклык белән эретә, ә бу еш кысталуга китерә.

  1. Йогышлы чирләр килеп чыгу

Канда шикәр күп булу бактерийларга үрчергә менә дигән җирлек тудыра.

  1. Авыз кибү

Гел эчәсе килә һәм авыз кибә икән; димәк, шикәрне күп кулланасыз. Болар — аның иң төгәл билгеләре.

  1. Тәннең корылыгы

Тәнегез артык коры һәм кычыта икән — бу шулай ук шикәрне күп куллануыгыз турында сөйли.

  1. Игътибарны туплый алмау

Шунлыктан, кеше әкрен уйлый, тиз генә карарлар кабул итә алмый башлый.

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: