Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 апрель 2023, 12:19

Сәламәт бала тәрбияләү — туктаусыз иҗат ул

Русия Президентының «Булачак әнинең сәламәтлеге» грантын гамәлгә ашыру кысаларында, Октябрьскийда Башкортстан Республикасы хатын-кызлар Союзы шәһәр берләшмәсе вәкилләре белән берлектә репродуктив потенциалны саклау буенча гүзәл затларны укыту оештырды.  

Сәламәт бала тәрбияләү — туктаусыз иҗат ул
Сәламәт бала тәрбияләү — туктаусыз иҗат ул

Күп юнәлешле һөнәри көллияттә узган чарада 13-17 яшьлек кыз балалар, әниләр, дәү әниләр, сәламәтлек клубы әгъзалары — волонтерлар катнашты.

Фойеда кунаклар картиналар, китаплар, милли киемнәр һәм камыр ризыкларын тәкъдим итүче күргәзмәләр белән таныша алды. Тантаналы ачыштан соң медицина фәннәре докторы, профессор, БРның атказанган фән эшлеклесе, проект җитәкчесе Н. Егорова; социология фәннәре кандидаты, фәнни-тикшеренү эшләре буенча философия һәм социология факультеты деканы урынбасары, БашДУның социология һәм яшьләр белән эшләү кафедрасы доценты Н. Лавренюк-Исаева; медицина фәннәре кандидаты, табиб акушер-гинеколог, эндокринолог О. Егорова; адвокат, Русия юристлар ассоциациясе әгъзасы Н. Крылова; табиб, спорт медицинасы буенча БР сәламәтлек саклау Министрлыгының штаттан тыш баш белгече Н. Бикбаева хатын-кыз сәламәтлеге темасы буенча чыгыш ясады, осталык дәресләре һәм физкультура күнекмәләре үткәрде.

Сәламәт баланы тәрбияләү җиңел түгел, моны һәркем белә. Бала сәламәтлеге, башлыча, ата-аналарның физик һәм рухи торышына бәйле. Саулыкка туймаган хатын-кыз фикерләү, иҗат итү, ярату, бала тудыру һәм аны тәрбияләү кебек вазыйфаларны үз эченә алган тулы кыйммәтле тормыш кора алмый. Өстәвенә кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итүче шаукымнар: инфекцияләр, имгәнүләр, стресслар, дөрес тукланмау, зарарлы гадәтләр тагын да ишәя бара. Тормышыбыздагы яман күренешләрнең берсе булган эчкечелек ир-атлар арасында гына түгел, хатын-кызларда да чәчәк ата. Булачак ананың канындагы алкоголь яралгыны саклый торган сыекчага эләгә һәм аны агулый. Беренче өч айда яралгы тышкы тәэсиргә аеруча тиз бирешә. Нәкъ менә шул чорда эчке әһәмиятле органнарга нигез салына. Яралгының хәмердән агулануы гариплеккә — акыл зәгыйфьлегенә, аяк яки кулларның булмавына, бармакларның ябышып үсүенә, аңкауның йомшак булуына китерә. Әлбәттә, иманлы, тәртипле, сабыр, тыйнак аналар гына үзләренә охшаган яңа буын тәрбияли ала. Бала мәхәббәт һәм иркәләүгә, игътибар һәм нечкә хисләргә мохтаҗ, аларны исә яхшы, тату, гаилә генә бирә ала. Халкыбызның физик һәм рухи яктан сәламәт булуын теләсәк, беренче чиратта аналарның әхлаклы, сәламәт булуына ирешүебез кирәк. Шулай итеп, сәламәт бала тәрбияләү безнең барыбызның да туктаусыз иҗат эше.

Лекцияләр барышында кыз балаларның сәламәтлегенә хәвеф белән янаучы факторлар, тәмәке тарту, алкоголь куллану кебек начар гадәтләрнең репродуктив функцияләргә тискәре йогынтысы, физик һәм рухи торышны тәртиптә тоту өчен спорт күнекмәләренең файдасы, дөрес туклану, витаминнар кабул итү кагыйдәләре һәм башка мөһим сорауларга җавап бирелде. Мастер-класслар исә гүзәл затларның хокукый грамоталылыгын, социаль яклануын үстерү; аларны сәламәтлек өчен файдалы табигый продуктлар белән таныштыру; әниләр һәм дәү әниләргә балалар, оныкларга өйрәтергә кирәкле кагыйдәләрне искәртү максатын күзаллады.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: