Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 апрель 2023, 10:50

2022 елда сәламәтлек саклауны үстерүгә 104 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән

Башкортстан Хөкүмәтенең өстенлекле бурычларының берсе — кешенең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, шулай ук аның гомер озынлыгын арттыру.

2022 елда сәламәтлек саклауны үстерүгә 104 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән
2022 елда сәламәтлек саклауны үстерүгә 104 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән

Росстат мәгълүматлары буенча, төбәктә гомер озынлыгы уртача Русия күрсәткечләреннән артып, 73,01 ел тәшкил итә.

— Сәламәтлек саклауны үстерүгә 104 млрд сумнан артык акча юнәлтелде. Соңгы өч елда 11 эре медицина объекты төзелде. Алар арасында дүрт йогышлы авырулар госпитале бар. Пандемия вакытында алар безнең ихтыяҗны тулысынча каплады: 43 меңнән артык кеше дәваланды, — дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

2022 елда халык арасында үлем кимегән. 2021 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 17 550 кешегә, яки 26,4 процентка азайган. Сабыйлар үлеме күрсәткече 25,3 процентка кимегән һәм 1000 тере туган балага 4,2 тәшкил иткән.

 — Республиканың сәламәтлек саклау тармагын үстерүнең төп юнәлеше — кешеләрнең сәламәтлек дәрәҗәсен һәм халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеген арттыру максатында медицина профилактикасы өстенлеге белән беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү. Авыруларны кисәтү һәм халыкның үлем дәрәҗәсен киметү чараларының берсе булып өлкән халыкның билгеле бер төркемнәренә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру чаралары уздыру тора. Узган елда 1 миллион 285 мең 387 кеше тикшерелгән, 359 меңнән артык кеше тирәнтен диспансерлаштыру үткән, — дип хәбәр итте Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

2022 елда сәламәтлек саклауның төп бурычы булып «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру торды. Аны финанслауның гомуми күләме 7,98 млрд сум тәшкил иткән (шуның 6,01 млрд сумы – федераль бюджет акчалары, 1,97 млрд сумы – БР бюджеты акчалары). Санитар авиация медицина модуле белән АНСАТ вертолетында 173 очыш ясаган, 179 пациент эвакуацияләнгән, шуларның 46сы — балалар. 

17,5 млрд сумнан артык медицина җиһазы сатып алынган. 299 берәмлек санитар автотранспорт тапшырылган. Өч ел эчендә республикада 258 ФАП һәм табиблык амбулаториясе файдалануга тапшырылган. Нәтиҗәдә, өстәмә рәвештә медицина хезмәте белән 150 меңнән артык авыл кешесе колачланган.

«Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү, шул исәптән балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыру» төбәк проекты кысаларында Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге төзелеше дәвам итә.

Башкортстанда халыкка медицина ярдәмен оештыруның өч дәрәҗәле системасы эшли: йорт хуҗалыкларыннан һәм фельдшер-акушерлык пунктларыннан алып республика һәм федераль югары технологияләр үзәкләренә кадәр. Муниципальара медицина үзәкләре һәм эре республика сәламәтлек саклау учреждениеләре эшендә заманча медицина технологияләре һәм иң яңа җиһазлар нәтиҗәле кулланыла.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: