Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 март 2023, 16:50

Мәкерле чир турында белү кирәк

Үлемгә китерүче инфекцияле авырулар арасында туберкулез — икенче урында, ул ВИЧ һәм СПИДтан гына калыша.  

Мәкерле чир турында белү кирәк
Мәкерле чир турында белү кирәк

Туберкулез чире 1882 елда Берлинда доктор Роберт Кох тарафыннан ачылган. Мәгълүматларга ярашлы, бүген дөньяда 10 миллионга якын кеше туберкулез белән авырый. Ел саен мәкерле чирдән миллион ярымлап кешенең гомере өзелә. Ачык формадагы туберкулез белән авыручы аны елына 10-15 кешегә ияртергә мөмкин. Бронхит, гастрит, ашказаны җәрәхәте, шулай ук ВИЧ, гепатит белән авыручыларның аны йоктыру куркынычы зур. Шикәр чирлеләр туберкулез белән 5-10 тапкырга ешрак авырый (сүз башлыча 20-40 яшьлек ир-атлар турында бара).

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында югары категорияле табиб-фтизиатр Хәлимә Шәймарданова (фотода) белән очрашып, мөһим тема буенча әңгәмә кордык. Хәлимә Фәррах кызы Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының Октябрьский филиалында 35 ел дәвамында эшли.

Көчле ихтыяр һәм хезмәт сөю яшьтән бирелгән

Медицинаның иң катлаулы участокларының берсендә хезмәт куючы белгечләр олы хөрмәткә лаек. Туберкулез диспансерында эшләү өчен зур ихтыяр көче, сабырлык һәм үз һөнәреңне ихластан ярату кирәктер ул. Хәлимә Фәрраховна «Туган як» гәзите белән даими хезмәттәшлек итүчеләрдән. Йогышлы авырулар турындагы язмаларны китерә. Ул редакциягә килеп кергән саен бүлмәбез яктырып, нурланып киткәндәй була. Аңардагы бетмәс-төкәнмәс энергия, ихлас елмаю башкаларга да күчә сыман…

Хәлимә Шәймарданова тумышы белән төп Октябрьскийныкы. Кечкенәдән язмышның иң авыр сынавына — ятимлек ачысына дучар була ул. «Әтием миңа бер яшь булганда үлгән, ә 3нче класста укыганда инәкием дә вафат булды, — ди әңгәмәдәшем. — Мин Мулла микрорайонында яшәүче абзыкайлар гаиләсендә үстем. Бик шук, ныкышмалы, тырыш идем, табиб булырга хыялландым. Дус кызлар белән бер-беребезне «дәвалап», «укол» кадап, «врачлы» уйнарга ярата идек».

Балачак хыялын тормышка ашыру максатыннан унынчы сыйныфтан соң медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, юллама буенча Караидел районы Кызыл Үреш авылына эшкә китә. Биредә медсестра булып эшли. Берникадәр вакыттан Октябрьскийга кайта. Өч ел ярымнан белемен үстерү максатында Уфага медицина университетына юллана. Дәвалау эше бүлегендә укый, бер ел интернатура уза. Аннары югары белемле яшь белгеч буларак туган шәһәренә кайта. Туберкулез диспансерында табиб булып эшли, 2015 елдан бирле бүгенге көнгәчә бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Хезмәт бурычларына стационардагы пациентларга дәвалау чараларын билгеләү, аларның торышын тикшереп тору, чакыру буенча травматология, неврология, терапия бүлекләренә барып, белешмәләр бирү һәм башкалар керә. Моның өстенә әле документлар белән эшләү, һәр авыру буенча исәп алып бару да бар. Октябрьский туберкулезга каршы көрәш диспансеры (филиал җитәкчесе — Н. Миндәүләтова) шәһәрдәшләрне, шулай ук Бакалы, Ярмәкәй, Шаран районнарында, Туймазы шәһәре һәм районында яшәүчеләрне (барысы 302 мең 857 кеше) хезмәтләндерә. Медицина учреждениесенең төп эшчәнлеге яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә, туберкулез буенча эпидемиологик вәзгыятьне күзәтүдә тотуга, авыруны башлангычында ачыклау һәм профилактикалауга юнәлтелә. Бүгенге көндә филиалда 65 белгеч, шул исәптән 9 табиб, 28 шәфкать туташы, 7 кече медицина персоналы һәм 21 башка хезмәткәрләр эшли. Моннан тыш берьюлы ике урында хезмәт куючы өч табиб бар (рентгенолог, фтизиатрлар). Өч табиб һәм унөч шәфкать туташы югары категориягә ия.

Диспансерда тәүлек әйләнәсенә эшләүче 65 кешелек ятак урыннар һәм 8 урынга исәпләнгән көндезге стационар гамәлдә. 2022 елда анда 291 кеше госпитализацияләнгән (Октябрьскийдан — 119; Бакалыдан — 11; Ярмәкәйдән — 14; Шараннан — 13; Туймазыдан — 134).

Туберкулез белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 23.6 тәшкил итә (узган елларга карата 3 процентка арту күзәтелә).

Чирнең таралуы күрсәткече 2022 елда 54.3 булган, элеккеге чорга карата 10 процентка кимегән.

Шәһәр буенча туберкулездан үлүчеләр саны 34,6 процентка әзәйгән (2022 елда — өч кеше; 2021дә — 4; 2020дә — 2; 2019да — 6; 2018дә — 4).

Диспансерда РФ сәламәтлек саклау министрлыгы приказларына ярашлы авыруларны тикшерү, дәвалау, комплекслы тукландыру оештырыла. Пациентларны дәвалауда химиотерапиядән тыш, гепатопротекторлар, антиоксидлаштыргыч, витаминлы һәм физиотерапия (ингаляция, электрофорез, лазер, УВЧ һ. б.) кулланыла. Шулай ук патогенетик чаралар каралган — гормоннар, витаминнар һәм башкалар.

2022 елда 845 кешегә Шафраново, Аксаково, Лесное, Глуховская һәм башка шифаханәләргә юллама бирелгән. «Толпар» туберкулезга каршы шифаханәсендә — 84, аның Октябрьский филиалында 404 бала ял иткән.

Эшсезлек һәм әхлаксызлык чире

Хәлимә Шәймарданова туберкулез авыруына китерүче сәбәпләр, аның билгеләре һәм саклану чаралары турында сөйләп үтте.

— Инфекция чыганагы булып туберкулез микобактерияләрен яисә Кох таякчыгын бүлеп чыгаручы авыру кеше тора, — ди күпьелык тәҗрибәгә ия медицина белгече. — Күпчелек очракта туберкулез һава юлы белән иярә, мәсәлән, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә, шулай ук микобактерияләр табылган какырык, төкерек буялган җирләргә тотынганда. Шуңа күрә кибеттә, урам-паркларда, башка җәмәгать урыннарында булганда сак булу, гигиена таләпләрен үтәү зарур. Аеруча нәни балаларга хәвеф яный. Аларның иммун системасы нык булмаганлыктан, чирне авыр үткәрәләр. Ике яшькә кадәрге сабыйларда инфекция таралу һәм милиар туберкулез, туберкулез менингиты һәм сепсисы барлыкка килү ихтимал.

Бүгенге заманда туберкулез чиренең таралуына китерүче төп сәбәпләр булып эшсезлек, әхлаксыз тормыш рәвеше тора.

Элек авырулар тәртиплерәк иде. Хәзер сукбайлар күбәйде, аларның хезмәт һәм яшәү урыны да юк, вакытында флюорография, профилактик тикшерү үтмиләр, начар тукланалар. Стационарда да башлыча шундыйлар дәвалана. Күпчелеге 40 яшьләр тирәсендә, эшкә сәләтлеләр, димәк. Әмма алар эшләмичә, сукбайлыкта көн күрүне кулай күрә. Эчкечелек сазына батканнар, наркомания афәтенә дучар булганнар, төрмәдән кайтканнар да бар. Дус-танышлары белән бер стаканнан эчәләр, бер савыттан ашыйлар, дигәндәй. Шул рәвешле куркыныч чирләрне тараталар. Монда бит сүз туберкулез гына түгел, ВИЧ, гепатит кебек авырулар турында да бара. ВИЧ белән авырганда, туберкулез барлыкка килү куркынычы 20-25 тапкыр арта. Тәмәке тарту да зыянлы, 20 процентыннан артык очрак тәмәке тартуга бәйле.

Хәлимә Фәрраховнаны тыңлаганда күз алдыннан бер-бер артлы күңелсез, хәтта ки куркыныч күренешләр уза. Тубдиспансерда эшләүчеләргә алла ярдәм бирсен, дип уйлап куясың.

— Безнең эштә медик һөнәреннән тыш, яхшы психолог булу да кирәк, —ди табиб, минем уйларны ишеткәндәй. — Пациентларның һәрберсендә үз холкы, шуңа күрә алар белән уртак тел таба белү мөһим. Берәүләре белән катырак сөйләшсәң, икенчеләренә исә җайлап кына тиешле гамәлләрне төшендерәсең.

Туберкулезның билгеләре бармы?

«Әлеге мәкерле чир башта үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин, авыртынулар да булмый, — ди әңгәмәдәшем. — Кайчагында салкын тию, пневмония кебек билгеләр була. Авыру катлаулангач исә стаканлап какырык чыга башлый, ютәл көчәя. Кешенең хәле бетә, температурасы 37-38 градуска күтәрелә. Бу инфекция барлык органнарга һәм тулаем организмның үзенә зур зыян сала. Кызганычка каршы, стационарга күпләр туберкулезның катлауланган чорында гына килеп эләгә. Ә бит диагноз никадәр иртәрәк ачыкланса, яхшырак. Вакытында башланган һәм эзлекле рәвештә үткәрелгән дәвалау курсы авыруның терелүен гарантияли. Табибка мөрәҗәгать итүне соңгы чиккә кадәр кичектерү инвалидлыкка, хәтта үлемгә дә китерә. Шуңа күрә әгәр авыру билгеләре күзәтелсә, табиб-терапевтка, педиатрга яки фтизиатрга мөрәҗәгать итү һәм тикшерү узу зарур. Әйтергә кирәк, үпкәдән тыш бөер, бәвел юллары, буын, тире, сөяк туберкулезы да була. Андыйларны Уфага җибәрәбез. Кеше остеохондроз дип йөри, ә җентекле тикшерү умыртка сөягенең зарарлана башлавын күрсәтә. Туберкулезның мондый төре йогышлы түгел. Искәрмә булып бәвел юлларындагы кайбер очраклар тора. Аңа дучар булган хатын-кызлар хәтта бала табуга сәләтсез булып калырга мөмкин».

Нинди профилактика чаралары күрергә кирәк?

— Иң беренче чиратта туберкулезга каршы прививка эшләтү (БЦЖ-М вакцинасы бала тудыру йортында сабый туып, 3-7 көн үткәч ясала) һәм иммунитетны саклау өчен 7,14 яшьтә янәдән вакциналау, — ди Хәлимә Шәймарданова. — Шулай ук прививкалар арасында бала туберкулез белән авырмыймы икәнен тикшерәләр, ягъни Манту реакциясен карыйлар. Моннан тыш, диаскинтест дип аталучы махсус эремә инъекциясе кулланыла. Өлкәннәр арасында чирне башлангыч чорда ачыклауда төп ысул — флюорография. Әлеге тикшеренү ысулы туберкулезны гына түгел, ә яман шеш, пневмония, үпкә авыруларын да күрергә ярдәм итә. Якын кешеләр арасында туберкулез очраклары ачыкланганда, флюорография алты айга бер тапкыр билгеләнә. Шулай ук авырулар белән элемтәгә керүчеләр; чакыру буенча хәрби хезмәткә алынучылар; ВИЧ-инфекцияле кешеләр; савыгып, туберкулезга каршы медицина оешмаларында диспансер хисабыннан төшерелгән затлар (беренче 3 ел); наркология һәм психиатрия учреждениеләрендә диспансер исәбендә торучы пациентлар; билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар тикшерүне елга 2 тапкыр узарга тиеш.

Организмның табигый каршы торучанлыгы нык булса, туберкулез куркынычы янамый. Хезмәт белән ялны чиратлаштыру, дөрес һәм вакытында туклану (аз-азлап булса да еш ашарга кирәк), сәламәт тормыш рәвеше алып бару, тәмәке һәм аракыдан баш тарту — барысы да чиргә каршы киртә булып тора.

Хәлимә Фәррах кызына кызыклы әңгәмә өчен  рәхмәт белдерәбез, шәһәребезнең медицина белгечләренә  авыр һәм дә җаваплы эшләрендә зур уңышлар, нык саулык, гаилә иминлеге теләп калабыз!

 

Сүз ахырында.

24 мартта 08.00-17.00 сәгатьтә Октябрьскийның туберкулезга каршы диспансерында ачык ишекләр көне үткәреләчәк. Бу көнне табибларга күренергә, кан-бәвел, шулай ук сулыш юлларыннан һәм үпкәдән бүленеп чыга торган лайлалы эрен анализлары тапшырырга, күкрәк читлегенә рентген ясарга, флюорография үтәргә мөмкин. Анализлар бирү бушлай.

 

Лилия ГАБИТОВА
Аида ХАННАНОВА фотосы

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: