Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 март 2023, 17:00

Геморрагик бизгәк — сак бул!

Кояш нурларын көннән-көн мулрак сипкән, табигать уянып килгән яз аена кердек. Бу чорда бакчада, ишегалдында актив эш башлана — җыештырабыз, тырмалыйбыз, себерәбез. Барына да җитешергә кирәк дип ашыкканда иң мөһимен, ягъни үз-үзеңне саклау турында онытып та җибәрәбез. Беренче карашка артык зарарлы булып күренмәгән чүп-чар арасында куркыныч чир китереп чыгаручы вируслар булырга мөмкин.

Сүз бөер синдромлы геморрагик бизгәк турында бара. Башкортстанда тычкан бизгәге табигый чыганаклы чирләр арасында иң киң таралганы. Безнең төбәктә әлеге авыруны таратучылар булып кыр тычканнары санала. Вирус аларның канында бар һәм гадәттә һава-тузан юлы белән кимерүчеләрнең тизәге, селәгәе, бәвеле аша кешегә йога. Геморрагик бизгәк биналарны җыештырганда, бакчада яки басуда эшләгәндә, чүп-чарны яндырганда, тычканнар зарарлаган ризыкларны кулланганда, гигиена таләпләрен үтәмәгәндә йогарга мөмкин. Авыруны шулай ук урманда агач кискәндә, печән әзерләгәндә, гөмбә, җиләк-җимеш җыйганда эләктерү куркынычы яный. Соңгы елларда паркларда да инфекция белән зарарлану очраклары күзәтелә.

Статистика мәгълүматларына ярашлы, Октябрьский шәһәре биләмәсендә 2022 елда геморрагик бизгәк белән авыруның 92 очрагы (шул исәптән, 6 бала) теркәлгән. Йөз мең кешелек халыкка 80,89 күрсәткече дигән сүз бу. 2021 елда 23 очрак (20,16 күрсәткече) булган. Димәк, узган елда инфекция эләктерүчеләр саны дүрт тапкырга арткан.

1нче шәһәр дәваханәсенең штаттан тыш баш табиб-эпидемиологы Нелли Мөхәмәтова геморрагик бизгәкнең куркынычы, авыруның ничек йогуы, аның беренче билгеләре, инфекция эләктермәс өчен нинди профилактик чаралар күрү мөһимлеге турында сөйләде.

Тычкан бизгәге йоктыру кемгә яный?

Хәвеф төркеменә беренче чиратта актив яшьтәге ир-егетләр (16-50 яшь), гадәттә, сәнәгать предприятиеләре эшчеләре, водительләр, тракторчылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре керә (70%). Балалар, хатын-кызлар һәм өлкәннәр сирәгрәк чирли (3-5%). Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, урман биләмәсендә урнашкан җәйге лагерьларда, шифаханәләрдә ял итүчеләр аеруча сак булырга, санитар таләпләрне үтәргә тиеш. Ата-аналар балаларына кулларны даими юу, җиләк-җимешне термик эшкәртү кебек кагыйдәләрне искәртеп торырга онытмасын иде. Бүгенге заманда урман җиләген юмыйча гына өзеп кабу да куркыныч, чөнки үсемлекләрнең кимерүчеләр белән зарарланган булуы ихтимал.

Чирнең төп билгеләре

Тычкан бизгәгенең беренче билгеләре сизелгәнче 7-14, иң күбе 40 көн үтәргә мөмкин. Ул гадәти салкын тию кебек башлана, температура күтәрелә, тамак, баш, буыннар авырта, хәл бетә, костыра, эч китә. Кайбер авыруларда томау, ютәл, кыска вакытка күз күрүе начарлану, күз алдында нокталар сикерешү булырга мөмкин. 3-5нче көннәргә бил һәм эч авырту өстәлә, кайвакыт тәнгә кызыл таплар чыга. Бөерләр функциясе бозыла, авыз кибә. Беренче билгеләр сизелү белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү бик хәвефле, дәвалану бары тик стационарда үткәрелергә тиеш.

Авыру нәрсәсе белән куркыныч?

Геморрагик бизгәк сәламәтлеккә җитди зыян китерә һәм катлаулылыклар китереп чыгара. Әлеге авыру кан тамырларын зарарлый, эчке органнарга, нигездә бөерләргә кан сава, алар сафтан чыга, организмда инфекцион-токсик шок башлана (кан басымы кискен төшә, пульс әкренәя һәм кеше аңын югалта), эчке кан китүләр күзәтелә.

Геморрагик бизгәктән саклану чаралары

Әлеге вируска каршы махсус вакцина да, кимерүчеләрдән тулысынча арыну ысуллары да юк. Әмма тычкан-күселәргә яшәү, үрчү, биналарга үтеп керү мөмкинлеген киметү юллары бар. Нәкъ шушы максаттан Октябрьскийда язын-көзен сезонлы профилактик чаралар үткәрелә. Алар кысаларында бина-подвалларда, парк-зиратларда һәм башка җәмәгать биләмәләрендә дератизация уздырыла. Бу чорда предприятиеләр үзләренә беркетелгән биләмәләрдә саклык чаралары оештырырга тиеш. Эпидемиологик күрсәткечләр буенча, дератизация ешрак та үткәрелергә мөмкин.

Үз чиратында, милек хуҗалары өйдә, бакча участокларында кимерүчеләрдән саклану чараларын күрә. Иң мөһиме — йорт, бакча тирәләрендә тычкан-күселәр үрчүгә юл куймау. Яз-көз айларында капканнар кую, махсус агулау чаралары куллану (йорт хайваннары булмаганда) яхшы нәтиҗә бирә. Бакчаны, ихатадагы корылмаларны, дача өйләрен эш халаты, резина перчаткалар, махсус күзлек һәм битлек киеп, дезинфекцияләүче сыекчалар белән чистарту зарур. Иң башта бинаны яхшылап җилләтергә, ә урын кирәк-яракларын үтүкләргә, яки кояшта киптерергә кирәк. Үлгән тычканнарны яндыру яки 50 сантиметрдан тирәнрәк итеп күмү киңәш ителә.

Бакчада тычканнарга оя булып хезмәт итәрдәй азык калдыкларын, кипкән үлән, төзелеш чүбен өеп сакламаска. Печән, салам, утын әзерләгәндә, җирдә эшләгәндә шәхси гигиена таләпләрен үтәү зарур. Бияләй, медицина битлеге кияргә, эшләгән вакытта ашамаска, тәмәке тартмаска, эш беткәч кулларны сабынлап юарга кирәк.

Туристик сәфәргә, урманга пикникка барганда ял итү һәм палатканы кую өчен ачык урыннарны, болынлыкларны, чүпсез, ауган агачлар булмаган җирләрне сайлау, салам, печән кибәннәреннән ерак булу яхшы. Учак ягарга коры-сары җыйганда авыз-борынны берничә кат марля яисә яулык белән капларга онытмагыз.

Ашамлыкларны тычканнар зарарларлык итеп калдырмаска, тыгыз ябылган савытта сакларга, кимерүчеләр тигән очракта, ул ризыкларны юк итәргә киңәш ителә. Яшелчә-җимешне ашар алдыннан яхшылап юарга һәм кайнап чыккан су коеп алырга кирәк.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булу, гади генә таләпләрне үтәү зур күңелсезлекләрне кисәтергә ярдәм итәчәк. Сәламәт булыгыз!

Материалны Л. Габитова әзерләде

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: