Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 гыйнвар 2023, 16:18

Медицина белгечләрен үзебездә әзерләячәкләр

Октябрьскийда Туймазы медицина көллияте филиалын ачу тантанасы узды.  

Медицина белгечләрен үзебездә әзерләячәкләр
Медицина белгечләрен үзебездә әзерләячәкләр

Чарада Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Динара Еникеева, Туймазы медицина колледжы директоры Айгөл Әхмәтова, Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, 1нче шәһәр дәваханәсе баш табибы Сергей Иванов, БР медицина мәгълүмати-аналитик үзәге директоры Роза Яхина, укытучылар, студентлар катнашты.

Медиклар составын яңарту, яшәртү кирәк

Медицина көллияте филиалы ачылуы — шәһәребез өчен мөһим вакыйга. Чөнки соңгы елларда бу өлкә белгечләренә ихтыяҗ нык артты. Мондый хәл республиканың башка төбәкләрендә дә сизелә.

Бүгенге көндә Башкортстанда ике меңнән артык фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә. Соңгы елларда аларны төзекләндерү, яңаларны төзү эше дәвам итә. 2019 елда, «Сәламәтлек саклау» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, 250дән артык фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган. Яңа ФАПларга урта медицина белгечләре кирәк, сүз башлыча медколледжларны тәмамлаучылар турында бара. Әлеге вакытта республикада медикларның уртача яше — 48. Нәкъ шуңа күрә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, Нефтекама, Октябрьский, Учалы шәһәрләрендә һәм Мәсәгут авылында дүрт медицина көллияте филиалы ачылды. Республика бюджетыннан шәһәребездә филиал оештыруга 19 800 000 сум күләмендә субсидия бүленгән. Бу акчалар ярдәмендә медсанчастьтәге 1нче стационар биләмәсендәге элеккеге амбулатор хирургия үзәге бинасы капиталь ремонтланган, анда янгын сигнализациясе көйләнгән, видеокүзәтү системасы һәм җылылык исәпләү узелы монтажланган. Шулай ук парта-урындыклар, такта-стеллажлар, ноутбук-компьютерлар, принтерлар, интерактив панель, проекцион экран сатып алынган. Учреждение китапханәсендә барлык кирәкле әдәбият һәм электрон чыганаклар белән файдалану мөмкинлеге бар.

Белемне практикада ныгыталар

Тантанага килгән кунаклар филиалдагы уку кабинетлары белән танышып чыкты. Һәр бүлмәнең тулы күләмдә тиешле әсбаплар белән җиһазландырылган булуы игътибардан читтә калмады, әлбәттә. Мәсәлән, клиник практикага кадәр кабинетка күз салыйк. Биредә хастаханә шартларына якын мохит булдырылган. Студентлар, муляжлар кулланып, шәфкать туташы белергә тиеш күнекмәләрне (тән тиресен, лайлалы тышчаларны, стомаларны тәрбияләү, инъекцияләр ясау) башкара. Күпгамәлле итеп ясалган бүлмәдә процедуралар, җәрәхәтләрне бәйләү, интенсив терапия бүлекләре эшен дә оештыру мөмкин.

— Хәзер октябрьскийлылар чит төбәккә китмичә генә «Шәфкать туташы» белгечлеген үзләштерә ала, — дип ассызыклап үтте Айгөл Әхмәтова. — Студентлар шәфкать туташы эшеннән тыш, онкология, хирургия, травматология кебек юнәлешләрне өйрәнәчәк, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрә һәм дефибриллятор белән дә куллана беләчәк.

Форсаттан файдаланып, учредитель — безгә медицина көллияте филиалын әзерләү, ачу һәм арытаба җитәкчелек итү йөкләмәсен ышанып тапшырган Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерәсе килә. Иң катлаулы этапны үтүдә (проектлау, норматив документларны хәстәрләү, ремонт эшләре) безгә социаль партнер Сергей Иванов зур ярдәм күрсәтте, уку йорты өчен шушы уңайлы ике катлы бинаны бүлеп бирде. Рөхсәт итүче документларны юллауда булышлык иткән шәһәр хакимиятенә дә рәхмәтлебез. Шулай ук ата-аналарның, педагогик коллективның, башка хезмәткәрләрнең бинаны әзерләүдә катнашуларын, безгә һәрвакыт теләктәшлек белдерүләрен билгеләп үтәсе килә. Кадерле укучылар, сезгә тырышып уку белән берлектә күңелле студент еллары да телим. Медицина колледжында үткәргән вакыт күңелләрегездә иң ямьле, кызыклы чор булып саклансын!

Хыяллар тормышка аша!

Сүз уңаеннан, агымдагы елда Туймазы медицина колледжының Октябрьский филиалында «Шәфкать туташы» белгечлеге буенча 50 студент укый. Киләсе елларда бу санны арттыру күзаллана. 2024 елда филиалда 200дән артык студент белем алачак.

— Бүген без тарихи вакыйга шаһиты булдык. Төбәктә яшәүчеләр инде күптәннән хыялда йөрткән бу проектны гамәлгә ашыру өстендә бер ел эшләдек, — дип билгеләп үтте Динара Еникеева, — Уку йортының стационар биләмәсендә урнашуы дөрес алым. Чөнки студентлар беренче көннәрдән үк гамәли күнекмәләрне күрә һәм куллана алачак. Моннан тыш алар тәҗрибәле белгечләр кул астында эшләячәк. Бүгенге студентларга уку өчен бөтен шартлар тудырылган, безнең заманда мондый медицина җиһазлары да, муляжлар да, башкасы да юк иде. Киләчәктә филиалга нәтиҗәле эшчәнлек, студентларга медицинаны ихлас күңелдән яратуларын һәм игелекле һөнәр алу юлында уңышлар телим!

Кунаклар сүзенә Сергей Иванов та кушылды:

— Медицина көллиятенең шәһәребездә янәдән ачылуы дөрестән дә зур вакыйга ул. Биредә хезмәт юлын сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйләргә теләгән яшьләр укыячак. Өч елдан аларның бер ише көллиятне тәмамлап, шәфкать туташлары булып хастаханәдә хезмәт куячак. Икенчеләре исә югары белем алу өчен вузга укырга керәчәк. Табиб һөнәрен үзләштергән яшь белгечләрнең дә шәһәргә эшкә кайтырына өметләнәбез. Безгә белемле, яхшы әзерлекле кадрлар бик кирәк.

Октябрь Латыйпов тантаналы чарада катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәм үз исеменнән сәламләп, көллият ачылуы уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне җиткерде:

— Октябрьскийда медицина белгечләре әзерләүче уку йорты булдыру проектын гамәлгә ашыруда булышлык күрсәткән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтлебез, — диде Октябрь Рәис улы. — Шәһәрдәшләр дә миңа кушыладыр, дип уйлыйм. Гомумән алганда, республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә, хастаханәләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өстендә даими эш алып барыла. Без инде Сергей Петрович белән алдагы көннәргә фаразлар ясыйбыз, көллиятне тәмамлаучылар ярдәмендә төбәктә урта медицина персоналына ихтыяҗны бетерербез, дип ышанабыз.

Ата-аналар берләшмәсе Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәзиф улы Рәхмәтуллин исеменә Рәхмәт хаты әзерләгән иде. Аны ата-аналар вәкиле Ольга Дунаева Динара Еникеевага тапшырды.

 

Автор фотолары

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: