Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 гыйнвар 2023, 15:53

«Прививка ясаттың — үзеңне һәм якыннарыңны сакладың»

Теш-тырнагы белән иммунлаштыруга каршы торучылар белән көрәш күптәннән бара, табиблар аларга ялгыш фикерләүләре турында аңлатырга тырыша.  

«Прививка ясаттың — үзеңне һәм якыннарыңны сакладың»
«Прививка ясаттың — үзеңне һәм якыннарыңны сакладың»

Октябрьский шәһәре 1нче дәваханәсенең штаттан тыш баш табиб-эпидемиологы Нелли Мөхәмәтова белән әңгәмәбез дә нәкъ шушы көнүзәк мәсьәләгә багышланды. Медицина белгече инфекцияләрнең кеше сәламәтлеге өчен куркынычы һәм прививкаларның аларга каршы ничек көрәшүе турында сөйләде.

— Нелли Шәүкәтовна, вакцинопрофилактика бүген һәрберебезнең сәламәтлеген саклау, гаилә һәм тулаем җәмгыять иминлеген тәэмин итү чарасы буларак күзаллана.

— Әйе, сез хаклы. 157-ФЗ санлы Федераль закон кысаларында, иммунлаштыру ирекле рәвештә һәм түләүсез үткәрелә. Прививканы ясату-ясатмауны һәркем үзе хәл итә. Әмма җаваплылык турында онытмау зарур. Әйтик, вакциналанмаган кеше җиңел формада авырып китте, ди, шул ук вакытта ул эшкә йөрүен дәвам итә һәм бу гамәле белән тирә-яктагылар өчен хәвеф тудыра. Димәк, ул башкаларның сәламәт булуга хокукын боза. Шуңа күрә дә прививкадан баш тартучылар үз гамәленең җәмгыятькә нинди зыян китерүен аңларга тиеш. Әйтергә кирәк, вакцинопрофилактика шикәр диабеты, пневмония, яман шеш чирләре кебек йогышлы булмаган авырулардан саклауда да мөһим роль уйный. Димәк, диспансерлаштыру узар өчен поликлиникага барганда иң беренче чиратта прививка кабинетына керергә кирәк!

Бүгенге көндә медицина бер урында тормый, киресенчә үсешкә бара. «Санитар калкан» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Роспотребнадзор тарафыннан дәүләт чикләрен эпидемия янауларыннан сакларга ярдәм итүче заманча инновацион инструментлар кертелә. Алар куркыныч инфекцияләргә һәм вирусларга ышанычлы киртә булачак.

— Илебездә иммунлаштыру тәртибе Милли прививкалар календаренә нигезләнә. Аның турында сөйләп үтегезче.

— Әлеге норматив-хокукый акт профилактик прививкалар уздыру тәртибен билгели. Эпидемиологик вәзгыять даими үзгәреп тора, моңа бәйле яңа прививкалар кертү зарурлыгы туа, вакцинацияләнергә тиешле хәвеф төркемнәре дә үзгәрә. Боларның барысы да милли календарьга кертелә. Соңгы үзгәрешләрдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививкаларны әйтергә мөмкин.

Хәзерге вәзгыятькә бәйле, армиягә чакырылучыларны иммунлаштыруга аерым игътибар бирелә. Булачак солдатлар пневмококк, менингококк инфекцияләренә каршы, шулай ук су чәчәгеннән (ветрянка), көзге чорда грипптан прививка ала.

— Ел саен вакциналау планын үтәү зарурлыгы билгеләнә, ни өчен?

— Санитар-эпидемиологик иминлек өчен билгеле критерийлар бар: халыкның 60 проценты гриппка, 80 проценты ковидка каршы иммунлаштырылырга тиеш. Яшь буында исә барлык прививкалар буенча күрсәткеч 95 проценттан ким булмавы яхшы. Шәһәр буенча статистикага килгәндә, әлеге вакытта балаларны иммунлаштыру дәрәҗәсе 98 процент тәшкил итә. Әлбәттә, прививкалардан баш тартучылар да юк түгел. Кемнәрдер моны дини инануларга бәйле эшли. Икенчеләр интернеттагы уйдырмаларга ышана. Мондыйлар белән иммунологик комиссия балалар поликлиникасы мөдире һәм хакимият вәкилләре белән берлектә даими аңлату эше алып бара. Һәр ата-ана баласының сәламәтлеге өчен җаваплы, аны куркыныч астына куярга аларның хакы юк. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә, медотводлар һәм вакциналаудан баш тартучылар санын киметергә тырышырга тиешбез.

— Медотвод нинди очракларда бирелә?

— Бу кешенең сәламәтлек торышына бәйле. Хроник авырулар кискенләшкәндә, хирургик патологияләр булганда, кискен респиратор авырулар вакытында иммунлаштыру вакытлыча кичектерелеп тора.

— Милли календарьга кергән мәҗбүри прививкалар турында сөйләп үтегезче.

— Әлеге төркемгә балаларга ясалырга тиешле барлык прививкалар карый. Алар федераль бюджеттан финанслана. Төбәккә препаратлар гариза нигезендә, вакциналауга мохтаҗ булучылар санына ярашлы кайтарыла.

Балалар бакчасына, мәктәпкә бару, яңа мохиткә ияләшү яшь буын организмында киеренкелек тудыра. Бу иммунитет өчен дә зур стресс була. Саклагыч функцияләр кимү нәтиҗәсендә инфекция йоктыру куркынычы арта.

Оешкан коллективка бару алдыннан ясалган прививкалар авырулардан саклауда төп ярдәмче булып тора. Иммунлаштыру, барыннан да элек, хроник үпкә һәм йөрәк авырулары, шикәр диабеты, туберкулез микобактерияләре белән зарарланган, еш авыручыларга кирәк.

Иң беренчеләрдән булып балаларга В гепатитына каршы прививка эшләнә. 5-7нче көннәрдә БЦЖ-м вакцинасы куела, ул туберкулез инфекциясенең авыр төрләрен (80%) кисәтергә булыша. Ике айлык вакытта балалар пневмококка каршы вакцинацияләнә, чөнки дәваханәдән тыш пневмония — сабыйларның үлеменә китерүче сәбәпләрнең берсе. Чираттагы прививка: бума ютәл (коклюш), йогышлы тартышу авыруы (столбняк), дифтериядән АКДС вакцинасы. Дифтериягә каршы иммунлаштыру бер яшькә кадәр үткәрелә, 6-7 һәм 14 яшьтә — ревакцинация. Әйтергә кирәк, антитоксик иммунитетны саклау максатында, олыларга да ун елга бер тапкыр яңадан прививка ясату киңәш ителә. Бүген дифтерия белән авыру сирәк күзәтелә. Әмма күпләр 90-нчы еллардагы эпидемияне хәтерлидер әле. Ул вакытта куркыныч чир бик азып,  үлем очракларына да китергән иде. Эпидемиянең төп сәбәпләренең берсе — ул кешеләрнең күпләп прививкалардан баш тартуы. Монда иммунлаштыруга каршы кампания дә үз ролен уйнагандыр. Халык арасында коллектив вакциналау үткәрү генә инфекцияләр күтәрелешен басарга булышты.

АКДС белән берлектә балалар полиомиелитка каршы прививкалана. Заманында еш кына инвалидлык очракларына китергән бик авыр инфекция ул, 12 айлык чагында сабыйлар кызамык (корь), паротит, кызылча (краснуха) кебек чирләргә каршы иммунлаштырыла. Шунысын билгеләп үтәсем килә: бүгенге көндә кызамык авыруы таралуына бәйле хәл кискенләште. Монда инде чаң кагарга да була! Күрше Самара өлкәсендә әлеге куркыныч чирне йоктыручылар саны кискен арткан. Шундый ук очраклар Новосибирск һәм Саратов өлкәләрендә теркәлгән.

Кызамык — һава-тамчы юлы белән таралучы иң йогышлы вируслы авыруларның берсе. Ул сулыш юллары, авыз куышлыгындагы лайлалы тышча, күзләр ялкынсыну, тимгелле таплар чыгудан гыйбарәт, аңа сулыш һәм ашкайнату органнарында катлауланулар хас. Прививкаланмаган булсаң, корьне инфекцияле кеше белән күрше бүлмәдә булганда да йоктыру куркынычы бар. Шулай итеп, тулы сыйныф яки коллектив авырып китәргә мөмкин. Мондый очраклардан бары тик иммунлаштыру гына саклап калачак. Балалар бер яшьлек чагында прививкаланырга һәм 6 яшьтә ревакцинацияләнергә тиешме? Мотлак рәвештә! Коллектив иммунитет булдыру, чирнең таралуын кисәтү өчен сабыйлар гына түгел, хәвеф төркемендәгеләр дә (медиклар, укытучылар, җәмгыять туклануы, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр, вахтачылар һ. б.) даими вакциналау үтәргә тиеш.

— Эпидемик күрсәткечләр буенча прививкаларга ниндиләр керә?

— Бу төркемдәге препаратлар төбәк бюджетыннан финанслана. Инфекция йоктыру хәвефе зур булган биләмәләрдә эшләүче яки яшәүчеләр эпидемик күрсәткечләр буенча түләүсез иммунлаштыру узарга хокуклы. Монда сүз башлыча педагоглар, медицина хезмәткәрләре кебек һөнәр ияләре турында бара. Әгәр укытучы эпидемик вәзгыять имин булмаган чорда прививкадан баш тарта икән, аны вакытлыча эштән читләтү мөмкин. Укучылар белән дә шулай. Баласы вакциналанмаган ата-анага читтән торып укуны сайларга туры киләчәк. Җәмгыятьтә яшәгәндә аның кануннарын сакларга, башкалар алдындагы җаваплылык турында онытырга ярамый.

Ел саен гриппка каршы прививка эшлибез. Вакцинопрофилактика ярдәмендә вирусның агрессивлыгы һәм йогучанлыгы кими, шулай ук иммун системасы стимуллаштырыла. Прививка организмның каршы торучанлыгын киметә, дип уйлаучылар ялгыша. Барысы да киресенчә. Шулай ук коронавирустан вакциналау дәвам итә. Бу авыруның катлаулы төрдә узуын һәм үлем очракларын кисәтә. Грипптан прививка сезонлы ясалса (сентябрь-октябрь), ковидтан исә — ел буена (6 айдан — ревакцинация).

— Грипп һәм ковид вакытында иң катлаулы өзлегүләрнең берсе — ул пневмония. Аңа каршы прививка бармы?

— Пневмококк инфекциясенең төрле клиник чагылышлары була. Бу пневмония, отит, фарингит, менингит, сепсис (кан агулану) һ. б. Пневмококк сепсисы — 60, пневмококк менингиты 20 процент очракта авыруның үлеменә китерә. Русиядә әлеге инфекциянең иң таралган төрләре — кискен респиратор авырулар (ОРЗ) һәм дәваханәдән тыш пневмония. Пневмококк балаларда еш кына үпкә ялкынсынуына китерә. Әлеге инфекциядән тәү чиратта балалар, шулай ук 60 яшьтән өлкәннәр һәм хәвеф төркемендәгеләр (шикәр диабеты, бронхиаль астма, хроник бронхит, йөрәк-кан тамырлары һәм үпкә системасы авырулары) прививкалана.

— Авырлы хатыннарга иммунлаштыру кирәкме?

— Хатын-кыз тиешле прививкаларны йөклелек чорына кадәр үк ясатса яхшы. Шул рәвешле, ул үзен генә түгел, булачак сабыен да куркыныч инфекцияләрдән саклый. Әгәр инде алдан иммунлаштыру үтә алмаса, моны йөклелекнең 22нче атнасыннан алып эшләргә мөмкин. Мисал өчен, агымдагы чорда без шундый җитмеш хатынны прививкаладык. Бу срокта шулай ук ике компонентлы вакцина белән ковидка каршы прививка ясау каралган. Иммунлаштырылмаган әниләрнең сабыйлары вакытыннан алда җитлекмичә туарга һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар күзәтелергә мөмкин.

— Прививкалар файдасына иң ышандыргыч дәлилләр?

— Үз вакытында иммунлаштыруга каршы кешеләр тарафыннан «сарафан радиосы» аша интернетта һәм социаль челтәрләрдә күп ялган хәбәр таратылды. Вакциналаудан баш тартуга чакырулар зур бәлаләргә китерде. Әлеге хәл кабатланмаска тиеш! Бүген кешеләр үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлырак була башлады. Әмма прививкаларны, медицина казанышларын кире кагучылар да бар әле. Вакциналауга каршы булучылар интернеттагы фейк язмаларга ышана. Ә бит дөрес мәгълүматны рәсми чыганаклар гына бирә ала. Медицина белгечләре инфекцияләргә каршы көрәштә вакцинопрофилактикадан да ышанычлырак һәм хәвефсезрәк нәрсә юк, ди. Нәкъ прививкалар оспаны җиңәргә, полиомиелит, кызамык, кызылча кебек чирләрне «йөгәнләргә» булышты.

Мин шәһәрдәшләрдән иммунлаштыруга җаваплы караш күрсәтүләрен сорыйм. Хәзерге заманда прививка ясату — ул сәламәт тормышның мөһим өлеше. Һәрберебез үзенең саулыгына игътибарлы булып, авырулардан сакланса, бу якыннарыбыз, эшләгән коллективыбыз һәм, гомумән, барлык шәһәрдәшләр тормышына уңай тәэсир итәчәк.

— Нелли Шәүкәтовна, фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт! Укучыларыбыз әлеге мәкаләдән үзләре өчен файдалы мәгълүмат алыр һәм сәламәтлегенә тагы да игътибарлырак булыр, дип ышанабыз.

 

Фото архивтан

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: