Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 декабрь 2022, 15:50

Кеше сихәтлеге — төп бурыч

Октябрьский шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина кадрлары белән тәэмин ителеш тулаем алганда 56,2 процент тәшкил итә: 45 терапия участогында нибары 32 терапевт кабул итә, 26 педиатрия участогында исә 13 балалар табибы эшли.

Кеше сихәтлеге — төп бурыч
Кеше сихәтлеге — төп бурыч

Октябрьскийда беренчел медицина-санитар ярдәмне оештыру темасына багышланган түгәрәк өстәл артында шәһәр халкы — хезмәт ветераннары, инвалидлар, хатын-кызлар берләшмәсе һәм иҗтимагый совет әгъзалары, территориаль үзидарә һәм әти-әниләр комитеты вәкилләре, депутатлар һәм мактаулы гражданнар белән БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбәнова, хакимият башлыгы Алексей Шмелев, шәһәрнең баш табибы Сергей Иванов очрашты. Чарада шулай ук хастаханә бүлекләре һәм поликлиника мөдирләре катнашты.

Мондый дәрәҗәдәге чараны оештыруга халыктан кергән күп санлы сораулар һәм шикаятьләр нигез булды. Алар арасында — табибка язылып булмау, язылып та талонда күрсәтелгән вакытка кабул итүгә эләгә алмау һәм башкалар.

Фатир бар, табиб юк

Октябрьскийның 1нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Сергей Иванов үз чыгышын демографик күрсәткечләрдән башлады.

2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча шәһәр округында үлүчеләр саны кимегән — мең кешегә 9,1. Узган елда әлеге күрсәткеч 13,5 булган. Туучылар саны мең кешегә — 8,4. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән — 8,5 — аз гына түбәнрәк. Халыкның табигый арту дәрәҗәсе әлләни уңай булмаса да, моннан алдагы еллар белән чагыштырганда, алга китеш күз алдында.

— 2022 елда 37 табиб, шул исәптән 20 яшь белгеч эшкә кабул ителде. Шул ук вакытта 20 табиб эштән китте, 23 белгеч — декрет ялында. Хастаханә участок терапевтлары белән 54, участок педиаторлары белән — 58, акушер-гинекологлар белән — 45, тар белгечләр белән — 52, теш табиблары белән 84,8 процентка тәэмин ителгән,  — диде Сергей Петрович.

Медицина хезмәткәрләрен эшкә җәлеп итү өчен, Октябрьский хакимияте тарафыннан да чаралар күрелә. Әйтик, 2018 елдан алып бүгенге көнгәчә 24 хезмәт фатиры бирелгән. Моннан тыш, 2022 елда 17 табибка торак алып торган өчен ай саен 8000 сум күләмендә компенсация түләнә. Ординатурада белем ала торган ике студентның укуы өчен тулы күләмдә 374 352 сум акча түләнгән. Ординатура программалары нигезендә максатчан юнәлеш буенча — 16, специалитет программалары нигезендә 75 кеше укый.

— Кадрларны җәлеп итү өчен алдан күрелгән чаралар нәтиҗәсе буларак, 2023 елда безнең команда 18 яшь белгеч белән тулыланыр, дип ышанабыз. Без алар белән даими элемтәдә торабыз, очрашулар уздырабыз, — дип билгеләп үтте Сергей Петрович.

Менә шушы урында шәһәрнең баш табибы халыкта канәгатьсезлек тудырган проблемаларның берсе — табибка язылып та үз вакытында керә алмауның сәбәбенә ачыклык кертте: «Мондый уңайсыз вәзгыять, иң беренче чиратта, хастаханәләрдә күзәтелә торган белгечләр кытлыгы белән бәйле. Безнең табиблар күптән инде тәүлегенә җиде сәгать эшләүнең нинди булуын онытты. Алар көн саен 80 пациентка кадәр кабул итә. Шунысы да бар, табиб кабул итүенә эләккән кешеләр арасында белгеч белән биш-ун минут кына аралашырга теләмәүчеләр дә шактый. Бу кешеләр үз чирләре турында иркенләп сөйлиләр, язмышка зарланалар...».

Шул рәвешле алар үзләреннән соң чиратта утырган авыруларның да вакыт өлешенә керә түгелме? Ә табибка, этика кагыйдәләрен саклап, авыруга каты бәрелергә һәм ишеккә төртеп күрсәтергә ярамый...

Халык зарлана

2022 елда «Инцидент» системасы аша кергән мөрәҗәгатьләрнең өч проценты шулай да этика һәм деонтология бозылышына кагылган.

Ел дәвамында барлыгы кабул ителгән 180 мөрәҗәгать арасында иң күп өлешне амбулатор ярдәмнең уңайлы булмавы, аерым алганда, кабул итүгә язылу, чиратта озак утыру кебек күренешләр алып тора — 25 процент. Дәгъва белдерүчеләрнең 20 проценты дарулар белән тәэмин ителешкә, 12 проценты медицина ярдәменең сыйфатына зар-интизар белдергән.

Баш табиб сүзләренә караганда, кабул ителгән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, аларның һәрберсе өйрәнелә.

Яңа җиһазга — ярты миллиард сумнан артык акча

«Инцидент» системасы аша кергән мөрәҗәгатьләр арасында тагын бер пункт бар — матди-техник базага карата канәгатьсезлек белдерү — ул 22 процентны алып тора.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм сәламәтлек саклауны үстерүнең республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, 2018-2022 елларда 1нче хастаханә 556,2 миллион сумга 585 заманча камилләшкән яңа җиһаз белән тәэмин ителде. Октябрьский шәһәр хастаханәсе, медицина округы үзәге буларак, күчмә модульле комплекслар: цифрлы маммограф һәм флюорограф белән комплектлаштырылды. Бу «Сәламәт республика — сәламәт төбәк» республика программасы кысаларында Октябрьский медицина округы халкын, йогышлы булмаган авыруларны ачыклар өчен, скрининг тикшерүе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

 

Саннар һәм фактлар

 116 624 — шәһәр хастаханәсенә беркетелгән халык саны. Өлкән халык 45 терапия участогында, балалар — 26 педиатрия участогында кабул ителә. Моннан тыш, дерматовенерология, наркология, стоматология поликлиникасы, психоневрология диспансеры кебек махсуслаштырылган амбулатор бүлекчәләре эшли. Хастаханәнең барлык амбулатор бүлекчәләрендә 186 койка-урынга исәпләнгән көндезге стационарлар гамәлдә. Поликлиника бүлекчәләре сменага 2685 кеше кабул итә.

 

2020 елда хирургия корпусы өчен 45 млн сумлык җиһаз, шул исәптән видеоэндоскопия комплексы, ультратавыш җиһазлары алынган.

2021 елда 2нче стационарда рентген диагностик комплексы, 2нче поликлиникада цифрлы стационар флюорограф урнаштырылган. «Онкологик авыруларга каршы көрәш» милли проекты буенча округта бердәнбер магнит-резонанслы томограф эшли. Баш табиб сүзләре буенча, 2022 елда 8400 тикшеренү үткәрелгән. Бу бик зур сан.

Ашыгыч медицина ярдәме автопаркы соңгы елларда 10 яңа машина белән яңартылган.

Уңайлы шартлар

Соңгы биш ел эчендә хастаханә объектларында 372 млн сумлык капиталь ремонт ясалган: 2нче стационарда түбә яңадан ябылган, тузган ишекләр, лифт җиһазлары алмаштырылган.

2020 елда үзгәртеп корганнан соң файдалануга тапшырылган 1нче хирургия корпусында медицина ярдәмен хирургия, онкология, урология профильле пациентлар ала.

2021 елда, яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау шартларында, 1нче шәһәр хастаханәсендә кислород белән тәэмин итү системасы тулысынча үзгәртеп ясалган, тышкы һәм эчке газүткәргечләр урнаштыру белән өстәмә 140тан артык кислород ноктасы куелган. Хастаханә үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең 12 аппараты белән тәэмин ителгән.

Үзәк кан тамырлары сагында тора

Октябрьскийда Кан тамырлары үзәге эшли башлаганга 17 декабрьдә ике ел була. Ул 1000гә якын кискен коронар синдромлы пациентларга ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ия. Диагностикалау һәм дәвалау өчен заманча җиһазлар урнаштырылган Кан тамырлары үзәген ачу республикага башка төбәкләрдән югары әзерлекле кадрларны җәлеп итәргә һәм Октябрьский медицина округы территориясендә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә югары технологияле махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итәргә, шул рәвешле йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметергә ярдәм иткән.

— Үзәк ачылган көннән алып бүгенгәчә биредә 2231 кеше дәваланды, 2195 кешегә диагностик коронарография үткәрелде, шулардан 1453 кеше — стентланды, — дип билгеләп үтте шәһәрнең баш табибы.

Иң яхшысы — балаларга

2019-2020 елларда 24 меңнән артык кечкенә пациентка хезмәт күрсәтүче балалар поликлиникасына капремонт ясалды. БРның «Балалар сәламәтлеген үстерү» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда балалар поликлиникасының тышкы кыяфәте һәм эчке ягы тулысынча яңартылган: 66 миллион сумга диярлек комплекслы капиталь ремонт ясалган, балаларны диагностикалау һәм дәвалау өчен 30 берәмлектән артык медицина җиһазы файдалануга тапшырылган. Алар — лаборатория җиһазлары, ЛОР-комбайн, офтальмология җиһазлары, эксперт класслы ультратавышлы һәм цифрлы рентгенологик аппаратлар.

Заманча лаборатория

2020 елда муниципальара үзәкләштерелгән лаборатория хезмәте проекты тормышка ашырылган. Бу округның медицина оешмаларының лаборатор тикшеренүләренең сыйфатын һәм диапазонын арттырырга мөмкинлек биргән. Сергей Петрович чыгышыннан аңлашылганча, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән лаборатория тикшеренүләре 86 процентка автоматлаштырылган. Эшне болай итеп кору анализ нәтиҗәләрен Республика медицина мәгълүмати-аналитик системасы аша шунда ук пациентның электрон медицина картасына урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Табибларга алдан язылу ысуллары:

- поликлиникалар регистратурасы янында урнашкан үз-үзеңне язу терминаллары (инфомат) аша;

- интернет ресурслары (табибка кушымта https: //doctor. bashkortostan. ru/);

- БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итү юлы белән — номер 122;

- Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә;

- медицина оешмасы регистратурасы аша.

Табибларга күп төрле алым белән язылу мөмкинлеге булуга карамастан, халыкның якынча 40 проценты регистратурага мөрәҗәгать итә. Чөнки дөнья челтәрләре уңайлыклары еш кына тискәре җавап бирә яисә синең белән гомумән «сөйләшми». Мондый очракта иң ышанычлысы булып еллар белән сыналган поликлиника регистратурасына турыдан-туры шалтыратып, кирәкле табибка язылу кала.

— Контакт-үзәк аша килгән табибны йортка электрон чакырулар мөрәҗәгать көнендә үк тулаем канәгатьләндерелә. Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәткәндә, онкологик авыру булуга шик туган очрактан тыш, магнит-резонанс томографиясен үткәрү вакыты билгеләнгәннән соң 14 эш көненнән артмаска тиеш. КТ һәм МРТ үткәрү зарурлыгы табиблар комиссиясе тарафыннан хәл ителә. МРТга квоталар, нигездә, онкологик профильле пациентларга бүлеп бирелә, — дип ачыклык кертте Сергей Иванов.

Янәдән кадрлар турында

Сәламәтлек саклау системасын ел саен ныгытуга карамастан, кадрлар кытлыгы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүдә төп проблемалар чыганагы булып тора.

— Агымдагы елда Октябрьский шәһәрендә Туймазы медицина көллияте филиалы ачылды. Хәзерге вакытта бинада капиталь ремонт эшләре ахырына якынлашып килә. Әмма бу гына кадрларга булган мохтаҗлыкны чишә алыр микән? Бүгенге көндә Туймазы медицина көллиятендә нибары 40 студент укый, шулар арасыннан берсе генә безнең шәһәрдәш, — дип борчылуын яшереп калмады баш табиб.

Кадрлар белән эшләү темасына тукталып, БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбәнова, чыннан да, медицина уку йортларын тәмамлаган, хәтта максатлы юнәлеш буенча укыган студентлар арасында да туган җирләренә әйләнеп кайтмаучылар булуына игътибарны җәлеп итте.

— Яшь белгечкә мөстәкыйль рәвештә беренче адымнарын ясау кайвакыт авыр бирелә. Без моны, табиблар, бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан яшь белгечләрне максималь хуплау буенча программа эшләнде. Аның төп максаты — яшь табибның авыруга диагностика үткәргәндә һәм дәвалау билгеләгәндә тәҗрибәсе яисә үз-үзенә ышанычы җитмәсә, ул тәүлек әйләнәсенә консультатив телефоннар аша республиканың әйдәп баручы клиникаларында эшли торган алдынгы карашлы белгечләр белән киңәшләшә ала.

Тулаем Октябрьский медицина округы эшчәнлегенә тукталып, Татьяна Владимировна аны республикада иң алдынгыларның берсе, дип атады. «Безнең ведомствода сәламәтлек саклау өлкәсенең бөтен төр эшчәнлеге буенча да мониторинг алып барыла. Ахыргы нәтиҗәләрне ясаганда, без РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган таләпләрне дә исәпкә алабыз. Октябрьский шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләре төп күрсәткечләр буенча иң яхшылар позициясендә», — диде ул.

Хәл итәсе бурычлар

Бүгенге көндә Октябрьскийның 1нче шәһәр хастаханәсе җитәкчелеге халыкка медицина уңайлыклары күрсәтүне тагын да яхшырту өчен чаралар күрүне дәвам итә. Шуларның берсе — амбулатория шартларында медицина тернәкләнүенең өченче этабын оештыру максатында лицензия алу соравы хәл ителә. Балалар стационарына капремонт — проект-смета документациясе эшләнгән, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза юлланган. Стоматология хезмәте белән берләштерелгән яңа поликлиника корпусын төзү буенча да инвестицион проектны гамәлгә ашыру соравы чишелә.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: