Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 ноябрь 2022, 17:03

Бәла — аяк астында

23 ноябрьдә 21.40 сәгатьтә ЕДДС системасына биш кешедән торган гаиләнең агулауну очрагы турында сигнал килгән. Зыян күрүчеләр 1нче шәһәр хастаханәсенә ашыгыч рәвештә озатылган. Бу хәл Октябрьский шәһәренең 21нче микрорайонындагы 10 санлы күп фатирлы торак йортта булган.

Бәла — аяк астында
Бәла — аяк астында

Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев рәислегендә узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышында шәһәрдә булган әлеге очрак тикшерелде һәм углерод газы белән агулану очракларын булдырмау буенча бурычлар билгеләнде.

Хастаханәгә килгәндә гаилә әгъзаларының хәле авыр, бер баланыкы аеруча авыр дип бәяләнә. Төнлә Уфадан Республика клиник хастаханәсе белгечләре килеп җитә. 24 ноябрь иртәсенә ата-ананың һәм ике баланың хәле канәгатьләнерлек дип табыла, аларны реанимациядән терапия бүлегенә күчерү турында карар кабул ителә. Бер бала авыр хәлдә реанимациядә кала.

Урында эшләүче белгечләрнең башлангыч нәтиҗәсе — агулану газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Фатирда бер үк вакытта газ колонкасы, газ миче һәм мич өстендә вытяжка эшләгән. Бүлмәләрдә тәрәзәләр һәм форточкалар ябык булу сәбәпле, фатирга саф һава үтеп кермәгән. Эшләүче вытяжка кире суыру тудырган, бу исә фатирга яну продуктларының үтеп керүенә сәбәп булган. Углерод газының исе булмаганлыктан, аның концентрациясе бер бүлмәле фатирда критик билгегә җиткән, шул рәвешле гаилә әгъзаларының агулануына китергән.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:

- 21нче микрорайонның 10 санлы йортының вентиляция һәм төтен чыгару системасын планнан тыш тикшерүне оештыру һәм аны актлаштыру;

- шәһәрнең күп фатирлы йортларында газ хуҗалыгын, йорт һәм фатир эчендәге вентиляция җиһазларын комплекслы тикшерүне үткәрү буенча ведомствоара комиссия төзергә;

- комплекслы тикшерү үткәргәндә, булган очрак һәм газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр, инструктажлар үткәрү, белешмәләр һәм листовкалар тапшыру юлы белән яшәүчеләргә кирәкле мәгълүмат җиткерүне оештырырга;

- күп фатирлы йортларның подъездларында һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда мәгълүмат урнаштыру;

- Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләргә торак биналарда тиешле вентиляцияләүне тәэмин итү өчен приточный клапан урнаштырырга киңәш итәргә.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: