+7 °С
Ачык
Бүләкләнүчеләр исемлегендә Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсе табибы анестезиолог-реаниматолог, 2нче стационарның анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Альберт Фахразов та бар.
— Бүгенге бүләкләр — сезнең фидакарь хезмәтне, югары һөнәри осталыкны, кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклауга зур өлеш кертүегезне тану һәм хөрмәтләү билгесе ул, — дип ассызыклады А. Назаров.
Альберт Садит улын югары бүләккә лаек булуы уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз. Җаваплы хезмәтендә киләчәктә дә уңышлар, нык сәламәтлек, күтәренке рух телибез!