Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 ноябрь 2022, 21:22

Табибларга рәхмәт!

Октябрьский шәһәренең дәвалау учреждениеләрендә бөтен күңелен, йөрәк җылысын, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә тугры чын шәфкать ияләре хезмәт куя. Шушы көннәрдә яхшы хәбәр килде. 1нче шәһәр дәваханәсе табибы-анестезиолог-реаниматолог Лилия Рамизовна Бирдина Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән!

Табибларга рәхмәт!
Табибларга рәхмәт!
Медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында оештырылды. Күпьеллык фидакарь хезмәт һәм югары нәтиҗәләр, республика халкына тиешле ярдәмне күрсәткән өчен 42 кеше мәртәбәле бүләкләргә лаек булды.
БР Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин билгеләп үтүенчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте югары квалификация, җаваплылык һәм зур ихтыяр көче таләп итә.

— Медицина хезмәткәре булып эшләүне һөнәр буларак кына түгел, ә яшәү рәвеше итеп тә сайлаган ак халатлы шәфкать ияләренә олы рәхмәтемне белдерәм, — диде М. Забелин. — Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, яңа һөнәри казанышлар телим!
 
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: