Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 октябрь 2022, 11:19

Бер язмышка буйсынган ике йөрәк җылысы

Бәхет өчен бик күп кирәк мени? Җитә аңа бер чәчәк... — Фәнис Яруллин шигырь юлларына салган әлеге сүзләрдә тормыш буйлап түргә атлаган саен никадәр тирән мәгънә ятканын аңлый төшәсең.

Бер язмышка буйсынган ике йөрәк җылысы
Бер язмышка буйсынган ике йөрәк җылысы

Хәтер саклый хатирәләрне

Моннан утыз дүрт ел элек Радужный нефтьчеләр шәһәренә чыгып киткән 23 яшьлек Люзия өчен бәхет дигән төшенчә күккә иңгән йолдызга тиң була. Хәер, сүзне баштан башлыйк әле.

Башкорт табигатенең иң гүзәл кочагына сыенып утырган Караидел районы Муллакай авылында яшәгән Мостафа ага белән Мөхтәрәмә апа гаиләсендә дүртенче сабый булып Люзия туа. Гаилә башлыгы сөекле хатыны авырга узган саен кыз бала көтә. Ниһаять, өч малайдан соң кечкенә кызчыгын кулына алудан бәхетнең җиденче күгендә булган әти кеше зарыгып көткән нарасыена исемне дә үзе сайлый. Люзия. Муллакай авылында мондый матур исем беренче тапкыр яңгырый.

— Бик иркә булып үстем. Әтием өрмәгән җиргә дә утыртмады. Абыемнар күтәреп кенә йөртте. Әмма әниебезнең таләпчәнлеге һәм эшчәнлеге миңа, иркә булсам да, ялкау кыз булып үсәргә мөмкинлек калдырмады. Тик, ни кызганыч, миңа 12 яшь булганда, әтиебез, безне мәңгелеккә ялгыз калдырып, бакыйлыкка күчте, — дип хатирәләр йомгагын сүтә башлады гәзитебез кунагы.

Люзия ханым өзелеп яраткан әти-әнисе турында сөйләгәндә, аның һәр сүзендә — сагыш һәм юксыну хисе. Мостафа ага тумышы белән Туймазы районының Тукай авылыннан. Караидел якларына урман кисү максаты белән килеп чыккан зәңгәр күзле чибәр егет үз юлында Мөхтәрәмә исемле матур һәм тырыш кызны очрата. Ике яшь йөрәкне хезмәт фронты таныштыра һәм кавыштыра. Әмма Мостафага хатынлы булганчы, сөеклесенең кулын сорап, булачак әбисе белән бабасының йорт тупсасын берничә тапкыр атлап керергә туры килә. «Зимагур» кияүгә дип үстергән кыз юк бездә дип кырт кисә әти белән әни. Әмма Мостафа да максатыннан кире борыла торган ир затларыннан булмый. Өр-яңа костюм-чалбардан ыспай киенеп өченче тапкыр кыз сорап килгән егеткә, ниһаять, бәхет елмая. Ә бит үги әни белән үскән малайның бу мәрхәмәтсез тормышта өметсезлеккә бирелгән бәхетсез көннәре дә аз булмагандыр. Туган нигезеннән кыш аенда урман кисәргә дип башка төбәккә чыгып киткәндә, үги әнисе аның хәтта тула оегын да салдырып алып калган. Ялан аякка чабата киеп, юл тоткан җиренә туңып-өшеп барып җиткән егет: «Өйләнеп, өч балам булгач кына туган авылыма әйләнеп кайтачакмын», — дип үз-үзенә сүз биргән. Ир вәгъдәсендә торган. Туган нигезенә хатыны һәм өч улы белән кайткан ул. Бары тик өч көнгә. Усал үги әни аларны шуннан ары тотмаган, озатып җибәргән.

— Әтием белән әнием икесе дә бик хөрмәтле кешеләр булды. Бик лаеклы гаилә тормышы белән яшәде алар. Үз көчләре белән зур  йорт җиткерделәр. Әтием урман эшкәртү тармагында кран-манипуляторда эшләде. Гомере буе балалар бакчасында хезмәт куйган әнием бик пөхтә һәм эшчән хатын булды. Кул эшләренә бик оста иде. Ул теккән һәм чиккән япмалар хәзер дә өебезнең нуры, гәрчә әниебез вафат булганга инде ун елдан артык вакыт узса да, — дип искә ала Люзия ханым.

Кырык биш яшендә тол калган Мөхтәрәмә апа соңгы сулышына кадәр яраткан иренә тугры кала. Балаларын укыта, аларны олы тормыш юлына аяк бастыра. Урта белем алган Люзия Мостафа кызы Уфада китапханәчеләр техникумын тәмамлап, туган нигезенә әйләнеп кайта. Әнисе хаклы ялга чыкканчы, ул өч ел авылда эшли.

Бәхет үзе килми, аны эзләп табалар

Бу вакытта кызның, гаилә корып, мөстәкыйль тормыш белән яши башлаган дәү абыйлары себер якларына китеп урнашкан була. Люзия дә бәхетен эзләп, 1988 елда ир туганнары янына, Радужный шәһәренә чыгып китә. Ул газ эшкәртү заводы идарәсенә эшкә урнаша. Һәм... салкын себер уртасында кояшлы башкорт җиреннән килгән гомерлек язмышын очрата.

1988 ел тәмамланырга санаулы көннәр. Бар халык Яңа ел бәйрәменә хәстәрлек күрә башлый. Сылу Люзияне дә әле бер танышы, әле икенчесе яңа елны бергә каршы алырга чакыра. Алар арасында Илдус исемле егет тә була. Ул кызны бәйрәмгә дәшеп үзе генә килми, иптәш егетен дә ияртеп килә. Кечкенәдән үз-үзенә бәяне белеп үскән Люзия беренче тапкыр күргән егетне тәнкыйди күз карашы белән башыннан алып аягына кадәр күзәтеп чыга. Кирәк бит, буйчан, төз аяклы, бөдрә чәчле. Исеме дә ярыйсы — Фәнис. Кыз шул чакта күңелен ниндидер ят, әмма татлы хис биләп алуын тоя. Шулай да сер бирми, уйлап карармын дип юлын дәвам итә.

Яңа ел бәйрәме кичендә җилкәсенә гармунын элгән Фәнис кабаттан Люзия янына килә һәм аны үзе белән бәйрәмгә барырга күндерә. Яңа ел төнендә Фәнис янында икенче кызлар бөтерелсә дә, Люзия үзенә ошап өлгергән егетне ычкындырырга теләми. Арган елгасы ярында оештырылган күңел ачу мәйданына чыккач, Люзия Фәнисне бергәләп тау шуарга чакыра. Бер кулы белән аның өчен дөньядагы иң матур булып тоелган кызны, икенче кулы белән гармунын кочкан егет, искән җилләр белән ярышып, биек боз тавыннан шуып төшкәнен әле дә онытмый. Люзия белән Фәнис башларыннан чыгып очкан шапкаларын көлә-көлә эзләп табалар һәм бәйрәм итүче халык арасына кереп югалалар. Дүрт ел шофер булып эшләгән Фәниснең оста гармунчы булганын белгән шәһәр халкы ул сыздырып уйнаган татар, башкорт, чуаш көйләренә рәхәтләнеп бии. Яшьләр иртәнгә кадәр күңел ача. Бу аларның беренче һәм онытылмаслык уртак бәйрәме була.

Ике яшь йөрәк бер-берсен бик тиз аңлый. Иркәлеген һәм характерын күрсәтеп өлгергән Люзияне ничек бар шулай кабул иткән һәм яратуына инанган 25 яшьлек Фәнис тимерне кызуында сугарга була. Ул кышкы кичләрнең берсендә кызны кинога чакыра. Сеанстан соң егет: «Син риза булсаң, мин риза», — дип серле итеп кенә аңа сүз ката. Фәнис, вәгъдә билгесе итеп, балдак бүләк итә.

Милли гореф-гадәтләрне саклап, яшьләр, туган якларына кайтып, әти-әниләре белән таныша, 8 Март бәйрәмендә никах укыта. «Ленин туган көнендә — 22 апрельдә Радужныйда матур итеп туй ясадык. Бөтен чыгымны Фәнис үзе күтәрде. Безгә, яшь гаиләгә, фатир бүлеп бирделәр. Тугыз айдан соң улыбыз Алмаз туды», — дип әңгәмәбезне дәвам итәбез Люзия Хәйретдинова белән.

Туган якларга җан тарта

90-нчы еллар. Талон системасы, соры шәһәр, бернинди төзеклеге булмаган шыксыз урамнар, сазлык, комлык... «Алмаз тугач, ясый башлаган тортны пешереп бетерергә хәтта он җитмәде», — дип уфтанып куйды хуҗабикә.

Хәйретдиновлар 1991 елда Башкортстанга әйләнеп кайта. Тумышы белән Чакмагыш районыннан булган Фәнис Фәнил улына анда эш табылмый. Яшьләрнең авыл җирендә дә яшәп каласы килми. Әйтәләр бит, адәм баласын язмыш йөртә дип. Кечкенә бала җитәкләгән ир белән хатын Чакмагыштан китешли очраклы рәвештә туктаган йөк машинасына утыра. Шофер үзенең Октябрьскийдан булуын һәм тагылмалы автомашина белән идарә итү белүче водительләр таләп ителүен әйтә. Фәнис Хәйретдинов икенче көнне үк эшкә урнаша. Яшь гаиләгә тулай торактан бүлмә бирәләр. 1992 елда аларның икенче балалары туа. Аңа Юлия дип исем кушалар.

 

Фикер

Гөлшат Хәйретдиинова:

— Безнең әти белән әни — алтын кешеләр. Азмаз таныштырырга алып кайткан көнне үк мин аларны яраттым. Алар да мине үз кызлары кебек кабул итте. Әти үз куллары белән йорт төзи. Әни үстергән гөлбакча күз явын алырлык. Алар олы җанлы, кешелекле, ярдәмчел. Авылга кайткач, әти белән әни яныннан китәсе килми. Алар янында шулкадәр рәхәт. Әти белән әни безгә үрнәк һәм терәк.

 

— Люзия беренче тапкыр авырга узгач, малай буласын күңелем белән тойдым. Хатыныма Алмаз була дидем. Икенче балабыз белән авырлы вакытта дәшмәдем. Исемне дә Люзия үзе сайлады, — диде әти кеше.

— Балалар тугач, ярты мәшәкатьне Фәнис үз кулларына алды. Икесен дә ул юындырды. Тезләренә утыртып күбрәк ул ашатты, — диде әни кеше.

— Аларны бөтен матурлыкны күрсәтеп тәрбияләдек. Өлкәннәргә хөрмәтле мөнәсәбәтне, милли гадәтләрне аңлатып үстерүне максат итеп куйдык, — диде әти кеше.

— Кечкенәдән рәсем төшереп, пластилин әвәләп үстеләр. Буяуга һәм пластилинга каткан идән келәмнәрен чыгарып ташларга гына кала иде. Бернигә карамастан, бала туй-ганчы уйнап үсәргә тиеш. Һәм без моның өчен бөтен шартларны тудырдык, — диде әни кеше.

— Алмаз бик тыныч бала булды. Бер урында сәгатьләр буе уйный ала иде. Ә Юлия шулкадәр шук һәм кыю кыз булып үсте. Тулай торакта яшәгәндә күрше малайлары Алмазны үртәсә, үпкәләтсә, ул алар белән, абыйсын яклап, сугышырга да куркып тормады. «Әти, сиңа машина ремонтлаганда боларның кирәге чыгарга мөмкин» — дип юлында очраган кадак һәм шөреп шикелле бөтен тимер-томырны җыеп кайта иде, — диде әти кеше.

— Без эштән кайтканда, ашарга пешкән, идән һәм савыт-саба юылган, чүп чиләге түгелгән булырга тиеш иде. Һәм бу шулай булды да, — диде әни кеше.

— Алмаз белән Юлия күз алдында без беркайчан ачуланышмадык. Һәр эш-гамәлебез белән бер-беребезне хөрмәт итүебезне һәм яратуыбызны күрсәтергә тырыштык, — диде әти кеше.

Бүген алар икесе дә югары белемле шәхесләр. Инде үзләре әти һәм әни булу бәхетен татыган кешеләр. Алмаз гаиләсе белән Октябрьскийда яшәсә, Юлия гаиләсе белән башкалада гомер итә.

— Ходайга шөкер, балдан татлы ике оныгыбыз үсеп килә. Тиздән өченчесе туачак. Кода-кодагыйларыбыздан да бик уңдык. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Бары тик илдә тынычлык булсын. Беркемгә дә кайгы-хәсрәт килмәсен, — диде Хәйретдиновлар.

Хезмәт белән үрелгән тормыш юллары

1995 елда Люзия ханым шәһәрнең үзәк китапханә системасына эшкә урнаша. Сәләтле хезмәткәр адым артыннан адым ясап, үсеш юлыннан атлый. Ул Төрекмән бистәсендә шәһәр китапханәсенең 9 санлы филиалында мөдир булып эшли. Читтән торып югары белем ала. Хезмәт юлын 4 санлы милли китапханәдә дәвам итә. Бу вакытта Хәйретдиновлар ипотекага ике бүлмәле фатир сатып ала. Кредитны капларга, башка төрле чыгымнар, барыннан да бигрәк, балаларны тулы кыйммәтле итеп тәрбияләргә кирәк... Акча кытлыгы ир белән хатын каршына яңадан-яңа бурычлар куя. Люзия Мостафа кызы Заманча гуманитар академиясенең (СГА) Октябрьский филиалына эшкә күчә. Фәнис Фәнил улы исә рейслардан кайтып керми.

— Ипотека дигән бурыч безне төрле һөнәргә өйрәтте. Чирканып тормадым, кулга чүпрәк алып, идән дә юдым. Ә Фәнис узган озын чакрымнарны салып үлчәргә бернинди дә бизмән җитмәс, — диде Люзия ханым.

2005 елда ул Милли мәдәниятләр үзәгенә методист булып килә. Оештыру сәләте көчле булган Люзия Мостафа кызын берникадәр вакыттан соң сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул елларда ул үзләренең шәҗәрәләрен төзи, аларны тиешле белешмәләр белән раслый.

Фикер

Юлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА:

— Мин үземнең әти-әниемнең баласы булуы белән җир йөзендәге иң бәхетле кеше. Алар безгә бөтен күңел җылысын багышлаган ике изге җан. Әтинең матур итеп гармунда уйнаган көйләрен, гаилә бәйрәмнәрен һәрвакыт сагынып искә алам. Әнием минем өчен әни генә түгел, ул минем ахирәтем, аңа бөтен серләрем сыя. Ә менә әтием белән мине ниндидер сихри элемтә бәйли. Мин аны хәтта аңлата да алмыйм. Мин аларга мең-мең рәхмәтлемен.

— Авылга кайткач, каен-атам белән көтү көткәндә, аның тау битеннән карап, «Менә бу урыннарда Каран исемле зур авыл булган. Анда минем ата-бабаларым яшәгән, аларның өч мәчете, су тегермәне һәм җирләре булган», — дип сөйли торган иде. Тормыш иптәшем Фәниснең унҗиденче буын бабасына кадәр эзләп таптым. Алар чыннан да хәлле башкортлар булган. Үз ыруымны унынчы буынга кадәр юлладым. Үземнең татар дворяны Батырша нәселеннән — чын татар милләтеннән булуымны расладым. Шул рәвешле, кияүгә чыккач ир туганнарының «башкорт килене» дип дәшүеннән арындым. Шул сүз бик тә күңелемә тигән иде... Ә инде нәсел агачларын, озак еллар сакланырдай кадерле ядкарь булсын өчен, китап итеп бастырдык, туганнарга бүләк иттек. Зур эшнең башы бар, дәвамы киләчәк буыннар кулында, — дип билгеләп узды Люзия ханым.

Бүген ул шәһәрнең

2 санлы модель китапханәсендә баш китапханәче булып эшли. «Райский сад», «Наследие», «Сознание» — күп төрле түгәрәкләр белән җитәкчелек итә. Сукыр кешеләр өчен махсус китаплар ясый. Хәер, Люзия Мостафа кызының кулыннан килә торган сәләтләре моның белән генә чикләнми. 15 яшендә ул Петр беренче турында әдәби китап укый. Патшага гашыйк булган үсмер кыз аның сурәтен ак кәгазьгә гади каләм белән бик оста төшерә. Әлеге сурәтләре буенча аны хәтта Ленинградның реставрация училищесына укырга да кабул итәләр. Әмма яшь кызга рәссам булу хыялын тормышка ашыруда ике арадагы озын чакрымнар комачау итә. Люзия Мостафа кызы, әнисенә охшап, бик оста чигә һәм тегә. Изолоннан чәчкә, курчак һәм башка формаларда яктырткычлар җитештерә. Картиналар ясый. Алар белән үз йортының диварларын бизи.

«Икебезгә бер бәхет»

— Люзия ханым, кешегә бәхетле булыр өчен күп кирәкме?

— Юк. Бәхет бит ул безнең белән янәшә. Аны күрә һәм тоя белергә генә кирәк. Мин иң беренче чиратта матур табигатьле илемдә, әти-әниемнең җылы кочагында туган бала булуым белән бәхетле. Үземә тиң кешене табу, бер-береңне кадерләп һәм яратып яшәү — үзе бер бәхет. Яшь чагында тормыш ыгы-зыгы белән уза икән ул. Ә менә олыгая төшкәч, аеруча балалар үзаллы яши башлагач, янәшәңдә сине көтеп алган, күз карашыннан сине аңлый белгән ярың булу — монысы инде бәһасе булмаган зур бәхет.

— Сез хатыныгызны ни өчен яратасыз? — дип мөрәҗәгать итәм Фәнис Фәнил улына.

— Булганы өчен. Аның белән минем көнем кояшлы, ашым тәмле, ятагым җылы. Әлбәттә, мин артык романтик түгел. Матур сүзләр дә әйтә белмим. Әмма Люзиямне яратуымны аңа булган ихлас мөнәсәбәтем, аның бөтен көйсезлекләрен үтәвем, аның күзенә генә карап яшәвем белән дәллиләргә тырышам, — диде ул.

— Читтән карап торганда, безнең гаиләдә беренче скрипканы мин уйныйм кебек тоела. Әмма бу алай түгел. Бүген мин тормышта үз урынымны тапканмын, хезмәтемдә уңышларга ирешкәнмен икән, болар барысы да һәрвакыт янәшәмдә булган, мине һәр эштә, һәр башлангычта аңлый һәм ярдәм кулы суза белгән ышанычлы һәм төпле иремнең дә казанышлары. Әле дә булса ул мине иркәләп, һәр сүземне тыңлап һәм аңлап яши. Ике кеше мәхәббәте чын бәхет тудыра, — дигәндә Люзия ханымның күзләрендә биеп торган бәхет чаткыларын күрми мөмкин түгел иде.

Туган авылы Муллакайдагы кебек матур табигатьле урында йорт-җир тергезү теләге белән яшәгән Люзия Мостафа кызының бу хыялы да тормышка аша. Бүген Хәйретдиновлар Иске Туймазыдан ерак түгел, урман буенда урнашкан Карат-Тамак авылында түгәрәк йорт җиткерә. Нәкъ менә түгәрәк. Һәрнәрсә дә үзгә булырга күнеккән гаилә шәхси йортларын салганда да башкаларга охшамаска карар итә.

Ихатадагы барлык төзелешне Фәнис Хәйретдинов үз куллары белән башкара. Кечкенәдән эшләп үскән авыл малае бит ул. Участокта беренче эш итеп салып кергән мунчаларын ул зур һәм иркен итә. Тимердән челтәрләп эшләнгән чатыр, декоратив күпер, эскәмия һәм башкалар — барысы да аның тырыш кул хезмәте.

Урамда — октябрь. Беренче салкыннар да булырга өлгерде. Ә Хәйретдиновларның бакчасында әле дә булса розалар чәчәк ата. Алар бер йөздән артык төп.

— Хатыныма чәчәкләр үстерергә ярдәм иткән арада йорт төзим, — диде юмор хисле гаилә башлыгы. — Һәр эшне башкарганда, Люзиямнең бөтен теләкләрен истә тотам. Бу бит безнең күңел җылыбызны салып, бәхетебезне тагын да түгәрәкләндереп төзи торган беренче уртак йортыбыз. Шуңа күрә аның уңайлы, якты һәм җылы нигез булуын телим, — диде гаилә башлыгы.

Шушы түгел мени бәхет?

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: