Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 сентябрь 2022, 15:43

Октябрьскийда коронавирус һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта

Безнең шәһәрдә яшәүче 181 кеше COVID-19 авыруыннан дәвалана.

Октябрьскийда коронавирус һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта
Октябрьскийда коронавирус һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта

Шулардан биш кеше - Туймазы клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәгендә. Әлеге мәгълүматларны 1нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Сергей Иванов җиткерде. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чарасы булып прививка тора. Аны 1нче һәм 2нче поликлиникаларда, алдан язылмыйча, ике компонентлы «Спутник V» белән ясарга була.

Балалар поликлиникасында гриппка каршы вакцинация сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 08.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Өлкәннәр поликлиникасында прививка кабинетлары 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, шимбә көнне 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә кадәр эшли.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: