Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 март 2022, 11:51

Сәламәтлек чатларына кушылыгыз!

Башкортстанда «Телеграм» мессенджерында медицина чатлары булдырылган. Анда халык медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы сораулар бирә ала, ә медицина оешмасы вәкиле җавапны ике сәгать эчендә бирәчәк.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, дәвалау билгеләүне һәм медицина киңәшләрен чатта алырга ярамый. Чатлар «ЗдравКонтроль» федераль проекты кысаларында булдырылган.
Проектның төп бурычы — халык өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру.
«Минемчә, бу проект актуаль, бигрәк тә безнең пандемия чорында, чөнки күп процесслар онлайн оештырыла. Ул медицина ярдәмен алганда халыкның проблемаларын хәл итү өчен медицина оешмаларын һәм пациентларны тагын да якынрак итәргә сәләтле. Проблемаларны тиз арада хәл итәргә ярдәм итәчәк, - дип белдерде Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Чатлар Башкортстанның һәр округында оештырылган, дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Чатлар турында мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина оешмалары сайтларында урнаштырылган.
"Медицина чаты медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә халык арасында килеп туган проблемаларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без дәүләт хакимияте, урындагы үзидарә органнары, төбәкләрдәге иҗтимагый палаталар, пациент оешмалары тарафыннан системалы актив чаралар кабул итү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Шулай ук халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру планлаштырыла", - ди «ЗдравКонтроль» проекты җитәкчесе, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы медицина оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләүне уздыру буенча Иҗтимагый совет әгъзасы Евгений Мартынов.
Сынау проекты 2018 елда Мәскәү өлкәсендә эшләтеп җибәрелде. Бу чорда медчатларда 100 меңнән артык мөрәҗәгать каралды. Федераль проект Русия Федерациясе Президенты грантын кулланып, Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасының оештыру ярдәме һәм Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән.
Медицина чатлары, гражданнарның медицина оешмалары вәкилләре белән турыдан-туры элемтә каналы буларак, сәламәтлек саклау өлкәсендә актуаль сорауларга җаваплар һәм проблемаларны оператив хәл итү өчен, шулай ук халыктан социаль сорау алу үткәрү мөмкинлеге бирә.
Әлеге "Здравчатлар" төбәктәге барлык шәһәрләрне һәм торак пунктларны колачлый. Һәрберсендә сәламәтлек саклауны оештыручылар (баш табиблар һәм аларның урынбасарлары, структур бүлекчәләр мөдирләре), республиканың актив халкы (катнашучылар 18 яшьтән өлкән), модераторлар һәм волонтерлар бар. Чатларда хәл ителә торган төп мәсьәләләр: табибка язылу, өйгә табиб чакырту, поликлиникаларда чиратлар, тикшерү һәм тест үткәрү, җаваплар, норматив документларны аңлату һәм башкалар. Анда нинди мәсьәләләр каралмый: диагноз кую, терапия билгеләү, дару препаратларының һәм түләүле хезмәтләрнең бәясе, ашыгыч ярдәм эше, госпитальләү мәсьәләләре.
Медицина округындагы үз чатыңа керү бик гади – сылтамалар буенча күчәргә кирәк:

Октябрьский медицина округы - https://t.me/+MrE-g_Ue6hIxYTcy

Фото: legkopolezno.ru

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: