Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 март 2022, 11:27

Башкортстанда даруларга кытлык булырмы?

Даруханәләрдә дарулар булу турында мәгълүматны кайдан белергә? Башкортстан Хөкүмәте мәйданчыкларында турыдан-туры эфирлар сериясен сәламәтлек саклау министры Максим Забелин дәвам итәчәк.    

Башкортстанда даруларга кытлык булырмы?
Башкортстанда даруларга кытлык булырмы?

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте кичә 19:55 сәгатьтә бу мәсьәләгә багышланган пост урнаштырган:
Башкортстан даруханәләрендә препаратларга кытлык бармы? Препаратларга бәяләр артудан куркырга кирәкме? Санкция басымы шартларында Башкортстанда сәламәтлек саклау ничек эшли? Даруханәләрдә даруларның булуы турында мәгълүматны кайдан белергә була? Ташламалы категория пациентларга препарат юк икән, нишләргә?
Башкортстан Хөкүмәтенең социаль челтәрләрендә туры эфирда «Объясняем. Башкортостан» проекты һәм Республика белән идарә итү үзәге белән берлектә сәламәтлек саклау министры Забелин Максим Васильевич шушы һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.
22 март, 15:00, карамый калмагыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: