Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 март 2020, 01:00

Бөерне яшьтән сакла!

Табиб-уролог Исмон Юнысов фикеренчә, сәламәтлекне вакытында кайгыртып тору күп төрле авырулардан арынырга булышачак.Исмон Рәсүл улы Октябрьский хастаханәсендә юллама буенча эшли. Ул авыруларны да кабул итә, операцияләр дә ясый. Ростов дәүләт медицина университетын тәмамлап, Новосибирск милли тикшеренү университетында «Урология» белгечлеге буенча ординатура үткән яшь белгеч белән Бөтендөнья бөер авыруларына көрәш көне уңаеннан очрашып, әңгәмәләшеп алдык.

Табиб-уролог Исмон Юнысов фикеренчә, сәламәтлекне вакытында кайгыртып тору күп төрле авырулардан арынырга булышачак.
Исмон Рәсүл улы Октябрьский хастаханәсендә юллама буенча эшли. Ул авыруларны да кабул итә, операцияләр дә ясый. Ростов дәүләт медицина университетын тәмамлап, Новосибирск милли тикшеренү университетында «Урология» белгечлеге буенча ординатура үткән яшь белгеч белән Бөтендөнья бөер авыруларына көрәш көне уңаеннан очрашып, әңгәмәләшеп алдык.
Исмон Рәсүлович, урология нефрологиядән нәрсәсе белән аерыла?
— Урология — медицинаның бәвел юллары системасы авыруларын дәвалау һәм кисәтү алымнарын өйрәнүче өлкәсе. Ул нефрологиядән аермалы буларак, хирургиянең бер тармагы буларак күзаллана. Шуңа күрә дә урология хасталарны башлыча хирургик дәвалау белән шөгыльләнә.
—Сезгә нинди авырулар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?
— Ялкынсыну чирләре — простатит, цистит, бөер авырулары — пиелонефрит, гломерулонефрит, бөердә таш барлыкка килү (нефролитиаз). Соңгысы буенча авыру очраклары аеруча күп. Бөергә таш җыелуы башлыча эчәр суның сыйфатына бәйле дип күзалларга мөмкин. Гадәттә, 5-ммга кадәр зурлыктагы вак таш-ком кисәкләре (микролитлар) үзләрен артык сиздерми. Ә безнең пациентларның һәр икенчесе көчле авырту тоя. Моның сәбәбе — ташларның үткен кырлы булуында. Суны чистартып, ягъни фильтр аша чыгарып куллану хәвефне кисәтүдә беренчел чара.
Соңгы елларда яман шеш авырулары (шул исәптән, урологиядә дә) үсеш алуы зур хәвеф тудыра. 2020 ел башыннан гына да 16 шундый очрак ачыкланды. Шәхсән минем күзәтү астында 537 кеше исәптә тора, шуларның 40 проценты — бөер яман шешенә бәйле. Куркыныч чирне булдырмау өчен аны вакытында ачыклау мөһим, сүз УЗИ үтү, анализлар бирү турында бара. Мисал өчен, тикшерү ярдәмендә 4 кешедә ракны башлангыч чорында ачыклауга ирештек, нәтиҗәдә, бөерләрне саклап кала алдык.
— Бүлектә эш тәртибе Новосибирск, Ростов кебек шәһәрләрдән аерыламы?
— Әлбәттә, биредә эш күләме күпкә кимрәк. Әмма заманча технологияләрнең җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмавы берникадәр катлаулыклар тудыра. Мисалга, зур шәһәрләрдә лапаротомия (ачык операцияләр) инде 10 еллап кулланылмый, ягъни бөердәге ташларны вату, чыгару һәм башка төр урология авыруларын дәвалауда эндоскопик, лапароскопик операцияләр эшләнә. Ә бездә андый гамәлләр өчен махсус чаралар, атап әйткәндә лазер приборлары җитешми яки бөтенләй юк.
— Бөерләр организмда нинди гамәлләр үти, аларның эшчәнлеге бозылу нәрсәгә бәйле?
— Бөер — яшьтән үк сакларга кирәк булган әгъзаларның берсе. Аның төп бурычы — канны чистарту. Бөерләрнең дөрес эшчәнлеге бөтен организмга тәэсир итә, күп авырулардан саклап кала. Алар файдалы матдәләрне туплау һәм бәвел белән кетон, аммиак ише зарарлы кушылмаларны чыгару эшен башкара. Эпидемиологик мәгълүматлар соңгы елларда урология авырулары үсеш алуын раслый. Бу кешеләрнең яшәү һәм туклану рәвешенә, сыеклыкны куллану тәртибенә, экологик сәбәпләргә, зарарлы гадәтләр белән мавыгуга, даруларны күзәтүсез кабул итүгә бәйле. Күп очракта гади кисәтү чаралары үтәлмәве дә начар нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
— Суны күбрәк эчсәң, бөер чирләре дә азрак була диләр, бу дөресме?
— Әйе, суны тиешле күләмдә куллану бөер авыруларын киметергә булыша, моңа бәйле бәвел юллары проблемалары да әзәя. Хәзер балалар, үсмерләр су эчми. Бу начар күренеш. Бигрәк тә сидек юллары чирләре булганда, суны җитәрлек дәрәҗәдә (тәүлегенә ким дигәндә 1,5 литр)эчәргә кирәк, чөнки бөер гел чистарынырга тиеш. Шулай ук файдалы үләннәр җыелмасын куллану да яхшы нәтиҗә бирәчәк.
— Бөерләр яшьтән сәламәт булсын өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— Беренче чиратта әти-әниләргә үзләреннән башларга кирәк. Алар сәламәт булса, балаларына да хәвеф янамаячак. Даими рәвештә диспансерлаштыру үтү, кан, бәвел (шул исәптән, Нечипоренко буенча да) анализлары тапшыру зарур. Спорт белән шөгыльләнү, физик эш, һава торышына карап киенү дә мөһим. Хәзер еш кына яшьләрне яланаяк кедада, кыска курткада күрергә туры килә. Ә күп кенә чирләр салкыннан килеп чыга, аякны өшетү бөерләргә зыян китерә.
Әти-әниләр баланың берничә көн эче яки биле авыртуына зарлануына, салкын тию билгеләреннән тыш температурасы күтәрелүе, бәвелнең төсе, исе үзгәрүенә игътибар итәргә тиеш. Мондый билгеләр булса, шунда ук табибка бару кирәк.
Бөерләрдә патологик гамәлләр баштагы мәлләрдә тышкы билгеләрсез үтәргә дә мөмкин, әмма соңыннан авыру кискенләшә, организмда сыеклык тоткарлану, гомуми агулану, кан басымы күтәрелү, көчле авырту (колики) кебек тайпылышлар күзәтелә. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү, тикшеренеп тору куркыныч чирләрне кисәтергә, бөерләрне һәм гомерне дә саклап калырга булыша.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, җиңел булмаган хезмәтегездә уңышлар, рәхмәтле пациентларның күбрәк булуын телибез!
Читайте нас: