Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 февраль 2020, 12:30

Сөеп-сөелеп яшәгәндә тормыш матур!

Мәхәббәт ялкынында янучылар бәйрәме — Гашыйклар көне уңаеннан Туймазыда гомер итүче Околар гаиләсе белән очраштык.

Мәхәббәт ялкынында янучылар бәйрәме — Гашыйклар көне уңаеннан Туймазыда гомер итүче Околар гаиләсе белән очраштык
... Аларның холык-фигыльләрендә дә, төс-кыяфәтләрендә дә охшашлык бар, диләр. Алай гына да түгел, сайлаган һөнәрләренә кадәр тәңгәл килгән — икесе дә сәламәтлек сагында тора. Эльвира Фәнил кызы «Доктор Плюс» клиникасының УЗИ һәм функциональ диагностикалау бүлеге табибы, магнит-резонанс томографиясе белгече, Эрик Франсуа — невролог, рефлексотерапевт.
Тәнендә кайнар конголезецлар каны аккан егет Уфада туып-үскән гүзәл татар кызы белән ничек табышкан соң? Моны ачыклау өчен иң башта балачак елларына күз салу кирәктер...
Эрик Туймазы районының Түбәнге Троицк авылында үскән, әтисе — Конго Республикасы кешесе. Әти-әниләре Ташкентта эшләгәндә танышып, кавышкан. Авыл хуҗалыгы институты студенты Франсуаның үз иленә кайтыр вакыты җиткәч, Татьяна аның белән китәлмәгән, чөнки совет заманында мондый мөмкинлек булмаган. Яшь хатынга яңа туган сабые белән туган авылына кайтырга туры килгән.
«Бүген авылдашлар белән мөнәсәбәтләр яхшы, ә менә балачакта төрле хәлләр булды, — дип хәтерли Эрик. — Кара тәнле малайга сәерсенеп, чит планетадан килгәндәй карыйлар иде. Тик мин үземне кыерсытырга ирек бирмәдем. Ул вакытта иң якын терәк-таянычларым әнием һәм әбекәем булды. Алар мине авырлыкларга каршы торырга, төшенкелеккә бирелмәскә, хезмәтне яратырга, намуслы һәм кыю булырга өйрәтте. Әбием белән урман-кырларда йөрергә яраттык, ул миңа гүзәл табигатебез турында сөйли иде». Үсә төшкәч, Эрик аэропорт начальнигы булып эшләүче әтисе янында кунакта да булып кайткан, аның гаиләсе белән танышкан. «Конгода тырыш, хезмәт сөючән халык яши. Яшьләр исерткечләрне бик аз куллана, тәмәке белән дә шундый хәл», — ди ул.
Эрикта табиб булу теләге 8нче класста туа. «Мине анатомия бик кызыксындыра иде, — ди мәкаләм каһарманы. — Мәктәптән соң Туймазы медицина колледжына юл алдым. Аны кызыл дипломга тәмамлап, фельдшер булып эшли башладым. Югары белем алу ниятендә медицина университетына укырга кердем».
Эльвира, әйткәнемчә, Уфа кызы. Мәктәптән соң башкаланың медицина колледжында белем алган. «Табиб булу турында мин 5 яшьтән үк хыялландым! — ди Эльвира. — Бервакыт әтиемнең аягында трофик яра ачылды. Мин стрептомицин даруын порошок итеп изеп, яраны дәваларга тотындым. Булачак һөнәргә нигез шул вакытта салынгандыр».
... Күрүегезчә, яшьләрнең уй-хыяллары бер юнәлештә бара. Ниһаять, язмыш аларны Башкорт дәүләт медицина университетында, имтиханнар тапшырганда очраштыра. Эльвирадан: «Эрик сезне кайсы ягы белән җәлеп итте?», дип сорыйм. «Алчак йөзе, ихлас елмаюы белән. Әлбәттә, безнең төбәккә хас булмаган төс-кыяфәте дә игътибардан читтә калмагандыр... Имтиханнар мәле булганга, мин дулкылану хисе кичердем, ә ул үзен тыныч тота, һәр сорауга да җавап бирә. Аңардагы халәт миңа да күчкәндәй булды, борчылулар бетте. Якыннан аралаша башлагач, Эрикның башка бик күп уңай сыйфатлары ачылды. Ул тәрбияле, акыллы, күп нәрсәләр белә, аның белән фикер алышуы кызыклы. Ярдәмчел булуы, сәламәт тормыш алып баруы да күркәм сыйфатларына керә».
Үз чиратында, Эрик күп кызлар арасыннан нигә нәкъ Эльвираны сайлады икән? «Ир-ат күзләр белән ярата, диләр, мине дә тәү чиратта Эльвираның гүзәл-сөйкемлелеге, зифа буй-сыны җәлеп итте, — ди Эрик. — Моннан тыш максатчан, ныкышмалы булуы да ошады».
... Яшьләр дәвалау факультетына кичке бүлеккә укырга керә. Көндезләрен Эльвира республика балалар клиник дәваханәсенең УЗИ бүлегендә шәфкать туташы, Эрик «ашыгыч ярдәм»дә фельдшер булып эшли. Ә кичләрен гыйлем дөньясында «гизәләр». Егет белән кызның уй-фикерләре, мавыгулары охшаш булганга, алар чын дусларга әйләнә, төрле мәсьәләләр буенча бер-берсе белән киңәшләшә. 5нче курста хирургия буенча олимпиада оештырыла. Эрик дустын анда үзенә ассистент булырга чакыра. Хәйләкәр егет шул рәвешле Эльвираны сынап карарга да уйлый, янәсе, булдырырмы, каушап калмасмы? Гүзәл туташ та сынатырга уйламый, тиешле гамәлләрне җиренә җиткереп башкара. «Нәкъ шул вакытта Эльвираның гомерлек ярым булырдай зат икәнен ныклап төшендем ахры», — дип елмая Эрик, студент елларын искә алып.
Университетның соңгы курсларында хисләренең җитди булуын аңлап, язмышларын бергә бәйлиләр. Интернатурада укыганда беренче уллары — Эмиль туа. Эрик «Доктор Плюс» клиникасы белән килешү нигезендә эшчәнлеген Туймазыда дәвам итәргә тиеш була. Уфада туып-үскән шәһәр кызы тормыш кайнап торган башкаладан тыныч, артык шау-шусыз төбәккә күченүне ничек кабул итте икән? «Беренчедән, тормыш иптәшем кайда — мин шунда булырга тиеш, — ди Эльвира. — Икенчедән, абруйлы заманча клиникада эшләү мөмкинлеге. Биредә мине яхшы каршы алдылар, шунда ук үз белгечлегем буенча эш тәкъдим иттеләр. Эмилебез кечкенә булганга, тәүдә Эрик белән чиратлап эшләдек: мин беренче сменада, ул — икенчедә. Ә 2017 елда Эрнест исемле икенче улыбыз туды».
Бүген инде Околар үрнәкле гаилә булып яши, балалар үстерә, халык сәламәтлеге сагында да тора. Аларга медицинага кагылышлы соравымны бирәм. Соңгы елларда төрле хасталарның, атап әйткәндә нерв авыруларының күбәюе нәрсәгә бәйле, кешеләрнең үз сәламәтлегенә битараф булуынамы әллә яшәү рәвешенәме? «Күпчелек авыруларның төп сәбәбе — сәламәт тормыш алып бармау, — ди Околар. — Монда аз хәрәкәтләнү, спорт белән шөгыльләнмәү, зарарлы гадәтләр белән мавыгу, депрессиягә бирелү керә. Хәзер авырулар «яшәрә», элек өлкәннәрдә генә күзәтелгән хасталар яшьләргә күчә. Боларны вакытында аңлап, үз өстеңдә эшли башласаң, шактый авырулардан арынырга мөмкин. Бер уйласаң, сәламәтлек өчен күп тә кирәкми: нибары даими рәвештә күнекмәләр ясау, спорт белән дус булу, дөрес туклану, саф һавада йөрү. Моның нәтиҗәсе — физик һәм рухи халәтнең яхшы булуы».
Гаиләдә ир белән хатынның икесе дә медицина өлкәсендә эшләве тормышта булышамы яки киресенчәме? «Колледжда укыганда ук тормыш иптәшемне мотлак рәвештә табиб итеп күз алдына китерә идем, — ди Эльвира. — Кечкенәдән медицинаны үз иткәч, миңа шул өлкәдәге белгечләр белән аралашу да кызыклырак тоелды. Гаиләбезгә килгәндә, эштәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар өйдә гадәти хәлгә кергән. Төрле хәлләр була бит, кайчагында катлаулы авырулар очрый, рухи яктан сыналасың. Ә өйдә сине аңлыйлар, кирәкмәс сораулар белән бимазаламыйлар. Һөнәри белемне үстерү буенча уку-конференцияләр белән дә шул ук хәл. Мисалга, Туймазыда яши башлаган чорда Эрик рефлексотерапевтка 4 айлык укуга китте. Мин сабый улым белән берүзем таныш түгел шәһәрдә калдым. Яшермим, тәүдә кыен булды, әмма моның мөһимлеген аңлау миңа көч бирде. Ә инде икенче юлы мин МРТ буенча Санкт-Петербургта укыганда Эрик берсүзсез ике бала белән өйдә калды, шул рәвешле миңа һөнәри яктан камилләшергә мөмкинлек бирде. Бәлки, икебез дә медицинада эшләмәсәк, үзара аңлашу да булмас иде...»
Околар гаиләсе гел эш белән генә мәшгуль дип уйламагыз, алар ялларын да кызыклы итеп оештыра белә. «Күп вакытны саф һавада үткәрергә тырышабыз, – ди Эльвира. –Эрик чаңгыда узышырга ярата. Бу спорт төренә мәхәббәтне тренеры Григорий Каптелинин тәрбияләгән. Кышын балалар белән чаңгыда, тюбингта, тимераякта шуабыз. Җәен велосипедта җилдерәбез. Театрга да йөрештергәлибез. Гаилә гореф-гадәтләренә килгәндә, тәмле ризык әзерләп, бергәләп кызыклы кино карарга яратабыз. Эрик музыкаль белемгә дә ия. Ул аккордеонда уйнап-җырлап, балалар биеп, күңел ачабыз».
Мәкаләм каһарманнары милли гореф-гадәтләргә дә ихтирамлы карашта. «Ике динне дә хөрмәтлибез, бәйрәмнәрне бергә билгелибез, — ди Эльвира. — Мисалга, Уфага кайтканда әнкәй Пасхага йомыркалар буяп куярга, йомшак күмәч (кулич) белән табын әзерләргә мөмкин. Ирем дә мөселман йолаларына игътибарлы карашта, милли аш-суларыбызны ярата». Околар гаиләсе Эрикның әтисе белән дә даими элемтәдә тора. «Бәйрәмнәрдә дә, башка сәбәп белән дә видеобәйләнешкә керәбез, урысча-французча аралашабыз, — ди алар. — Киләчәктә балалар белән Конгога барып кайту нияте дә бар». Әйткәндәй, Эрик урыс, татар, алман һәм француз телләрен белә. Татарчаны ул фельдшер булып эшләгән чагында өйрәнгән. «Чакыру буенча еш кына олы яшьтәге апа-абыйлар янына барырга туры килә иде, — ди ул. — Ә алар күпчелектә татар телендә сөйләшә. Әкренләп аны да үзләштердем».
Ир-атның күңеленә юл ашказаны аша диләр, Эрик нинди ризыкны аеруча ярата икән? «Мантый, пилмән. Ирем аш-су ягына үзе дә бик оста, ул хәтта пешекче булырга да хыялланган, камыр ризыкларын һәрчак бергә әзерлибез, олы улыбыз да безгә булыша. Кибеттәге ярымфабрикатларны бөтенләй кулланмыйбыз». Ә менә Эрик Эльвира әзерләгән бөтен ризыклар да тәмле ди! Бу — чын мәхәббәтнең тагын бер дәлиледер...
Гүзәл затлар бүләк алырга ярата. Эрик Эльвираны бу уңайдан еш шатландырамы икән? «Иң үзенчәлекле бүләкләрнең берсен Табиблар көнендә алдым. Ул — велосипед иде. Моннан тыш тормыш иптәшем бриллиант кашлы алка, чәшке тун белән дә сөендерде».
Нәрсә ул — мәхәббәт?
Эльвира һәм Эрикка мәңгелек кыйммәтләргә бәйле шушы соравымны бирәм. «Мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак нәрсә юктыр ул! Бу хис күңелгә яктылык, нур иңдерә, биеклекләргә илһамландыра. Аңардан башка яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде, — диләр Околар. — Дөньяга һәр кеше сөяр һәм сөелер өчен туган, яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан яратасың. Гаиләдә бер-береңне аңлау, хәлгә керә белү мөһим. Кайбер вакыт артык сорау бирмичә, дәшми калу да кирәк. Мондый мәлдә сөйгәнеңнең җылы кочагына сыенып, сүзсез генә «серләшү» дә җитә...».
Автор фотосы һәм архивтан.
Читайте нас: