Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 февраль 2020, 13:57

МРТ үзәге Туймазыда да бар

Сәламәтлеккә юл кайдан башлана? Әлбәттә, организмыңдагы үзгәрешләрне, тайпылышларны төгәл белүдән.

Сәламәтлеккә юл кайдан башлана? Әлбәттә, организмыңдагы үзгәрешләрне, тайпылышларны төгәл белүдән. Ә моның өчен бүгенге медицина диагностика һәм дәвалау өлкәсендә яңа ысул-алымнарны кертү һәм куллануга зур игътибар бирә. Шуларның берсе — магнит-резонанс томографиясе — бүгенге көндә медицинада киң таралган нәтиҗәле диагностикалау алымы. Ул кайсы очракларда кулланыла, аның өстенлекләре нәрсәдә һәм ул пациентлар өчен куркыныч тудырмыймы? Шушы сорауларга җавап алу өчен Туймазыда күптән түгел ачылган «Доктор» томография үзәгенә юлландык.
Үзәк кыска вакыт эчендә тирә-якта киң танылу яулаган. Алай гына да түгел, бирегә Уфа, Ырынбур, Ижау, Чиләбе, хәтта Себер якларыннан да тикшеренергә киләләр. Беренчедән, үзәктә югары сиземлекле уникаль МРТ-аппарат (мондый якын-тирәдә тик Казанда гына бар) урнаштырылган, икенчедән, биредә үз эшенең чын осталары, югары квалификацияле белгечләр эшли. Безне үзәк мөдире Ирина Грачева каршы алып, бөтен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
— Ирина Ивановна, магнит-резонанс томографиясе ысулы белән тикшерү кайсы очракларда таләп ителә?
— Гадәттәгечә, пациентларны тикшерүгә дәвалаучы табиблар җибәрә, нәтиҗәләр диагноз билгеләү яки аныклау, теге яки бу тайпылышны раслау яки төшереп калдыру өчен кулланыла. Моннан тыш, кеше тикшерүне үз теләге буенча, юнәлешсез дә үтәлә. Мәсәлән, әгәр дә баш авыртуы, басым чабышлары, колактагы шау-шу борчыса, баш миен, умыртка баганасының муен өлешен тикшертергә тәкъдим ителә. Буыннар авыртуы борчыса да (җилкәләр, тезләр, табаннар) МРТ үтүне кичектермәгез. МРТ онкологияне иртә ачыклау ысулы буларак та билгеле. Алдан ачыкланган яман шеш — дәвалануның уңышлы тәмамлану нигезе. Вакытында белү һәм патологияләрне ачыклау дәвалауның вакытын кыскартырга һәм өзлегүләрне киметергә ярдәм итәчәк.
Шулай итеп, төгәллеге аркасында МРТ киң кулланыш кысаларына ия. Ул баш мие, йомшак тукыма, кече оча һәм корсак куышлыгы органнары, умыртка сөяге, кан тамырлары авыруларын ачыклауда нәтиҗәле. Чирләрне алдан кисәтү максаты белән дә МРТ үтү файдалы.
— Аппаратыгызның үзенчәлекләре турында сөйләсәгез иде.
— Безнең үзәктә 1,5 Тесла куәтле Siemens җиһазы кулланыла. Аның югары нәтиҗәлелеге тикшеренүләрне шактый төгәл үткәрергә мөмкинлек бирә. Атап әйткәндә, аппарат шау-шуны баса, сурәтләрне югары төгәллектә күрсәтә. Мәсәлән, җиһаз шешләрне барлыкка килгән, кечкенә мәлендә үк күрү мөмкинлегенә ия.
— Әмма күп нәрсә аппаратурадан гына түгел, белгечнең квалификациясеннән дә тора. Сездә белгечләр белән тәэмин итү вәзгыяте ничек?
— Чыннан да, МРТ өлкәсендә яхшы белгечләр күп түгел. Әмма клиникабызның югары квалификацияле табиб-рентгенологлар белән горурланырга тулы хокукы бар. Бездә тәҗрибәле белгечләр Владимир Карпов, Резеда Фазлыева эшли. Беренчесе октябрьскийлыларга яхшы нейрохирург буларак таныш булса, икенчесе — рентгенология өлкәсендә зур тәҗрибәле табиб. Ә инде яшь, өметле белгеч Эльвира Оконы клиника махсус МРТда эшләү өчен Санкт-Петербургның И. Мечников исемендәге медицина универститетында укытты.
— МРТ үтүгә махсус әзерлек кирәкме?
— Нигездә, мондый ихтыяҗ юк. Әмма, мәсәлән, корсак куышлыгын тикшерер алдыннан гади киңәшләрне тоту таләп ителә. Әлбәттә, тикшерү алдыннан өске киемне салырга, кесәләрдән металл әйберләрне алырга кирәк.
— Күпме вакыт таләп ителә?
— Уртача 20-30 минут. Мәсәлән, баш миен стандарт (патологияләр булмаганда) тикшерү өчен 15 минут та җитә. Ә инде киста, шеш күренсә, аны аеру өчен, әлбәттә, вакыт күбрәк кирәк булачак. Иң мөһим бурыч — табибка патология турында тулы аңлатма бирү, монда вакыт белән исәпләшеп булмый.
— МРТ-тикшеренү никадәр куркынычсыз? Әгәр кирәк булса, кабат тикшерү ничек тиз үткәрелергә мөмкин?
— Пациент өчен магнит-резонанс томография бөтенләй куркынычсыз, һәм бу аның зур өстенлеге. Бу ысул магнит кырын куллануга нигезләнгән, шул рәвешле кеше нурланыш йогынтысына дучар булмый. Вакыт аралыкларына килгәндә, гомумән, бернинди чикләүләр юк: кеше көн саен МРТ үтсә дә, организмга зарары юк.
— МРТ балаларга ясаламы?
— Әйе, балаларны да тикшерәбез. Яңа туган, кечкенә сабыйларны да карыйбыз. Мәсәлән, күптән түгел бер яшьлек баланы әнисе белән бергә тикшердек.
— Нинди очракларда тикшерү үтәргә ярамый?
— Елдан-ел МРТга бәйле каршылыклар кими. Бүгенге көндә организмда кертелгән медицина эшләнмәләре (имплантлар), мәсәлән, кардиостимулятор булганда тикшеренү катгый тыела. Шулай ук йөклелекнең беренче чорында тикшеренү киңәш ителми.
— Гәзит укучыларга теләкләрегез?
— Кешеләр үз сәламәтлегенә җаваплы карасын иде, чөнки һәркемнең сәламәтлеге — үз кулында. Табибка күренү, тикшеренүне соңгы чиккәчә сузмагыз. Бигрәк тә авыртыну, үзегезне начар хис итү дәвамлы булса, кичектермичә МРТ-тикшеренүе үтәргә киңәш итәм. Профилактика өчен бөтен организмны комплекслы тикшерү дә беркемгә дә комачауламас. Безнең клиникада диагностикалау, дәвалану өчен бөтен шартлар тудырылган. Эш көннәрендә 8.00дән 21.00 сәгатькә кадәр кабул итәбез, шимбә-якшәмбе 9.00дан 20.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Язылу өчен телефоннар: 8 (34782) 22-900, 8-937-85-22-900. Рәхим итегез!
Реклама сыйфатында. Каршылыклар булуы мөмкин, табиб белән киңәшләшү кирәк.
Читайте нас: