Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 февраль 2020, 18:44

Стоматолог көнендә туган ул

БРның сәламәтлек саклау отличнигы, утыз елдан артык балалар теш табибы булып эшләүче Алсу Вәлиуллина тәҗрибәле белгеч кенә түгел, ә хезмәттәшләре арасында абруйлы остаз һәм нәни пациентларның яраткан табибы да

Теш табибы кабинеты алдында балалар гына түгел, хәтта өлкәннәрнең дә курку һәм дулкынлану кичерүе гадәти хәл. Әмма бу һөнәр вәкилләре арасында теш дәвалау иң куркыныч һәм авыртулы гамәл дигән фикерне тамырдан үзгәртүче осталар бар икән дә. Балалар стоматологы Алсу Вәлиуллинаны тулы ышаныч белән нәкъ шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин. Һөнәри бәйрәм уңаеннан аның белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
— Алсу Фәритовна, гәзит укучыларны үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
— Мин тумышым белән Балтач районы Иске Балтач авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина институтына стоматология бүлегенә укырга кердем. 4нче курста Октябрьскийга практикага җибәрделәр. Биредә булачак тормыш иптәшемне очратып, тиздән гаилә кордык. 1987 елда 5нче курсны тәмамлап, шәһәрнең стоматология поликлиникасында балалар теш табибы булып хезмәт юлымны башладым һәм бүгенге көнгә кадәр шушында үз һөнәрем буенча эшлим.
— Балалар стоматологиясе өлкәннәрнекеннән нәрсәсе белән аерыла?
— Балалар стоматологиясе — тар белгечлек һәм кайбер үзенчәлекләргә ия. Зур аерма шунда ки, бала стоматологына һөнәри белем һәм күнекмә белән берррәттән балалар психологиясен дә бик яхшы белергә кирәк. Моннан тыш, балаларның түземлеге азрак, аларны креслода озак утыртып булмый. Шуңа күрә балалар стоматологы кыска вакытка сыеша белергә тиеш. Ата-аналар белән аңлату эшләре алып бару да эшебезнең бер өлеше.
— Гомумән, балаларны ничә яшьтән кабул итәсез?
— Яңа стандартлар буенча без сабыйларны бер айлык чагыннан ук карыйбыз һәм арытаба да кабул итү план буенча башкарыла.
— Кечкенә пациентны тынычландырыр өчен нинди чаралар күрәсез?
— Елмаю һәм ягымлы тавыш, кайчакта хәлне уенга үзгәртү аларда курку, авыртуны бетерергә, ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә. Куркуны иң беренче кабул итүдә булдырмый калу яхшырак, чөнки икенче юлы баланы алып бару кыенлашачак. Теш табибына тәүге килү бала хәтерендә якты вакыйга булып сакланырга тиеш. Моннан тыш, ата-ананың баланы теш табибы белән очрашуга алдан әзерләве дә эшне җиңеләйтә.
— Бу җәһәттән ата-аналарга нәрсә киңәш итәрсез?
— Баланы куркытырга яисә табибка барганы өчен бөтен кибеттәге бүләкне сатып алырга вәгъдә итәргә кирәкми. «Сиңа укол эшлиячәкләр, авыртачак, сабыр итәргә туры киләчәк» дияргә ярамый, киресенчә, стоматологка бару — ул гадәти хәл һәм барысы да яхшы булачагын аңлатырга кирәк. Моннан тыш, баланы тешләре авыртканда һәм ул төн буе йокламаганда гына түгел, ә алдан кисәтү максаты белән стоматологка йөрүне гадәткә кертү бик мөһим.
— Елына ничә тапкыр сезгә күренергә кирәк?
— Теш авыруларын кисәтү өчен ярты елга бер табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Соңгы чиккәчә кичектерү стоматологның эшен дә катлауландыра, баланың халәтенә дә җиңеллек китерми.
— Күп кенә ата-аналар «сөт тешләре барыбер төшеп калачак, аларны дәвалауның нигә кирәге бар?», дип фикерли.
— Бу дөрес фикер түгел. Сөт тешләренең тамырлары булачак төп тешләрнең яралгыларына бик якын урнашкан. Әгәр дәваламасаң, авыру даими тешләргә дә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә сөт тешләрен профилактик карау һәм дәвалау балаларның даими тешләрен сәламәт формалаштыру өчен бик мөһим.
— Хәзерге вакытта тешләре авыру булган балалар саны арта. Бу нәрсәгә бәйле?
— Мин моны, нигездә, туклану белән бәйлим. Балаларның углеводларга бай продуктларны куллануын контрольдә тотарга кирәк. Ә күпчелек әти-әниләр, әбиләр даими рәвештә баласын кәнфитләр һәм башка тәм-томнар белән сыйлый.
— Ә әти-әниләренең тешләре начар булса, бала да стоматологик авырулар белән интегәчәкме?
— Өлешчә нәселдән булуның да ихтималы бар. Әмма күбрәк проблема начар гигиена һәм дөрес тукланмауда.
— Хәзер нинди генә теш пасталары юк. Кечкенә балалар ниндиләреннән файдалана ала?
— Балалар теш пасталарының исемлеге зур. Алар яшь буенча маркировкаланган була. Балалар, пастаны йотканлыктан, аларга кальцийлы пасталар күбрәк тәкъдим ителә. Мисалга, R. O. C. S., Lacalut, «Яңа энҗе» серияләре балалар өчен җайлаштырылган.
— Тешләрне ничек карап тору зарур?
— Тешләрне көненә 2 тапкыр: иртән һәм кич чистартырга кирәк. Шулай ук ашаган саен авызны су белән чайкап алу файдалы. Дөрес туклану да мөһим. Татлы һәм камыр ризыклары тешләрнең тиз бозылуына китерә. Алма, кишер кебек чи җиләк-җимеш яки яшелчәләр күбрәк ашарга кирәк. Алар тешләрне механик чистартуга ярдәм итә. Шулай ук витаминнарга бай булулары белән дә файдалы. Тешләрнең ныклылыгын тәэмин итүче кальций белән эремчек, сыр кебек сөт ризыклары бай.
— Һөнәрегез белән бәйле мөһим хыялыгыз?
— Балалар стоматологы буларак минем иң төп хыялым — балаларның мөмкин кадәр азрак кискен авырту, тешне алдыру халәтенә җитеп килүе. Тешләрне тәрбияләүнең гади кагыйдәләрен үтәү, теш табибына даими күренеп тору катлаулы дәваланудан күпкә яхшырак.
— Үз эшен чын күңелдән яраткан кешеләр генә бер урында шулай озак эшли аладыр...
— Әйе, эшемне бик яратып башкарам, балаларга ярдәм итә алуым күңелгә җылылык өсти. Коллективыбыз да әйбәт, үзара яхшы мөгамәләдәбез. Без һәрчак бер-беребезгә ярдәмгә әзер, берәр мәсьәлә туса, киңәшләшеп хәл итәбез. Хезмәт юлымны башлаганда төпле киңәшләрен кызганмаган остазларыма рәхмәтлемен, аларның күбесе инде арабызда да юк. Хәзер яшьләр өчен үзебез дә остаз булдык, практикага килүче студентларны һөнәр нечкәлекләренә төшендерәбез.
— Ә стоматология кабинетыннан читтә сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?
— Тормыш иптәшем белән шәхси йортыбызда яшибез, шуңа күрә көнкүреш мәшәкатьләре күп. Балаларның хәзер үз гаиләләре, кунакка килеп йөриләр. Отпуск чорында төрле илләргә сәяхәт итәргә яратабыз. Күптән түгел генә Вьетнамнан кайттык. Шулай ук Балтач якларына да еш кайтабыз. Туган якка кайтып килү, якыннарны күрү үзе көч-куәт бирә. Балалар теннис мәйданчыгы бүләк иткән иде, иптәшем белән теннис уйнау белән һәвәсбез. Кыскасы, актив тормыш алып барырга тырышабыз.
— Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?
— Тешләрегез таза, матур булсын дисәгез, теш табибына даими күренеп торыгыз. Безнең өчен иң зур шатлык ул — пациентларның елмаюлы һәм рәхмәтле йөзләрен күрү.
— Әнгәмәгез өчен зур рәхмәт. Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!
... Әйткәндәй, һөнәри бәйрәм көнне Алсу Фәрит кызы үзенең ике бишлеле гомер бәйрәмен дә каршылый. Аңа шул уңайдан ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, гаилә бәхете, игелекле һәм авыр хезмәтендә уңышлар телибез.
Читайте нас: