Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль 2020, 14:51

Яман шештән дәва бар

Ул — авыруны вакытында ачыклау

Иң көчле хасталарга иң көчле, дөрес кулланылучы чаралар да кирәк
(Гиппократ)
Рак, яман шеш... Өч сүздән торган шушы куркыныч диагнозны ишетүгә, кеше югалып кала, хәтта бу хәбәрне үлем хөкеме кебек кабул итә. Әлеге авырудан интегүче «Ходай дошманыма да күрсәтмәсен», — дип тели. Кызганычка каршы, яман шештән тулысынча арындыручы дәва һаман табылмый, ул тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп керә. Моны аңлау өчен шәһәр онкологиясе мәгълүматларына күз салу да җитә. Аларга ярашлы, 2019 елда күкрәк бизләре яман шешенең — 54, тире рагының 49 яңа очрагы ачыкланган. Бу тәү чиратта кешеләрнең вакытында табибка мөрәҗәгать итмәвенә, медицина тикшерүе үтмәвенә бәйле. Күкрәк бизләре онкологиясенә башлыча 40-60 яшьлек хатын-кызлар дучар. Нәкъ шушы чорда организм гормональ үзгәрешләр кичерә. Елына бер тапкыр булса да табибка күренү яман шешне генә түгел, башка күп төрдәге авыруларны да кисәтергә булышачак.
«Мин яшим һәм яшәячәкмен!» өндәмәсе астында үтүче ракка каршы көрәш көнендә 1нче дәваханәнең онкология бүлеге табиб-онкологы, фидакарь хезмәте өчен шәһәр хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Динар Халиков белән очраштык. Яман шешне вакытында ачыклап буламы, авыруны ничек кисәтергә, аңардан исән калу мөмкинлеге бармы? Динар Рамил улы белән шушы сорауларга җавап эзләдек…
— Алман табиблары яман шешкә китерүче өч төп сәбәпне атаган: бу тәмәке тарту, исерткеч куллану һәм артык гәүдә авырлыгы. Алар белән килешәсезме?
— Әйе, рак — дөрес яшәмәүнең аянычлы нәтиҗәсе, эшне аны үзгәртүдән башларга кирәк. Авыру әкренләп барлыкка килә, кеше күп еллар яман шеш белән яшәргә һәм бу хакта белмәcкә дә мөмкин. Даими хәмер куллану яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычын 29%, ә тәмәке тарту — 30%-ка арттыра. Шунысы мөһим: актив тартучыларга да, пассивларга да куркыныч яный. Тагын бер хәвеф чыганагын билгеләми булмый. Кояшта чамасыз кызынудан тире яман шеше барлыкка килергә мөмкин. Ул онкологик авырулар өчлегенә керә. Меланоманы җәрәхәтләргә ярамый, чөнки бу шеш үсешен тизәйтә.
— Интернеттагы канцероген азык-төлек исемлеген күреп, котлар алына…
— Әлбәттә, кайбер продуктларны көн дә куллану файдага түгел. Мисалга, ысланган, майлы, кыздырылган эшләнмәләрдәге нитритлар ашказаны һәм юан эчәк яман шеше белән авыру ихтималын ике-өч тапкыр арттыра. Иттән бөтенләй баш тартучыларга килгәндә, аларга ашказаны рагы хәвефе яный. Ә яшелчә ашамаучылар ешрак калын эчәкнең яман шешенә дучар була. Әмма шуны билгелисе килә: бу ихтималлыклар зур түгел. Иң мөһиме — чаманы белеп, дөрес туклану. Күзәнәкләргә бай, табигый ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Эчәкләрне сәламәтләндерү яхшы, чөнки анда яшәгән бактерияләр саулыкны какшата. Организмдагы токсиннарны киметү зарур. Ярымфабрикатларны азрак, яшелчә-җимешне күбрәк кулланырга кирәк.
— Ракка бәйле күп мифлар йөри, мәсәлән, «Яман шеш — үпкәләгән кешеләр авыруы». Уй-гамәлләр, борчулар яман шешкә китерә аламы?
— Адәм балалары авыруларны фикер көче белән дәвалый да, китереп чыгара да алмый. Монда генетика һәм берничә төр сәбәпләр генә эшли. Бу уңайдан «Нәселгә язылган» дигән гыйбарә күбрәк хакыйкатькә туры килә.
— Дәвалау нәтиҗәсенә психологик халәт тәэсир итәме, «Яхшыга ышану — иң зур дәва», диләрме әле?
— Тәҗрибә күрсәткәнчә, авыру үсеш алганда кешенең яшәү һәм туклану рәвеше дә, рухи торышы да, кызганычка каршы, котылгысыз нәтиҗәне үзгәртә алмый. Ә менә башлангыч чорда пациентның тотрыклы халәте мөһим, чөнки депрессиягә бирелү кайчагында химия терапиясендә катлаулыклар тудыра, авыру хәтта дәвадан баш тартырга да мөмкин. Соңгы елларда мондый күренешләр кимеде.
— Яман шешне башлангычында дәвалау яхшы, әмма аны ачыклау шактый кыен. Бу нәрсәгә бәйле: кешеләрнең үз сәламәтлегенә битарафлыгынамы әллә тикшерүнең җитешмәвенәме?
— Дөрестән дә, авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалау да шулкадәр нәтиҗәлерәк була. Әлбәттә, савыгу күп факторларга бәйле. 1-2 стадияләрдә үк шеш берничә миллиметр тирәнгә үтеп керә һәм диссеминация башлана, ягъни канда авыру күзәнәкләр барлыкка килә. Аларның кайберсе кан аша лимфа төеннәре, бавыр, үпкә, сөякләр, баш мие тукымаларына эләгә һәм микрометастазлар тудыра. Соңгыларын УЗИ яки компьютер томографиясе аша күрү мөмкин түгел.
I һәм II стадияләрдә дәвалануның нәтиҗәлелеге 95%-тан артык. Пациентларыбыз арасында 15-20 ел элек операция ясалганнары да бар. Әйткәндәй, Көнбатыш илләрдәге уңай күрсәткечләр авыруның иртә билгеләвенә бәйле. Рәсми мәгълүматлар буенча, Германиядә диспансерлаштыру — яман шешне башлангыч чорда ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы, ә бездә ул нибары 6-7 % тәшкил итә. Бу уңайдан илебездә 2020 елның гыйнварыннан яңа закон эшли башлады. Аңа ярашлы, авыруны иртә ачыклаган медицина белгечләренә премия түләнә. Әлеге чара ракка каршы көрәш нәтиҗәлелеген арттырыр дип көтелә. Русиядә 2018 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә 2024 елга яман шештән үлү очракларын киметү планлаштырыла.
— Онкомаркерлар чирне ачыклауда булышамы?
— Бу ысул диссеминацияне (шешнең таралуы) билгеләү өчен кирәк. Меланома онкомаркерының югары күрсәткече 80% очракта нәкъ менә диссеминация турында сөйли. Шул рәвешле, әлеге чара дәвалау гамәлләренең нәтиҗәлелеген, шешнең үсүен яки ремиссиясен күрсәтә.
— Пациентка яман шеш диагнозын кем җиткерә?
— Монда, әлбәттә, психолог ярдәме кирәгер иде, әмма ул бездә юк. Шуңа күрә рухи яктан җиңел булмаган вазыйфа онкологлар өстенә төшә. Аеруча өлкән яшьтәгеләр белән эшләве авыррак. Элек куркыныч диагнозны авыруның туганнарына гына белдерәләр иде. Бүген вәзгыять үзгәрде, пациенттан дөреслекне яшермиләр, киресенчә, чирнең үзенчәлекләре, дәвалау алымнары турында аңлаталар. Ачык сөйләшү яман шешнең һәр очракта да үлем хөкеме түгеллеген, табиб кушканнарны төгәл үтәп, тиешле дәваларны алып, авыруны мөмкин кадәр ерагайту ихтималлыгын күрсәтергә булыша.
— Авыруны дәвалау тәртибе?
— Тиешле тикшерүләр үткәреп, диагноз раслангач, таләп ителгән очракта хирургик операция эшләнә, химия терапиясе билгеләнә. Әйткәндәй, бүгенге көндә онкология бүлекләре кыйммәтле дәвалау чаралары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителә, алар файдасы буенча чит илдәгеләрдән калышмый. Бүлектә бәясе 500 мең сумга кадәр җиткән химия терапиясен алучы авырулар да бар. Шунысы мөһим: бу хезмәт дәүләт программалары ярдәмендә бушлай күрсәтелә. Эш нәтиҗәсе мәгълүматларда да чагылыш таба, элек аена 70 дәвалау очрагы булса, бүген әлеге сан 200-гә якын. Бу авырулар күбәйгән дигән сүз түгел, ә бәлки хәзер һәр очракны игътибарга алу, соңгы стадияләрдә дә кешегә өмет бирүгә бәйле. Дәва алгач, ремиссия вакытында (1 елдан 5 елга кадәр) авыру үсә торган метастазлар рәвешендә яңадан баш калкытырга мөмкин. Шуңа күрә элеккеге пациентның берничә ел дәвамында табибка күренеп торуы шарт.
— Рак чирлеләрнең 25 %-ы көчле авырту кичерә. «Апанасенко синдромы» турында ишеткәнегез бардыр, сүз авыртуны баса алмаганлыктан, үз-үзенә кул салу очрагы турында бара. Бу — беренче генә хәл түгел. Ә шәһәребездә паллиатив ярдәм торышы ничек?
— Пациентлар авыртуны басучы препаратлар белән тулысынча тәэмин ителә. 3-4 ел элек бирелгән чаралар белән чагыштырсак та, хәзер аларның күләме дә, нәтиҗәлелеге дә артты. Мисалга, үпкә яман шеше булган кешеләр бүген өй шартларында кислород концентраторы куллана ала, ул авырулар өчен бушлай.
— Хезмәт тәҗрибәгездә хәтердә калырдай тарихлар күптер, аларның берәрсен укучыларга да ишеттермәссезме?
— Бервакыт эчәклекләренә метастазлар таралган ир-атка операция ясарга туры килде. Анда әгъзаларны танырлык та түгел, бөтен җирне шеш каплаган иде. Безгә кайбер метастазларны хәтта бер-берсенә тарттырып тегәргә туры килде. Дөресен әйткәндә, пациентның операцияне исән-сау кичереренә дә ышанмадык. Ә ул әле аңардан соң да тагын ярты еллап чамасы яшәде...
— Яман шешне ничек кисәтергә?
— Елына бер тапкыр флюорография үтәргә. Хатын-кызлар гинекологка ярты елга бер тапкыр күренергә тиеш. Хәзер яман шешне диагностикалау чараларының иң нәтиҗәлесен — аналык муентыгына цитологик тикшеренүне диспансерлаштыру вакытында түләүсез үтеп була. 35 яшьтән өлкәнрәкләргә елына бер тапкыр маммологка бару һәм маммография ясау зарур. Ә яше кырыктан узган ир-атларга ПСА онкомаркеры тапшырырга киңәш ителә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз, авыруны катлауландырмау өчен аны вакытында кисәтү һәм хәвефле билгеләрне ачыклау мөһим. Әгәр даими хәлсезлек, тән температурасы күтәрелүен, ашказаны, эчәклек, үңәчтә авыртулар тойсагыз, тәндә озак төзәлмәүче яралар, гадәти булмаган төеннәр барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур.
— Онкологиядә беренче остазларыгыз кем булды, бүлектә кадрлар мәсьәләсе ни хәлдә?
— Тәүге тәҗрибәне Таһир Ишморатов һәм Азат Заһидуллин
кул астында алдым. Алар бүген дә яшьләр өчен остаз-киңәшче. Әлеге вакытта коллективыбызда 7 белгеч исәпләнә, шулай да кадрлар җитешмәве сизелә.
… Табиб-онколог белән әңгәмәбезне шушы урында тәмамладык. Ә минем күңелгә, әлеге мәкаләне укыгач, бәлки, кайберәүләр сәламәт тормыш рәвеше турында уйланыр, икенчеләр онкотестлар тапшырырга ашыгыр, ә өченчеләр һәр көнгә сөенеп яши башлар, дигән уй килде…
Фотолар авторныкы.
Читайте нас: