Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 гыйнвар 2020, 18:27

Чын табиб булу өчен тумыштан сәләт кирәк

«Бу дөньяда бары тик өч кенә һөнәр Ходайдан бирелә: дәвалау, хөкем итү һәм укыту»

... Ап-ак озын коридор буенча барам. Ачык ишекләрдән башы бәйләвечкә уралган, аяк-куллары гипска салынган кешеләр күренеп кала, сызлану-сыктануга охшаш авазлар да ишетелә.
Әлеге күренешләрдән тәннәр «чемердәп» китә... Нинди куркыныч урын бу дисезме? Беренче карашка шомлану тудырса да, хәвефле түгел ул. Киресенчә, монда каза күрүчеләргә ярдәм итәләр, авыртынулардан арындыралар. Сүзем медсанчастьнең травматология-ортопедия бүлеге турында. Бирегә сәламәтлек саклау өлкәсендә 19 елдан ашу хезмәт куючы табиб травматолог-ортопед Илшат Насыйбуллин белән очрашу максатында килдем. Илшат Гамир улы бүлектә 2002 елдан эшли, югары категориягә ия, 2017 елда «Башкортстанның иң яхшы табибы» республика конкурсы җиңүчесе булган. Аның белән һөнәргә килү тарихы, хезмәт үзенчәлекләре, җәрәхәтләр төре һәм башкалар турында сөйләшеп алдык.
... Медицина белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый Илшат. Биология фәнен үз итә, кеше анатомиясен өйрәнә. Өлкән сыйныфларда математик класста укый. Педагог Тамара Семеновна кул астында алган белем булачак һөнәрне үзләштерүдә ныклы нигезләмә була.
Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлагач, медсанчастьтә интернатура үтә. Ярмәкәй районы дәваханәсендә ярты ел эшләгәч, Октябрьскийга кайта, 5 ел медсанчастьнең кабул итү бүлегендә эшли, аннан соң травматологиягә күчә.
Табибның гадәти эш көне ничек уза икән? «Иртәнге сигездән оперативка, арытаба пациентларның хәлен, дәвалау үзенчәлекләрен тикшерү. Аннары операцияләр башлана, соңыннан документлар белән эшлибез, — ди Насыйбуллин. — Моннан тыш кабул итү бүлегендә кизү тору да бар».
Травматологларга нинди генә авырулар мөрәҗәгать итми. Бу — көнкүрештә, хәвефле шартларда иминлек кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә, юл-транспорт фаҗигаләренә таручылар да, җәнҗал-бәхәсләр, җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә каза күрүчеләр дә. Илшат Гамир улының тәҗрибәсендә күп андый хасталар. Кабул итү бүлегендә эшли башлаган чорда аеруча хәтердә калган бер очракны ул безгә дә сөйләп үтте. «Күкрәк читлеге пычак белән яраланган авыруны китерделәр. Йөрәкнең дә җәрәхәтләнүе хәлне аеруча катлауландырган иде. Башка табибларның мәшгуль булуы сәбәпле, операция үткәрү миңа йөкләтелде. Торакотомия (күкрәк читлеген кисеп ачу) белән берлектә йөрәктәге яраны тектем. Операция уңышлы үтте, аның барышында катлаулыклар булмады. Бик җитди тәҗрибә булды ул минем өчен».
«Төпле белемле, югары һөнәри осталыкка ия белгечләр белән хезмәттәшлек итү бәхете тиде, — дип дәвам итә сүзен мәкаләм каһарманы. — Ихлас рәхмәт сүзләрен Башкортстанның атказанган табибы, травматология бүлеге мөдире Мирзаһит Баһаветдиновка җиткерәсе килә. Мирзаһит Мөсәвир улы эштә дә, тормышта да зур үрнәк, аның үгет-нәсыйхәтләре чын-хак яшәешкә төшенергә булыша. Шулай ук хезмәт юлындагы остазларым — травматолог-ортопед Мөдәрис Габитов, 1нче хирургия бүлеге мөдире Геннадий Попов, кабул итү бүлеге мөдире Шамил Хаматдиновның, инде арабыздан киткән БР-ның атказанган табиблары: онколог Владимир Садовников һәм хирург Олег Миннебаевның төпле киңәшләре миңа һөнәр нечкәлекләрен өйрәнергә, белем-тәҗрибәне үстерергә мөмкинлек бирде».
Бүгенге көндә медсанчастьнең 20-дән ашу хезмәткәрдән торган травматология бүлеге республикада иң яхшылар исәбендә. Бу тәү чиратта медицина белгечләренең югары һөнәри осталыгына бәйле. Заманча җайланмалар белән җиһазланган бүлектә янбаш-бот буыннарын эндопротезлау, тез-кулбаш буыннары артоскопиясе, кул чугына, аяк табанына ортопедик, умырткалык баганасына, баш сөягенә нейрохирургик операцияләр ясала. Травматологиядә эшләргә теләүче яшь белгечләр саны да арта. Алар белем-осталык ягыннан сынатмый, уңышлы операцияләр үткәрә. Яшьләрне шәһәр дәваханәсенә эшкә кайтаруда шәһәр җитәкчелеге ярдәме мөһим, сүз тәү чиратта торак тәэминаты турында бара.
... Травматологлар көн саен диярлек кешеләрнең җәрәхәтләнүен, авыртынулардан газап чигүен күрә. Шушы җиңел булмаган хезмәтнең нинди уңай яклары бар соң? «Минем фикеремчә, табиб — һөнәр генә түгел, күңел омтылышы да, — ди Илшат Гамир улы. — Бу хезмәтне сайлауга тәү чиратта кешеләргә ярдәм итү теләге этәрде. Кемгәдер авыр хәлдә булыша алу үзе үк уңай күренеш түгелме? Пациентның терелеп, рәхмәтләр әйтеп өенә кайтып китүе табиб өчен иң зур бүләк ул».
Әйе, травматологиядә үз эшен тирәнтен белгән, аны күңел биреп башкарган кешеләр генә хезмәт куя аладыр. Белемне даими камилләштереп тору да зарур, бу максаттан мәкаләм каһарманы Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Курган кебек зур шәһәрләрдә даими һөнәри осталыгын үстерә, тәҗрибә бүлешә. «Әлбәттә, гел эшне генә уйлап, гаиләң турында да да онытырга ярамый. Мөхәммәд пәйгамбәр (с. г. в.) дә бит якыннарыңны кайгырту кирәк дигән». Бу фикердән Илшат Гамир улының тагын бер күркәм ягы ачыла, ул — динне хөрмәт итү, гаилә кыйммәтләрен саклау. Балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче тормыш иптәше белән мөселман кануннарына ярашлы яши ул, улларына да яхшы тәрбия бирергә тырыша. Туганнары өчен дә җан атып яши Насыйбуллин. Әтиләре, Гамир Варис улы вакытсыз дөньядан китеп баргач, өч баласы белән ялгызы калган әниләренә җиңелдән булмый. Әмма Фәридә Фәрит кызы ул-кызларына яхшы тәрбия-белем бирүгә ирешә. Медицина университетында укып йөргән Илшат бу чорда әнисе, картәнисе һәм ике сеңлесенә зур терәк-таяныч була.
Илшат Гамир улы киләчәккә нинди хыяллар белән яши икән? Ул микрохирург булырга, ягъни кисеп алынган бармаклар, кул чукларын һәм башка әгъзаларны ялгарга тели. Әлеге хыялы тормышка ашар дигән ышаныч бар, чөнки Насыйбуллин һәм аның хезмәттәшләре моңа ирешү өчен бар тырышлыгын куя: белемен камилләштерә, бөтенрусия һәм халыкара күләмдәге конференцияләрдә тәҗрибә ала, яңа операцияләргә өйрәнә, республика травматолог-ортопедлары Ассоциациясе эшендә катнаша. Гомерен шәфкатьле хезмәткә багышлаган мәкаләм каһарманына һәр башлангычында уңышлар юлдаш булуын телисе килә...
Фикерләр:
Розалия: «Илшат Гамирович тыйнак, акыллы булуы белән әтисен хәтерләтә. Намуслы хезмәте белән тирән ихтирам яулады ул. Һәркемгә вакытын табарга, ярдәм кулы сузарга әзер. Үзем белән булган бер очракны сөйлисем килә. Бакчада эшләгәндә аркамны авырттырдым. Сызлауны басарга тырышып, юл аша авылга ялга кайткан Насыйбуллиннарга юнәлдем. Тәүлек буе дежурда торган Илшат Гамир улы минем хәлне күрүгә, бөтен эшен ташлап, ярдәм күрсәтте. Авырту басылып, 3 көннән бөтенләй бетте. Менә шундый ул — Ходайдан җибәрелгән табибыбыз безнең!»
Галина: «Үз эшенең чын остасы, искиткеч сәләтле хирург! Илшат Гамирович терсәк буынына катлаулы операцияне уңышлы эшләп, сынган урынны ялгауга иреште. Аңа зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә».
Венера: «Насыйбуллинны намуслы, кешелекле табиб буларак беләм, хөрмәт итәм. Бик оста операцияләр ясый ул. Җиңел булмаган хезмәтендә аек акыл, сабырлык белән эшли, һәркем белән уртак тел таба».
Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: